Хатын орыша

Мәхәббәт турында яз, диләр,
Андый җырлар бездә аз, диләр.
Мин үзем язарга тырышам.
Язып булмый… Хатын орыша.
Мәхәббәт турында яз, диләр,
Андый җырлар бездә аз, диләр.
Мин үзем язарга тырышам.
Язып булмый… Хатын орыша.
Басып торам алдыңда,
Күзем бармакларыңда,
Бар икән бармакларыңда
Алтын балдакларың да.
Күмәч үлчисең «шарт» та «шырт»,
Карап торам шаккатып:
Бер аласың, бер саласың
Сыныкларны «шылт» та «шылт».