Мөхәммәдия. Өченче өлеш
Мин укыган елларны мәдрәсә бик төзек хәлдә иде. Рөшдия корпусында торак-ятак бүлмәләре беренче катта, дәрестханәләр икенче катта иде. Торакта аерым бүлмәдә мөбассыйр-күзәтүче, борынгыча әйткәндә, казый тора иде. Гадәттә, ул яшь хәлфәләрдән берәү.
Казан шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бар иде. Бинасы әле дә таза. Русиядәге төрек-татар халыкларының XIX гасырның ахырында-ХХ гасырның башында булган мәдәни хәрәкәтендә «Мөхәммәдия» тоткан урынны Олуг Британиянең Кембриджы белән чагыштырырга мөмкин. Татар культурасы өчен әһәмияте шулкадәр зур иде. Бу мәдрәсә тарихын бик тәфсилле рәвештә язарга кирәк иде. Ләкин кем язар?!