Илһам кайчан килә?

«Болгар» мосафирханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә өч шагыйрь сөйләшеп утыра: Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Зариф Бәшири.

Тукай Бәширине өнәп бетерми, аның тизрәк чыгып китүен тели. Кунак ителгән, сыйланган, сөйләшәсе сүз дә беткән, аңа бары, саубуллашып, рәхмәтләр әйтеп чыгып китәсе генә калган. Ә Зариф Бәшири чыгып китәргә җыенмый, такылдавын дәвам итә, әле бер темага, әле икенче темага күчә.

Мәҗит Гафури: «Нигә ул миңа бабай дип эндәшә?»

Шагыйрь Мәҗит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле. Иҗатының ташып торган чагы. Шуңа карамастан, татар матбугаты инде аны күптән карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, ә ул заманда иң өлкән язучыларның берсе булганга олылап, ихтирам итеп шулай атаганнардыр. Ничек кенә булмасын, Мәҗит ага үзен карт яисә бабай дип әйттерергә теләмәгән, күрәсең.