Ничек славянлашканбыз һәм руслашканбыз?

Татар-төрки теле кысрыклана башлый

Византия белән мөнәсәбәтләр ныгыгач, христиан миссионерлары Киев каһанлыгында актив эш җәелдереп җибәрәләр. Миссионерлар, нигездә, болгар һәм серб милләтеннән була. 988 елда Киев каһаны Владимир илдә кылыч һәм мәҗбүриләү юлы белән православие дине урнаштыра. Бу адым аңа Византия белән дуслашу, христиан Ауропа киңлекләренә чыгар өчен кирәк була. Иң беренче поплар да болгарлардан һәм серблардан тора, дини кулланма, догалар да шул телдә языла. Чиркәүләрдәге гыйбадәт иске славян телендә алып барыла. Шулай итеп, славян теле дәүләт теле буларак кулланыла, татар-төрки теле чикләнә башлый. Җирле фин-угыр һәм татар-төрки халыклары да, православиегә күчеп, әкренләп славянлаша.

Дөнья тарихында шанлы татар-төрки эзләре

Татар-төрки дәүләте ничек Руська, Россиягә әйләнгән?

IХ гасыр азагында татар-төрки Киев каһанлыгын Скандинавиядән – Даниядән килгән варягларның (викинглар, норманнар) росс (рос) дип аталган кабиләсе басып ала. Киев Русе, Россия дигән вакытта, без бу илнең үз тарихи атамасын түгел, ә аны яулап алган росслар этнонимын кулланабыз. Гомумән, хәзер Россия дип аталучы бу ил элек, Алтын Урданың олысы буларак, Московия дип исемләнгән, ә халкына московитлар дигәннәр. Бары тик 1721 елда гына Московия исемен Петр I Россиягә үзгәрткән. Ә «русский» дип аталучы халык элек гомумән булмаган, аның урынына великоросc, малоросc, белоросc этнонимнары кулланылган. 1926 елгы халык санын алу вакытында гына, великоросc урынына, «русский» этнонимы кертелгән.

Киев Русемы, әллә татар-төрки Киев каһанлыгымы?

Татарларның Россия дәүләтен төзүгә керткән өлешләре рәсми тарих фәнендә, сәясәттә, массакүләм мәгълүмат чараларында бик искә алынмый. Шул исәптән бабаларыбызның Киев Русен, Россияне төзүгә, русларның дан-дәрәҗәсен, санын арттыруга керткән өлешләре дә читтә кала.