«Котадгу белек» — мирасыбызның затлы җәүһәре

31 гыйнвар көнне «Татмедиа» конференц-залында «Безнең мирас» журналы редакциясе тарафыннан «Котадгу белек» китабын тәкъдим итү чарасы булды. Журналистлар очрашуында журналның баш мөхәррире Ләбиб Лерон китапның беренче экземплярларын аны тәрҗемә иткән филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның улы Хәйдәр һәм кызы Гөлсәриягә тапшырды.