Чын милиционер

Шулай бер елны утыз тугызынчы бистәдә мәчет ачуда катнаштым. Җыелган кунаклар Татарстан Диния нәзарәтенең ул вакыттагы рәисе, мөфтие Госман хәзрәт, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт чапаннары эченә «тупланып», яңа мәчет бусагасы алдына менеп бастылар да, гүяки, ике өлешкә бүленеп, төзелешкә ярдәм күрсәткән өчен башта беренчеләре – икенчеләрен, аннан икенчеләре беренчеләрен мактап, бүләккә кәләпүшләр, кояшта ялтыр-йолтыр килгән шәһадәтнамәләр өләшә башладылар. Сүз боткасы шулкадәр куерды ки, хәтта җәмәгать үзенең ни өчен җыелганын да онытып җибәргән сыман тоелды. Бу эчпошыргыч манзара мондый бүләкләрне алырга тиешле бер милиция подполковнигына (фамилиясе Кәбиров бугай) килеп терәлгәч кенә туктады. Ул, бусагага атылган ядрә сыман очып менеп, кәләпүш белән елтыр кәгазьне кулына төшерде дә: «Мөселман халкына хезмәт итәм!» – дип честь бирде дә, башка бер сүз дә әйтмичә, шундый ук тизлек белән урынына басты.