Журнал «Безнең мирас»

Тәҗрибә “куяны”

Җәләйнең хатыны өйне косметика белән тутырды. Дезодорант, иннек, сөрмә, крем, шампунь кебек әйберләр, юыну бүлмәсе, өстәл һәм шүрлекләргә генә сыймыйча, тәрәзә төпләренә дә менеп кунакларды.
“Мөгаен, бай сөйгән яр тапкандыр”. Җәләйнең башына килгән беренче уй шул булды. Беркөнне, шактый кызмача кайтып, хатынына ябырылды ул:
— Нәрсә, сиңа мин генә җитмимме әллә хәзер? “Спонсор” таптыңмы?!.
Әрләшә башлар дип көткән хатыны аның кочагына сарылмасынмы:
— Әй, картым, картым. Синнән башка беркем дә кирәкми миңа! Ә боларны, – ул бизәнү әйберләренә ымлады, – миңа сынап карар өчен бирделәр. Теге ни, ашамлыкларны татып караган дегустатор кебегрәк булам инде. Әгәр яхшы бәя бирсәм, аларны сатуга күпләп чыгарачаклар. Менә бу шампунь – чәч күпертә торган. Әнә теге сөрмә яңгырда да эреп акмый...
— Алып кайткан әйберләрнең барысына да шулай бәя биреп чыкты хатыны. Аннары өстәлгә бер пачка йөзлекләр чыгарып куйды:
— Монысы беренче хезмәт хакы – унбиш мең сум. Өстәвенә, алган әйберләр барысы да бушка!
— Чак кына артына утырмады Җәләй. Ул, иртәдән кичкә кадәр бил бөгеп сигез мең тәңкә генә ала, ә хатынына бизәнгән өчен дә унбиш меңне түлиләр.
Теге чәч күпертә дигәне күңеленә кереп калды бит Җәләйнең. “Тукта әле, эштәге хатыннар каршында егетләр кебек күреним”, – дип, чәчен шул шампунь белән юа башлады. Болай нәтиҗәсе бар шикелле үзе: чәч, күпереп, ефәк кебек елкылдап тора.
Тик шатлыгы озакка бармады шул Җәләйнең. Чәчен әлеге шампунь белән берәр айлап югач, коела башламасынмы!.. Тараганда учламы белән таракта кала. Баш түбәсе пеләшләнеп үк калды. Инде хәзер һәр баруга 5 мең сум түләп шәхси клиникага йөри Җәләй. Арттагы чәчләрен баш түбәсенә күчереп утырталар. Хатынының тапкан акчасы шуңа китеп бара!..

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру