Сәяхәтче 624 нче шәһәрдә булды

Кичә Арча шәһәрендә Волгоград өлкәсенең Камыш шәһәре сәяхәтчесе Иван Ширяев булды. Аның максаты — «От Кореи до Карелии» проекты @kamyshput буенча Россиянең барлык шәһәрләрендә булып чыгу икән. Россиядә 1122 шәһәр статусындагы торак пункт бар. Сәяхәтче шуларның 624 нчесендә — Арча шәһәрендә булды, район тарихы, татар халкының этнографиясе, музейлар белән танышты. Татарстандагы кечкенә шәһәрләрнең дә тәртиптә икәнлеген искәртте.

 

Комментарий язарга