Журнал «Безнең мирас»: Новости http://beznenmiras.ru/rss Thu, 01 Oct 2026 15:10:00 +0300 news/5638 Кар шатлыгы http://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/kar-satlygy Мәшһүр классигыбызның моңа кадәр гамәлдәге язуда бастырылмаган әсәрләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Әмирхан Еникинең әлеге нәсере «Безнең юл» журналының 1929 елгы беренче санында дөнья күрә. Ул яңалифта язылган. Әсәр ахырында автор исеме «Әмирхан Еники» дип бирелгән. Ихтыяр Кыямов Әмирхан Еники Әдәби мирас Thu, 01 Oct 2026 15:10:00 +0300 news/5637 Татарлар Санкт-Петербургта http://beznenmiras.ru/news/miras/tatarlar-sankt-peterburgta 1703 нче елның 16 нчы маенда Нева елгасы тамагында «Санкт-Петербург» (Петропавловск крепосте) дип аталган стратегик ныгытма төзү эшләре башланып китә. Петр I нең күрсәтмәсе нигезендә Үзәк Россиянен төрле өлкәләреннән төзелешкә меңнәрчә кеше китертелә. Казан, Түбән Новгород, Касыйм, Пензадан китертелгән меңнәрчә кешеләр арасында татарлар да була. Даут Әминев «Мирас» журналында басылган мәкаләләр Thu, 01 Oct 2026 14:44:00 +0300 news/5633 Хәтере барның әйтере бар http://beznenmiras.ru/news/tugerek-ostel/xatere-barnyn-aitere-bar Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет бинасында төбәк тарихын өйрәнүче, техник фәннәр кандидаты Артур Галимовның «Истори родного края и коренного села Сюльте» дигән китабы (16+) чыгу уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул әлеге басманы ата-бабалары туып үскән төбәкне – Башкортстан Республикасының Илеш районындагы Сүлте авылы һәм нәсел-нәсәбенең тарихын өйрәнүгә багышлаган. Рәшит МИНҺАҖ Түгәрәк өстәл Thu, 01 Oct 2026 10:00:00 +0300 news/5634 Тамырга карарга кирәк http://beznenmiras.ru/news/milliyat-suzlege/tamyrga-kararga-kirak «Мәдәни җомга» газетасының 2025 елның 47 нче санында (28 ноябрь) дөнья күргән ике язма кулга каләм алырга этәрде. Иршад Гафаров Миллият сүзлеге Thu, 01 Oct 2026 09:00:00 +0300 news/5635 Яратып, җан атып эшлиләр http://beznenmiras.ru/news/tarikhi-miras/iaratyp-an-atyp-eslilar 8 июльдә Башкортстанның «Ак Идел җире» татар төбәкчеләре оешмасы Илеш районында чираттагы җыенын – фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Анда Казаннан Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Илнара Хәнипова, Хәлим Абдуллин, Рөстәм Әминов һәм Илнар Гарифуллин катнашты. Рәшит МИНҺАҖ Тарихи мирас Thu, 01 Oct 2026 08:00:00 +0300 news/5636 Ул еллар http://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/ul-ellar Диплом эшемнең җитәкчесе Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиев: «Барып кайт Хәсән ага Туфан янына үзең», – дигән тәкъдим ясады чираттагы бер сөйләшүдә. Халисә Мөдәррисова Шәхесләребез Thu, 01 Oct 2026 07:00:00 +0300 news/5632 Уразлыда тарихчылар җыелды http://beznenmiras.ru/news/respublikada/urazlyda-tarixcylar-yeldy Соңгы елларда авылларыбыз тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирелә башлады. Бу эштә галимнәребез һәм алар белән бергә төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә активлашты. Сөембикә КАШАПОВА Республикада Wed, 30 Sep 2026 10:00:00 +0300 news/5631 Поэзия http://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/poeziia Авыруның температурасы икенче көн иртәсендә дә төшмәде. Киресенчә, утыз сигез дә алтыдан утыз тугыз да дүрткә күтәрелде. Доктор чакыртырга булдылар. Габдрахман Минский Әдәби мирас Wed, 30 Sep 2026 09:00:00 +0300 news/5629 Рифат Җамалга – 75 яшь http://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/rifat-amalga-75-ias Шагыйрь, ветеринария фәннәре докторы, профессор, 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Һ,Такташ һәм Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендәге казанышлары өчен ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районындагы Мирҗәм авылында туган. Хәзер Казанда яши. Admin Әдәби мирас Wed, 30 Sep 2026 08:00:00 +0300 news/5628 Мидхәт Миншинның тууына – 90 ел http://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/midxat-minsinnyn-tuuyna-90-el Шагыйрь, журналист, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бихисап шигъри әсәрләр, җырлар, «Васыять», «Башаклар җыры» дигән китаплар авторы, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Мөхәммәт улы Миншин 1936 елның 26 сентябрендә Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылында туа. 2009 елның 25 декабрендә Казанда вафат була. Admin Әдәби мирас Wed, 30 Sep 2026 07:00:00 +0300 news/5630 Өзелгән җыр кабат ялганды http://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/ozelgan-yr-kabat-ialgandy Шушы көннәрдә генә Татарстан радиосы дулкыннарында яңгыраган «Яшьлек аланы» тапшыруы халык арасында аерым бер кызыксыну уятты, чөнки анда яктыртылган вакыйга үзе кызыклы иде. Тыңлаучыларыбыз игътибарына күптән түгел Казанда җырчы Зөлфия Камалованың якты рухын искә алу кичәсеннән репортаж тәкъдим ителде. Фәйрүзә Мөхәммәтвәли Шәхесләребез Tue, 29 Sep 2026 11:00:00 +0300 news/5627 Ильяс Айдаров: «Күңелемне борынгы Казанга бирдем» http://beznenmiras.ru/news/sengati-miras/ilias-aidarov-kunelemne-boryngy-kazanga-birdem Танылган рәссам Ильяс Айдаров – Казанда туып, балачактан ук татар милли мәдәниятендә үскән, аннан Мәскәү сәнгать мәктәбендә профессионал булып өлгергән иҗатчы. Аның хезмәте – катлаулы һәм нәтиҗәле үсеш юлын узган уникаль талантның үрнәге. Айзилә Сабирова Сәнгати мирас Tue, 29 Sep 2026 10:00:00 +0300 news/5625 Авылыбызның дини тарихы http://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/avylybyznyn-dini-tarixy Каюм Насыйри язмалары аша Олы Кошманны бабачылар, ягъни сөннәткә утыртучылар авылы булган дип беләбез, ә Кече Кошман исә укытучылар авылы булган. Ул мөгаллимнәр авылда, тирә-як авылларда ислам динен укыткан, ислам нурын тараткан, шул нур безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Авылыбызда Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең берсе – табигый чишмәләр бик күп, алар гасырлар буенча көн-төн агалар. Ә мәгърифәт чишмәсенең башында кемнәр торган икән? Admin Хәтер сандыгы Tue, 29 Sep 2026 09:00:00 +0300 news/5624 Чаллының йөзек кашы http://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/callynyn-iozek-kasy Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы гражданы, нәфис сүз остасы, диктор Гөлзадә РЗАЕВА туган шәһәре хакында: «Мин Чаллыны башка бер калага да алыштырмас идем!» – ди. Зилә Нигъмәтуллина Шәхесләребез Tue, 29 Sep 2026 08:00:00 +0300 news/5623 Тәрәз йөзлекләрең кем уйган? http://beznenmiras.ru/news/madaniiat/taraz-iozleklaren-kem-uigan «Татмедиа» матбугат йортының җыелышлар залында «Татар Йорт» фотоконкурсын игълан итүгә багышланган очрашу булды. Журналистлар алдында әлеге бәйгене оештыручылар – коллекционер һәм татар киемен тергезүче Гөлшат Нугайбәкова, төбәк тарихын өйрәнүче Аяз Хантимеров, «Миллиард.Татар» интернет-басмасы баш мөхәррире Арслан Минвәлиев, шулай ук галимнәр – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) хезмәткәрләре – Рауза Солтанова белән Людмила Шкляева чыгыш ясады. Рәшит МИНҺАҖ Мәдәният Tue, 29 Sep 2026 07:00:00 +0300 news/5626 Гаяз әфәнде http://beznenmiras.ru/news/miras/gaiaz-afande Гаяз әфәнде Петербургка килде. Һәр таифәдән мөрәккәб (төркемнән җыелган) Питерның мөселман җәмәгате тарафыннан бик зур шатлык илә каршы алынды. Гаяз әфәнде соңгы елларда үзе теләгәнчә йөри, тора вә бер урында карарлана (урнаша) алмыйча әле Питерда, әле Истанбулда торып шактый арган вә ябыккан төсле күренә иде. Бусына Мизиндә тору үзенә берьяктан килешкән. Бик шәп тазарып, сәламәтлегене дә яхшы ныгайтып кайткан. Үзенең администрация илә булган комачаулары бетүенә куана. Ачыктан-ачык хокуклы гражданин булып, мөселман җәмәгате арасында каләм вә әдәбият эшләре эчендә калырга тели. Күптән аерылышкан яшьләремезне, күптән арасыннан киткән халкымызны бик сагынган. Шакир Мөхәммәдъяров «Мирас» журналында басылган мәкаләләр Mon, 28 Sep 2026 19:54:00 +0300 news/5622 Остаз дигән олы исем http://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/ostaz-digan-oly-isem Остаз турында язу җиңел түгел. Еллар үткән саен, аның биргән сабакларының мәгънәсе тирәнәя, кайчандыр гади генә булып тоелган сүзләре күңелдә яңадан яңгырый. Шул чакта остазның тормышыңда нинди зур урын тотканын тагын да ныграк аңлыйсың. Минем өчен Вахит Хөҗҗәт улы Хаков – татар тел белеменең күренекле галиме генә түгел, ә фәнгә юл күрсәткән, татар фәненә тугрылыкның нәрсә икәнен үз гомере белән раслаган кадерле остаз да. Быел 16 августта аңа 100 яшь тулган булыр иде. Халисә Ширмән Хәтер сандыгы Mon, 28 Sep 2026 10:00:00 +0300 news/5621 «Мотыйгулланың каберен тизлек белән алыгыз!» http://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/motyigullanyn-kaberen-tizlek-belan-alygyz (Истәлекләрдән өзек) Галия Кайбицкая Хәтер сандыгы Mon, 28 Sep 2026 09:00:00 +0300 news/5620 Хезмәт төбе – хөрмәт http://beznenmiras.ru/news/respublikada/xezmat-tobe-xormat Казанда, ТР Милли музеенда быел республикада игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы уңаеннан «Батырлык кешеләре: буыннан буынга» проекты циклыннан «Ватан хакына хезмәт» күргәзмәсе (12+) ачылды. Admin Республикада Mon, 28 Sep 2026 08:00:00 +0300 news/5619 Кем ул легендар энергетик Кәбир Мөхетдинов? http://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/kem-ul-legendar-energetik-kabir-moxetdinov Кайбыч районының Кошман авылында җылылык техникасы инженеры, «Казэнерго» идарәсенең элекке җитәкчесе Кәбир Мөхетдиновның исемен тантаналы рәвештә мәңгеләштерделәр: быел 26 майда җирле мәктәп фасадына аның истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды. Зөлфәт Мингалиев Хәтер сандыгы Mon, 28 Sep 2026 07:00:00 +0300 news/5618 Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан Халыкара фәнни-гамәли конференция http://beznenmiras.ru/news/respublikada/xalyk-sagyire-renat-xarisnyn-85-ellyk-iubilee-unaennan-xalykara-fanni-gamali-konferenciia 2026 елның 16-17 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. Admin Республикада Fri, 25 Sep 2026 11:00:00 +0300 news/5617 Гөлсинә Сафиуллина: «Бабачылык игелекле, әмма хәвефле һөнәр иде» http://beznenmiras.ru/news/xater-sandygy/golsina-safiullina-babacylyk-igelekle-amma-xavefle-honar-ide Кайбыч районының Кече һәм Олы Кошман авылларында борынгыдан килгән һөнәр ияләрен – бабачыларны, ягъни сөннәткә утыртучыларны хәтерләүчеләр шактый. Шуларның берсе – Гөлсинә Садретдин кызы Сафиуллина. Ул заманында бабачы Галимулла нигезенә килен булып төшкән. Шул көннән башлап аның бөтен гомере бабачылык белән турыдан-туры бәйләнгән. Ленар Гобәйдуллин Хәтер сандыгы Fri, 25 Sep 2026 09:00:00 +0300 news/5616 Нуретдин Нәҗмиев: «Артистлык канда булган, күрәсең» http://beznenmiras.ru/news/saxeslarebez/nuretdin-namiev-artistlyk-kanda-bulgan-kurasen 5 октябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иң озак иҗат итүче өлкән артистларыбыздан берсе, Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев 80 яшен билгеләп үтә. Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА Шәхесләребез Fri, 25 Sep 2026 08:00:00 +0300 news/5615 «Такташ. Югалган матурлык» http://beznenmiras.ru/news/madaniiat/taktas-iugalgan-maturlyk Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында яңа гына сәхнәләштерелгән «Такташ. Югалган матурлык» спектакле өлгереп җиткән зыялы шәхесләрнең матур иҗат җимеше булып күпләрнең күңелләрендә калачагына һичбер шик юк. Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА Мәдәният Fri, 25 Sep 2026 07:00:00 +0300 news/5614 Казанда яңа музей балалар үзәге барлыкка киләчәк http://beznenmiras.ru/news/madaniiat/kazanda-iana-muzei-balalar-uzage-barlykka-kilacak Татарстан Республикасы Милли музее филиалы Габдулла Тукай әдәби музее мәдәният учреждениеләре базасында балалар мәдәни-агарту үзәкләрен булдыруда Бөтенроссия күләмендә сайлап алулар җиңүче булды. Музей заявкасы рейтинг бәясе буенча 103 балл җыйды, 97 балл белән үтү бусагасын узды. Admin Мәдәният Thu, 24 Sep 2026 16:00:00 +0300 news/5613 Рәфкать Шаһиев «Мин яратам» дигән бер сүз җитә http://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/rafkat-sahiev-min-iaratam-digan-ber-suz-ita Язучы, мөгаллим, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, доцент, Россия Федерациясе гомуми белем мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, 2014-2024 елларда ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев 1968 елның 2 октябрендә Татарстанның Әлмәт районындагы Кичучат авылында туган. Бүгенге көндә Әлмәттә яши. Admin Әдәби мирас Thu, 24 Sep 2026 10:00:00 +0300 news/5612 Телебезне бозабыз. Ни өчен һәм ни эшләргә? http://beznenmiras.ru/news/tel-digan-daria-bar/telebezne-bozabyz-ni-ocen-ham-ni-eslarga Бу риторик сорауга җавап бирергә керешкәнче, туган телебезнең әһәмиятен искә төшерик. Рүзәл Юсупов Тел дигән дәрья бар Thu, 24 Sep 2026 09:00:00 +0300 news/5611 Әбрар Шамин «Чәчәкле яулык» http://beznenmiras.ru/news/edebi-miras/abrar-samin-cacakle-iaulyk Язучы, полковник, Кызыл байрак һәм Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) орденнары кавалеры, «Чәчәкле яулык», «Сагындырган сукмаклар», «Кыр чәчәкләре», «Күңел күзе», «Янар тауны кичкәндә» һәм башка китаплар авторы Әбрар Шамин 1912 елның 20 июнендә Казан губернасындагы Свияжск өязенең Кошман волостена караган Олы Кайбыч авылында өч балалы гаиләдә дөньяга килә. 1939 елда үзбәк телендә «Батыр» исемле хикәяләр китабы басылып чыга. Соңгы елларда интернет челтәрендә «Яңа язлар килә» дигән җыры (Рөстәм Яхин көе) пәйда булды. Ул 1979 елның 19 сентябрендә Казанда вафат була, һәм Яңа Бистә зиратында дәфен кылына. Admin Әдәби мирас Thu, 24 Sep 2026 08:00:00 +0300 news/5609 Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре* http://beznenmiras.ru/news/dini-miras/paigambarebez-moxammadnen-sgv-xadislare-1790144922 Укы һәм исеңдә калдыр! Admin Дини мирас Thu, 24 Sep 2026 07:00:00 +0300