Зәкят (Ислам. Дини сүзлек)

Зәкят (гарәпчә – арыну, сәдака, салым) – мал-мөлкәт хисабыннан чыгып, ярлы мөселманнар өчен дип бирелә торган салым, сәдака. Ул Коръән нигезендә билгеләнгән. (Акчасының яки башка малының 1/40 өлеше.) Башта ул азмыкүпме мөлкәте булган барлык мөселманнар бирергә тиешле сәдака булган. Дини берләшмә аны ярлыларга, тол хатыннарга, картларга, гарипләргә, ятимнәргә өләшкән. Шәригать тарафыннан билгеләнгән зәкятнең башка салымнардан аермасы шунда: ул балигъ булган мөселманнардан гына алынган, башка диндәге кешеләр аны түләмәгән. Зәкят, мөлкәт күләменнән, сәүдә һәм һөнәрчелек кеременнән, гаиләдәге балигъ булган кешеләр саныннан чыгып, елга бер тапкыр бирелә.