Журнал «Безнең мирас»

Рәфыйк Мөхәммәтшин:“Казан ханнарын җирләү борынгы идарәчеләргә хөрмәтне күрсәтә”

Казан ханнарын күчереп җирләү татарлар өчен мөһим аспектларга ия. Беренче чиратта, бу татар халкының борынгы идарәчеләренә һәм дәүләтенә хөрмәтне күрсәтә, дип саный Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.


“Бу сәяси яктан да бик мөһим. Без – татарлар гасырлар дәвамында дәүләте булган халык, XV гасырда ук Казан ханлыгы белән идарә итүчеләргә хөрмәт белән карыйбыз. Бөек кешеләрнең, Тамерлан кебек, каберләре өстендә мавзолейлар төзегәннәр. Кешеләр анда кереп карап, дога укып чыккан. Бездә дә өстән карап, дога укырга була. Ә Казан ханнарын ислам кануннары буенча җирләү — бу аларга карата зур хөрмәт булыр иде”, дип белдерә ул.


Рәфыйк Мөхәммәтшин мавзолейларның табылып, андагы калган гәүдә кисәкләрен өйрәнү фән өчен зур кызыксыну уятуын билгеләп үтә һәм шул ук вакытта аларга карата ислам канунары сакланырга тиешлеген җиткерә.


“Казан Кремлендә куелган камера өстән бөтенесен күзәтә. Бу бик дөрес. Әмма ислам кануннарын саклап эш итәргә кирәк. Бу мәсьәләдә галимнәр һәм дин әһелләре арасында бераз бәхәс булды, барысы да шәригать буенча эшләнер дип уйлыйм. Камера сакланыр. Ә ханнар җир астында ятарга тиеш. Бу бик дөрес карар,” — дип җиткерә Рәфыйк Мөхәммәтшин.


"Татар-информ"

Теги: Рөстәм Килсинбаев

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру