Дүсмәт авылы тарихы һәм фольклоры

Әй керәшенем, карендәшем минем –

Халкымның Бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,
Һәр әбекәй туган әнкәдәй. (Гәрәй Рәхим)

Керәшеннәр  якынча 250 меңнән артык кына. Ә безнең Мамадыш районында керәшеннәр күбрәк сакланып калган әле.Мәсәлән безнең Дүсмәт авыл җирлегенә караган керәшен авыллары – Дүсмәт һәм Комазан башында да барлыгы 408 керәшен яши.

Бөек Ватан сугышы ветераны — Иван Иванович Егоров

Иван Иванович Егоров 1923 елның 15 нче августында Теләче районы Субаш авылында ярлы крестьян семьясында туа. 8 яше тулгач, Субаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 1941 елны Теләче урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый.Шул ук елның 15 августында район хәрби комиссариаты приказы буенча Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә самолет механиклары хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр.Бу училищеда СБ һәм ЯК-1 самолетларын өйрәнәләр.

Тугры мөгаллим һәм талантлы шагыйрь

Питрәч ягы талантларга бик бай. Монда танылган язучылар, күренекле шагыйрьләр, атказанган артистлар, композиторлар туып- үскән. Алар үзләренең иҗатлары белән татар сәнгать дөньясын баеталар һәм туган ягыбыз данын еракларга тараталар. Гомумән, һәр төбәкнең горурланыр шәхесләре бар. Ә Питрәч җиренең горурлыгы, — һичшиксез, язучы, шагыйрь, мөгаллим Павел Апушев. Язучы Мансур Вәлиев сүзләре белән әйтсәк: “Павел Михайлович калын томлы китаплар язмаса да, ул безнең укучыларга лирик шигырьләре белән якын.”

Елгалар чишмәдән башлана…

Питрәч — талантларга бай төбәк. Туган ягым үзенең гади, хезмәт сөючән, шул ук вакытта горурланырлык шәхесләре белән данлы. Питрәчтә төрле милләт кешеләре – татарлар, керәшеннәр, урыслар һ.б. яши.

“Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы…” дигән иде М.Ш.Шәймиев үзенең бер чыгышында. Бу, чынлап та, шулай. Районыбызда керәшеннәр арасыннан чыккан күренекле шәхесләр байтак. Мисал итеп, Павел Апушев (язучы), Николай Максимов (галим), И.Баширов, Г.Канашев, М.Черновларны (көрәшчеләр) күрсәтергә була. Аларга алмашка өметле, иҗади яшьләр үсә. Бүгенге заман яшьләре әле Питрәчебезне тагын да танытыр, дип ышанасы килә.

Кардәшем – горурлыгым

Табигатьнең иң матур урыны булган, тирә-ягы урман белән әйләнеп алынган, кешеләре кешелекле, ягымлы, кунакчыл Албай авылында крестьян Максимовлар гаиләсендә кичке тынлыкны бозып 1924 елның 5 нче августында бер бала дөньяга аваз сала. Аны әнисе Елена күкрәгенә кыса, баланың бәхетле, итәгатьле, яхшы кеше булып үсүен тели. Ә сабый бу мизгелдә үзенең үскәч кем булачагын, нинди тормыш юлы үтәсен белмәгәндер, мөгаен.

Ямьле минем – Багражым

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркемнең йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә.

Владимир авылы тыл ветераннары

Владимир авылында бүгенге көндә 14 тыл ветераны яши. Шуларның иң яшенә -83, ә өлкәненә 90 яшь. Менә аларның тулы исемлеге:

1. Сапурина Мария Андреевна
2. Ибушева Мария Антоновна
3. Юзеева Авдотия Алексеевна
4. Новикова Екатерина Григорьевна

“Моңнар булып кайтсын җырларым”

Китсәм сагынам, кайтсам назлыйм,
Зәй буе әремнәрен.
Әрсез диеп әремнәргә,
Нахакка бәрелгәнмен.

Бу сүзләрне туган җирен, туган авылын өзелеп яратучы, җырга-моңга бай кеше генә яза аладыр. Сүзем якташым, туганым, керәшен сәнгатен үстерүгә, аның гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән Геннадий Максимов турында.

Олы Саурыш авылы тарихы

Теләчедән көньяк-көнчыгыш якка 23 чакрым китеп Мишәнең сул кушылдыгы ярында Олы Саурыш авылы урнашкан.Авылга нигез салынуы Казан ханлыгы чоры документларына барып тоташа. Халык риваятенә караганда,Олы Саурыш авылының төп чыгышы Айдар иленнән(күрше авылның халыктагы исеме)бер,Сатыш авылыннан ике хуҗалык килеп урнашудан башланган дип фаразлана.Читтән килгән өч хуҗалык чишмә буена йорт корып яши башлаганнар.Бу чишмә бүген дә ага,”Өч өйле “чишмәсе дип йөртәләр.Олы юлдан узучылар боларны бик борчыганлыктан,кешеләр тынычрак урынга күчәргә ,урманга таба китеп,яңа урында нигез коралар.Алар татар кәвеменнән булалар.

Җөри — Питрау керәшен фестивале

Мамадыш районы Җөри урта мәктәбе укучылары соңгы елларда туган авылларының үткәне, халкының иҗаты белән тирәнтенрәк кызыксына. Бу юкка гына түгел: әби-бабайлардан килгән йолалар, гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, бәйрәмнәр онытылып бара бит. Шулай дәвам итсә, без, мәктәбебез укучыларының 52% тәшкил иткән керәшен балалары, киләчәктә керәшен халкы буларак юкка чыгуыбыз да бик мөмкин, тарихтан эссез югалачакбыз. Шуңа күрә моңа һич юл куярга ярамый. Тарихыбызны, милләтебезне югалтып, без йөзебезне югалтачакбыз.