Журнал «Безнең мирас»

Плиннәрнең бәете

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Герман сугышы һәм әсир бәетләренең егермегә якын төре саклана. Шундый бәетләр дәфтәренең берсен Әгерҗе районының Төрдәле мәчетендәге иске китап-язмалар арасыннан, мәчетнең имамы, язучы Габдулла ага Галиевнең рөхсәте белән, 2008 елның 21 декабрендә алган идек. Габдулла ага әлеге бәетләр дәфтәренең хуҗасы Мифтахетдин исемле картны бераз хәтерлим дип, әлеге кыйммәтле ядкярне Бану Кәримуллина тапшырганлыгын да искә алды.


Теркәлгән мәгълүматларга ка­раганда, дәфтәр дошман әсир­леген үтеп, иясе белән бергә ватанга кайткан. Дәфтәрнең беренче кәгазендә мондый язмасы бар: «Ошбу дәфтәр иясе Төрдәле каръясенең Мифтахетдин Габделгалим угылы. Язылды 1915 нче елда, октябрьнең 10 нчы [көнендә]. Германда плиндә. Язгучы – Чөшле каръ[ясенең] Мулламөхәммәд Галим... 1915 нче сәнәдә» [1]. Димәк, бу дәфтәрнең хуҗасы Мифтахетдин Габделгалим улы һәм андагы текстларның бер өлеше бүтән якташлары кулы белән дә язылган. Аларның икесе дә Чөшле авылы кешеләре: Мулламөхәммәд һәм Бәдретдин Бәһаветдин улы.


Дәфтәрдә язылган мәгълүматка караганда, Мифтахетдин Галимов 1915 елның 26 июль көнендә Варшава шәһәре янында әсирлеккә төшкән. 31 июльдә аларны Германиядәге бер шәһәргә чыгарганнар. Ул нинди шәһәр булуы төгәл әйтелмичә, «гурыт» (город, ягъни шәһәр) дип кенә аталган. Дәфтәрнең 31а кәгазендә урыс хәрефләре белән язылган «Айнс-Штимер, Кейрилис, Ревалде, Пост Ревалде Краж, Грауденс» атамаларының дөрес язылышлары шиклерәк булса да, аларның әсирлектә чагында күргән калалары икәнлеген чамаларга мөмкин. Мифтахетдин тоткынлыктан ике мәртәбә: 28 августта һәм 27 сентябрьдә туган иленә хат язып җибәргәнлеген теркәп куйган. Димәк, әсирләр өчен андый мөмкинлек тудырылган. Алман әсирлегендәге татарлар язмышын өйрәнүче тарихчы Искәндәр Гыйләҗев язуынча, «әсирләр хокуклары турында кабул ителгән халыкара конвенцияләр нигезендә, алар туганнарыннан да хат яки посылка ала алган» [2]. Туганнарыннан тыш, сугыш вакытында әсирләргә ярдәм итү буенча төрле хәйрия оешмалары да азык-төлек (шикәр, чәй, сохари, ярмалар), сабын, тәмәке кәгазе, кайчагында эчке киемнәр кебек әйберләрне посылка итеп юллап торган.


Мифтахетдин Галимов үзләренең 1917 елда 17 июньдә Туфлерга килүләре һәм аннан соң ирекле эшкә керешүләре, өенә хатлар җибәрүе турындагы мәгълүматны теркәп куйган. Туфлер дигәне – Франциянең төньягындагы (хәзерге Нор Па-де-Кале регионындагы) шәһәр. Бу кала 1914 елда немецлар тарафыннан басып алынган. Әсирлектәге Галимовларны Туфлерга, күрәсең, ярым ирекле хәлдә эшкә җибәргән булганнардыр. Кызганычка каршы, М.Галимов ул хакта тулырак язмаган һәм аның әсирлектән тулаем азат ителеп, илгә кайчан кайтуы да билгесез. Бары тик дәфтәрендәге 1920 елның декабрендә «Нәүфилә туды» дигән язуына караганда, Мифтахетдин Галимов аңа хәтле туган авылына кайткан, дип фаразларга мөмкин. Аның әсирлектә теркәлгән язмалары арасында, «...получить Галиму Ижбулдину» рәвешендәге, әтисенең адресы да бар.


Архивлардан эзләнеп ачыклавыбызча, Төрдәле авылының Габделгалим Ишбулдинның Мифтахетдин исемле улы 1888 елда туган. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында армияне тәэмин итүне көйләү өчен 1917 елда Россиядә уздырылган авыл хуҗалыгы эшчәнлеген исәпкә алу документларында М.Габделгалимов турында мәгълүмат табылды. Бу исәп алу Алабуга өязендә 1917 елның май-июнь айларында уздырылган. Мифтахетдин ул вакытта әтисе хуҗалыгында язылган һәм аның мобилизация буенча 30 ай өйдә юклыгы теркәлгән. Аның 30 яшьлек хатыны һәм 2 яшьлек улы булганлыгы да язылган. Димәк, Мифтахетдин Галимов сугышка 1914 елның ахырында алынган һәм үзе киткәннән соң улы дөньяга килгән икән. 1917 елгы исәп алу документларында язылганнарга караганда, ул вакытта Төрдәле авылының 75 ир-егете мобилизация һәм набор буенча сугышта һәм хәрби хезмәттә булган [3].


Мифтахетдин Галимов дәфтәрендә исеме язылган Чөшле (Яңа Аккуҗа) авылының Бәдретдин Бәһаветдинев (1887 елда туган) 1917 елгы документта мобилизация буенча 36 ай өйдә булмавы, аның 28 яшьлек хатыны барлыгы теркәлгән. Өйдә булмау вакытын исәпләп караганда, Бәдретдин сугыш башлангач та, ягъни 1914 елның җәендә үк, фронтка алынганлыгы ачык­лана. Шул ук авылның архив документларында язылган Мулламөхәммәд Нәфыйков та (1887 елда туган) Мифтахетдин дәфтәрендә исеме күрсәтелгән кеше булса кирәк. Дәфтәрдә аның үз исеме тулы укылса да, әтисенең исеме «Галим...» рәвешендә генә таныла, күрәсең, аның фамилиясе Нәфыйков булгандыр, дип фаразлыйбыз. 1917 елгы исәп алу вакытында М.Нәфыйковның мобилизация буенча 24 ай дәвамында өендә юклыгы теркәлгән, аның 23 яшьлек хатыны һәм 5 яшьлек улы булган. Димәк, әлеге Мулламөхәммәд сугышка 1915 нче елның язында алынган [4]. Чөшле (Яңа Аккуҗа) авылыннан да 1917 елда сугышта һәм хәрби хезмәттә булучылар саны 75 кешене тәшкил иткән [5]. Гомумән, Төрдәле һәм Яңа Аккуҗа авыллары документлары нигезендә фикер йөрткәндә, яше буенча туры килгән һәм сәламәтлеге ярак­лы ир-егетләрнең күпчелеге сугышка алынган булган. Кайбер гаиләләрнең берничәшәр кешесе (атасы һәм улы яки бертуган ага-энеләр) сугышта булганлыгы күрсәтелгән. Шул ук вакытта Яңа Аккуҗаның Бәдретдин Бәһаветдинев кебекләрнең тормыш итәр өчен төп чыганагы – мал-терлекләре бөтенләй калмаган һәм чәчелгән игеннәре дә аз булганлыгы күренә. Ягъни, әлеге сугыш Россия империясендә яшәгән бөтен халыкны һәм һәрбер кала-саланы зур хәсрәткә салу белән бергә, мохтаҗлыкка төшергән.
***
Игътибарыгызга татар солдаты Мифтахетдин Габделгалим улының күләме 74 биттән торган дәфтәреннән «Плиннәрнең бәете»н тәкъдим итәбез. Әмма аңа кадәр берничә мәгълүмат биреп үтәсебез килә


21_а_300«Плиннәрнең бәете»ндә яманлап, «житлар» сүзе белән телгә алынган бәндәләр бар. Билгеле булуынча, «жид» дип, гадәттә, яһүдләрне атаганнар. Ләкин әсирләргә багышланган бәеттәге «жит» сүзендә, ихтимал, немецлар әсирләр арасыннан билгеләп куйган күзәтеп эшләтүчеләр яки бүтән төр җаваплы кешеләр күздә тотылгандыр. Андый атама бәет текстында «Нимесләргә суктыралар каһәр суккан шул житлар», «Каһәр суккан шул житларны эшкә һич тә йөртмәйләр», «Каһәр суккан кара житлар безгә булды ыстарший» дигән юллар да очрый. Әсир офицерларның еш кына гади тоткыннар өстеннән күзәтче итеп куелуы һәм аларның аеруча кансыз һәм вәхшиләрчә котырынулары турында галимнәр дә яза [6].


«Плиннәрнең бәете» тәгаен әсир­лек вакытында иҗат ителгәнлеге исе­меннән үк күренеп тора. Текстындагы «Газиз рамазан аенда плен төшеп без яттык» дигән юлларына һәм 1915 елның июлендә әсирлеккә төшүләре турында дәфтәр иясе Мифтахетдин язып куйган мәгълүматка караганда, бу бәет тоткынлыкка эләккәннән соң, озак та үтмичә, языла башлаган, дияргә мөмкин. 1915 елның июль ае – һиҗри календарьның рамазан аена тулаем диярлек туры килгән. Шулай ук Мифтахетдин дәфтәрендәге «31 июльдә герман җиренә чыктык» дигән һәм әсирлек бәетендәге «Егерме тугызынчы агусда бәет яза башладым» дигән юлларга караганда, әлеге әсәр Германиядә вакытта иҗат ителгән булуы аңлашыла.


_____________________________________
1. Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы, ХVII гасырдан алып ХХ гасыр уртасына хәтле Төрдәле исеме белән аталып гомер сөргән авыл 1950 нче еллар башыннан үзенә ызандаш Кырынды авылының бер өлеше булып исәпләнә һәм хәзер дә рәсми рәвештә шул исем белән йөртелә. Ә шушы ук дәфтәрдә күрсәтелгән Чөшле – Әгерҗе районындагы татар авылының исеме. Бу авыл халык телендә электән Чөшле (Шөшле) дип йөртелгән, ә әүвәлге һәм хәзерге рәсми атамасы –
Яңа Аккуҗа.
2. Гыйләҗев И. Беренче Бөтендөнья сугышында Алманиядә мөселман әсирләре // Казан утлары. – 2014. – №3. – Б.170.
3. Татарстан Республикасының Милли архивы (ТР МА). – 991 фонд, 1 тасвир, 153 саклану берәмлеге, 155-156 кәгазьләр; 991 фонд, 2 тасвир, 290 сакл. бер., 117-117об. кәгазьләр; Мәрданов Р. Тарихта тибрәлгән Тәбәрле. – Казан: «Тамга» нәшр., 2011. – Б.180.
4. ТР МА. – 991 фонд, 2 тасвир, 338 сакл. бер., 75, 79 кәгазьләр.
5. ТР МА. – 991 фонд, 2 тасвир, 338, 341 саклану берәмлекләре.
6. Абдрашитов Э. О социальной ностальгии российских военнопленных в I мировой войне // Социологические исследования. – 2006. – №4. – С.133.


Кереш мәкаләнең журналдагы исеме: «Плин төшкән кешеләрнең эшләре бик хараптыр...»

***


Бисмилләһи вә билләһи,
Җитте корбан гаете.
Без укыек, сез тыңлагыз,
Ошбу плин бәете.
Муенына марка тагып
Плиннәр аш ташыйлар.
Аш аз бирә, плин туймай –
Кашеварлар урлап ашайлар.
Германия афисәрләре
Кылычларын кайрыйдыр.
Урлаган кешене тотсалар,
Кулларын артка бәйлидер.
Безгә ашаткан ашы
Сасы итле балыклар.
Германнарны сорасаңыз,
Бигрәк начар халыклар.
Гаепле булган кешене
Караңгы кумнытага кергезә.
Аяк-кулларын бәйләп,
Ике-өч сәгать торгыза.
Ике сәгать торгачтын,
Чишәдер аякларын.
Ул ябуга разый түгел,
Ярадыр сырт җакларын.
Плин нәрсәсе җугалса,
Эзләп таба нимесләр.
Юлдашының нәрсәсен урлап
Бәйләнүче урыслар.
Көн аралаш пешерә
Сасып беткән балыкны.
Мөселманнар урлашмай,
Урлашучы урыс халкы.
// (21б кәгазь)
Бик килешсез, бик ямьсез
Нимесләрнең атлары.
Мөселманны бик ярата
Нимеснең солдатлары.
Җизләр белән җалтыраткан
Нимесләрнең шапкасы.
Май да салмай, ит тә салмай
Плингә пешкән ашы.
Рәхәтләнеп җөреп булмай,
Плиннәргә тар ишек.
Эшкә куып алып китә
Плиннәрне памишшик.
Иртә кофе эчкәндә
Шикәре җук тешләргә.
«Памишшик яхшы ашата» – дип,
Плин китә эшләргә.
Таяк белән килеп суккач,
Плин мескен йыглайдыр.
Итексезгә итек бирмәй,
Яланаяк йөридер.
Германнар аш өләшкәндә
Бармакларын кергезә.
Һәр көндә өч-дүрт сәгать
Правилкәгә йөргезә.
Нимесләрнең фурәшкәсе
Җалтыраган беризин.
Аю өрәткән урыс кебек,
Кулларында эризин.
Егерме тугызынчы агусда
Бәет яза башладым.
Герман плин алгачтын,
Туган илне ташладым.
Иртә торып тышка чыксам,
Агач башы шеш кебек.
Без плиндә ятамыз
Читлектәге кош кебек.
// (22а кәгазь)  
Германнар туп аталар,
Акупларны ваталар.
Кемнең газиз балалары
Плин төшеп җаталар.
Машиналар кычкыра,
Чуен җулы буенда.
Плин мескен йыглап йөри
Ашка интеккән көндә.
Герман дошманның тубы
Бигрәк каты төшә икән.
Солдат мескен чыдай алмай,
Шунгар плин төшә икән.
Плин чыгып киткәчтен
Каршы алды казаклар.
Аста җук, өстә җук –
Бу ниндәен газаплар?!
Бер тын кофе эчкәчтән,
Плин мескен торадыр.
Битен җуып кофе эчкәч,
Плацларга чыгадыр.
Плацларга чыккачтан,
Ыструйда торамыз.
Нимес кычкырып җибәрсә,
Бик куркышып торамыз.
Плиннәрнең ашына
Дуңгыз мае тураган.
Плиннәр качмасын диеп,
Энәле тимерчыбык белән ураган.
Исерткечне хәрам диләр,
Мөселманнар, эчмәгез!
Дуслар сезгә нәсихәтем:
Плин һич тә төшмәгез!
Безнең җаткан казарманың
Такталарын каерды.
Плиннәрне бергә җыеп,
Мөселманнарны аерды.
// (22б кәгазь)
Германнарны күргәчтен,
Төне-көне атыштык.
Газиз рамазан аенда
Плен төшеп без яттык.
Бездин калган киемнәрне
Чүдин-чүгә элеңез.
Аяз көнне томан булса,
Без йыглай дип белеңез.
Плиннәрнең күз яшенә
Аккош булып очарсың.
Плин дигән агыр хәсрәт,
Ходай үзе коткарсын.
Плиннәрнең күз яшенә
Балык булып йөзәрсең.
Суткәсенә чирек икмәк,
Ничек итеп түзәрсең.
Казаклар күп киткәчтен,
Ятып коедан су алдык.
Кяферләрдин аергач,
Мөселманнар куандык.
Мөэминнәргә ярдәм биргел,
Җан җараткан Ходамыз.
Кичке сәгать алтыда
Павиркәгә торамыз.
Кичке сәгать бишләрдә
Ашау алып кайтамыз.
Мөселманнар җыелышып,
Шаулап тәкбир әйтәмез.
Германнар аш өләшә,
Ашларында бәрәңге.
Ашамаенча ач йөргәч,
Якты дөнья караңгы.
Безнең җаткан җиремез
Җир астында барактыр.
Плин төшкән кешеләрнең
Эшләре бик хараптыр.
// (23а кәгазь) 
Кофе белән бәрәңге –
Безнең ашаган ашымыз.
Плиндә бик михнәт күрә
Безнең газиз башымыз.
Туганнарым исемә төшсә,
Кан-яшь белән йыглата.
Ашларында дуңгыз мае –
Күңелләрне болгата.
Безнең яткан урынымыз
Кара туфрак эчендә.
Акупада җаткан вакытым
Куркытадыр төшемдә.
Германнар аш биргәндә
Мискәләрең тулсайде.
Күп михнәтләр күрде башлар,
Соңдин рәхәт булсайде.
Безнең турда машина,
Искән җил тик бара ул.
Безне эшкә алып барганда
Як-ягымызда каравыл.
Нимесләр сигнал кычкырткач,
Чәйгә җыелып барамыз.
Туганнарым! Сагынсаңыз,
Айга чыгып караңыз!
Чәйне алып кайткачтан,
Баракларга керәмез.
Икмәге җук, карын ач,
Шикәрсез чәй эчәмез.
Германнар аш өләшкәндә
Ашы безгә җитмәде.
Рамазан шәриф рузәләрен
Ходай насыйп итмәде.
Туган-үскән илләремезне
Безләр киттек бит ташлап.
Плиннәрнең кигәне –
Агачтин ясаган башмак.
// (23б кәгазь)
Плиннәрнең йөзе шунгар сары –
Көне-төне эшләгәч.
Агач башмак шунгар авыр –
Бер нәрсәсез эшләгәч.
Без сугышкан җирләрдә
Бик күп җатадыр үлек.
Ул башмакны ясаган
Койган резинә кебек.
Ул башмакның авырлыгы –
Бары килер ун кадак.
Плин мескен йыгласа,
Ходай кыйлсын тиз азат.
Без плингә төшкәчтен,
Нимесләр күп җыелды.
Агач башмак киеп йөреп
Аякларым суелды.
Раниннарның перевязкәсен
Көн дә җыеп чиштерә.
Авыр башмакны киеп йөргәч
Аякларны шештерә.
Нимес телен һич белмәймез,
«Лос, лос!» – диеп акыра.
Аякларны бик авырттыра,
Һич йөрмәймез такырда.
Ул башмакны кигезеп,
Җибәрәләр эшләргә.
Эштән кайткач аш бирәләр,
Икмәге җук тешләргә.
Төнлә җоклап җатканда
Нимес тора каршымда.
Бу бәетне яза-яза
Уй да бетте башымда.
Пазитсәдә вакытта
Комда ятып җокладым.
«Плин – яман», – дигәннең
Нәсихәтен тотмадым.
// (24а кәгазь) 
Аю баласы кебек
Нимесләрдә бар атлар.
Нимесләргә суктыралар
Каһәр суккан шул житлар.
Нимесләрнең бакчасына
Плиннәрне кертмәйләр.
Каһәр суккан шул житларны
Эшкә һич тә йөртмәйләр.
Плиннәрнең җук кадере –
Комда ятып йоклайдыр.
Плиннәрне жәлләмәй,
Резин белән тукмайдыр.
Плиннәйдә шундай да бар –
Тегүченең остасы.
Каһәр суккан кара житлар
Безгә булды ыстарший.
Безгә дигән хатыңызны
Почтага илтеп салыңыз.
Әй, кардәшләр, жит күрсәңез,
Сугып җанын алыңыз?!
Ниместә җаткан плиннәр
Илен искә төшерә.
Атнасына бер мәртәбә
Кишердән аш пешерә.
Кайда барсаң, плиннең
Хәсрәтләре артадыр.
Йөз пот төягән арбаны
Плин мескен тартадыр.
Иртә торгач плиннәр
Ыстройга тезелә.
Үткән рәхәт искә төшсә,
Ач үзәкләр өзелә.
Нимес эшен эшләйдер
Плин көн дә, кичен дә.
Безнең яткан урынымыз
Ат кәнүшнәй эчендә.
// (24б кәгазь)
Плиннәрне бик кыйнайлар
Шул эшләгән эшендә.
Кайсыларымыз качып кала
Кара урман эчендә.
Безгә биргән ашлары
Эчереп беткән бәрәңге.
Безнең җаткан кәнүшнәемез
Көндезләр дә караңгы.
Нимесләрнең чанасы
Бөгелмәгән табаны.
Шул нимесләрне белмәдек –
Икән дуңгыз кабаны.
Бер Ходайдин мир сораймыз,
Кабул булмай теләкләр.
Якшәнбә көн бер аш бирә,
Өзелә безнең җөрәкләр.
Прагулкәгә җөргәндә
«Лос, лос!» – диеп куадыр.
Таман салкын су белән
Плин күлмәк җуадыр.
Арба илән бәрәңге
Плиннәргә тарттыра.
Арба тартмаган плиннәрне
Камчы белән кыздыра.
Памишшиккә эшләгәндә
Агач башмак кигерәдер.
Аш аз бирә, эше каты,
Плин кайтып киләдер.
«Ай-субай» дип санайдыр
Пубиркәдә безләрне.
Эшкә куып, аш аз бирә –
Саргайтты ак йөзләрне.
Нимесләр чахаузендин
Тазартадыр күмерне.
Җыгып, сугып, эшкә куып,
Кыскартадыр гомерне.
// (25а кәгазь) 
Нимес килеп сукканда
Күзгә яшьләрем тула.
Әй, Ходаем! Рәхмәтең киң,
Хәляс кыйлсаң ни була?!
Чахаузда эшләгәндә
Буяламын күмергә.
«Лос, лос!» дигән нимес тавышын
Онытмамын гомергә.
Нимесләрнең атларының
Кыска икән койрыгы.
Без плиндә булмас идек,
Бер Ходайның бойрыгы.
Катып беткән, череп беткән
Ашка салган борчагы.
Симерткән симез дуңгыз кебек,
Нимесләрнең корсагы.
Плиннәрне җөргезә
Каты искән җилләрдә.
Безнең ризык калган микән
Туган-үскән илләрдә?..
Кызыл сукна бәйләгән
Пираватчик кулына.
Карай-карай күзләр талды
Русия җулына.
Без нимескә тоткын булдык,
Бик бәхетсез баламыз.
Бер чиреге егерме тиен –
Икмәк сатып аламыз.
Сандугачның аласы
Очып куна богдайга.
Плин төшмәгән кешеләр,
Шөкер итеңез Ходайга*!
Нимес дигән, усал дигән,
Жит, әләкче дигән.
// (25б кәгазь) 
Безнең куанычлы көннәр
Кая узып китте икән?
Безләр плиндә ятканда
Укыдык Корбан гаетен.
Ошбу җирдә тәмам кыйлдым
Сезгә плин бәетен.
* Кулъязмада: Аллага. Ләкин «богдайга» сүзенә «Ходай» сүзе рифмадаш булганлыгы аңлашыла. Бу очрак бәетне дәфтәргә язучының техник хатасы гына дип исәпләнергә тиеш.

Теги: Раиф Мәрданов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру