Журнал «Безнең мирас»

Пикапер

Алинә искиткеч егет белән танышты. Ул төс-кыяфәте, килеш-килбәте, киеме дисеңме – койган да куйган кино герое инде менә. Русланның белмәгән нәрсәсе юк, сәгатьләр буе авызына каратып тота ала. Гаҗәеп игътибарлы, кагыртучан да үзе. Югыйсә аңа йә кулдан да тотарга курыккан мокыт, яисә ярата белмәсә дә ботларына күзләрен майландырган “үгез” генә очрый иде.
Көн саен очрашсалар да сөйләшер сүзләре, иркә-назлары бетми аларның. Тик менә өйләнү турында ялгыш кына да сүз катмый. Нишлисең, горурлыгын җиңеп үзенә тәвәккәлләргә туры килде инде.
– Кадерлем, – диде ул сөеклесен йон уңаена гына сыйпап, – синең миңа берәр тәкъдимең юкмы?
– Бар, әлбәттә, – дип, кабатланмас яры аны баштанаяк үпте. – Һәркөнне яратышырга тәкъдим итәм!
Иркә-назлары әкияттәгедәй, теле балдан да татлырак булды сөйгәненең. Тик шул көннән соң юкка чыкты. Дөрес, шалтыраткалап тора анысы. Сөйләшүе дә элеккечә ягымлы. Бик җитди сәбәпләре бар икән бит – башка шәһәрдәге дустын бәладән коткарып йөри. Бигрәк яхшы күңелле инде үзе!
Кичләрен беркая чыгасы килми Алинәнең. Компьютер каршында гына утыра. Шунда күзе бер сайтка төште: “Үз-үзеңне камилләштерү мәктәбе. Таныша белү серләре”. Һәм сөйгәненең исеме тора: E-mail: ruslan@me2she.ru. Пикапер икән ул. Теләгән һәркемне кызлар белән танышырга, күбрәк йөрәкләрне яуларга һәм ташларга өйрәтә...

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру