Журнал «Безнең мирас»

Нурланыш галиме

Мәшһүр физик, техник фәннәр докторы Шәүкәт Шиһабетдин улы Ибраһимов (1923-1989) турында аның якыннары, укучылары һәм дуслары тарафыннан Казакъстанда байтак язылды. Әмма минем, чыгышы белән үзенә якын булган даирәгә дә аз мәгълүм мөхтәрәм шәхес, якын дустымның тормыш сәхифәсендәге кайбер вакыйгалар турында сөйлисем килә. Галим, үзе җитәкләгән инсти­тутны бөтен дөньяга таныту өстенә, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес, кайгыртучан ир һәм әти, яхшы дус һәм чын мәгънәсендә затлы Кеше иде.


Галим


00498Шәүкәт Ибраһимов 1923 елның 22 октябрендә Казан каласында туа. 12 нче татар урта мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына чакырыла һәм Оренбург артиллерия училищесына җибәрелә. Соңрак, тиф авыруын эләктерүе сәбәпле, демобилизацияләнә. 1943-1948 елларда Казан авиация институтында укый. Аннары Казан авиация заводының лабораториясендә хезмәт итә. Тора-бара фәнгә тартыла: 1952 елда Мәскәү дәүләт корыч һәм эретмәләр институтының аспирантурасына укырга керә. 1955 елда «Никель нигезендə каты эретмəлəрдə структур үзгəрешлəр» дигән темага диссертация яклаганда формулалар ярдәмендә кара тактаны язып тутыру белән генә чикләнми, фәнни нәтиҗәләрен институтның диварына да акбур белән төшерә башлый. Яшь белгечнең кызыксынуы, хирыслыгы, сораулар алдында каушап-югалып калмавы олпат галимнәрне шаккатыра, нәтиҗәдә диссертация уңышлы яклана. 1956 елда физика-математика фәннәре кандидаты Ш.Ибраһимовны Атом энергиясен файдалану буенча дәүләт комитетының Обнинск шәһәрендәге Физика-энергетика фәнни-тикшеренүләр институтына фәнни хезмәткәр итеп җибәрәләр. Бераздан аны биредәге лабораториягә мөдир итеп билгелиләр. 1965 елда нурланышка каршы торучан материаллар турында докторлык диссертациясен як­лый.



Казакъстан ССР ФАнең 1957 елда оешкан Тош** физикасы (урысчасы – ядерная физика) институтында фәнни-тикшеренү эшләре зур авырлык белән бара. Казакъстан коммунистлар партиясе ҮКның беренче секретаре Динмөхәммәт Әхмәт улы Кунаев (1912-1993), институттагы хәлне яхшырту өчен, СССР ФА Президенты А.П.Александровка җитәкче-галим тәкъдим итүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. А.П.Александров әлеге җаваплы вазифага яшь, әмма инде галим буларак өлгереп җиткән Шәүкәт Ибраһимовны тәкъдим итә. КазССР ФАнең чакыруы буенча, 1969 елда галим Алма-Ата шәһәренә китә, институт, коллектив белән таныша һәм... директорның фәнни эшләр буенча урынбасары булып эшләргә ризалык бирә. Бу вазифада ике ел чамасы эшләгәннән соң, 1970 елда аны Тош физикасы институты директоры итеп тәгаенлиләр. Шул ук елда Ш.Ибраһимов – КазССР ФАнең хакыйкый-әгъзасы (академик), 1974 елда вице-президенты итеп сайлана.


Академик Ш.Ибраһимов һәм аның укучылары тарафыннан яңа физик күренешләр ачыла. Металл, корыч һəм эретмəлəрнең нурланыш тəэсирендə ашалуы, агучанлыгы, күлəм ягыннан үзгəрүе, уалучанлыгы, чыдамлыгы, сыйфатларындагы тайпылыш закончалыклары тикшерелә.


Тош физикасы институты га­лим­нәренең металл һәм металл ко­рыл­ма­ларның нурланыш тәэсирендә зарарлануы һәм моны булдырмый калу чаралары турындагы фәнни нәтиҗәләре атом реакторлары төзегәндә, илнең энергетика һәм халык хуҗалыгында зур роль уйнады. Шул хезмәтләре өчен Ш.Ибраһимов һәм аның хезмәттәшләре КазССРның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек булды. Академик атом-төш реакторларын фәнни-тикшеренү, файдалану буенча ике, металл һәм эретмәләрдә радиацион дефект мәсьәләләренә караган дүрт Бөтенсоюз киңәшмәсе һәм Мёссбауэр эффектын файдалану турында бер Халыкара конференция уздырды. Германия, Польша, Венгрия, Һиндстан, Бельгия һәм АКШта узган Халыкара симпозиум һәм конференцияләрдә чыгыш ясады. Франция, Италия, Финляндия кебек илләргә лекцияләр укырга чакырылды, Казакъ дәүләт университеты профессоры буларак, үз белгечлеге буенча студентларга белем бирергә дә өлгерде. Ш.Ибраһимов Казакъстан өчен 32 фән кандидаты һәм 12 фән докторы әзерләде. Галимнең 250дән артык фәнни хезмәте, монографияләре басылып чыкты.


-BoOIHc

Кунаевларның да олуг галимгә хөрмәте һәм ихтирамы чиксез булды. Шәүкәт абыйга мине бертуган мәшһүр галим-академиклар Динмөхәммәт һәм Әскәр (1929-1999) Кунаевлар белән таныштырганы өчен рәхмәтлемен. Әлеге өч мөхтәрәм академик тормышымда гаять зур роль уйнады, мин алардан күп нәрсәләргә өйрәндем.


Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе


Шәүкәт Ибраһимов Татарстан һәм Казакъстанның дәүләт эшлеклеләре белән даими аралашып яшәде. Мин аның ТАССР Өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев белән дә дустанә мөнәсәбәтен яхшы беләм. Төрле сәяси сәбәпләр аркасында, СССР белән Әфганстан арасында мөнәсәбәт суынгач, СССРның Әфганстандагы илчесе итеп Ф.Ә.Табиев тәгаенләнә. Илче билгеләнгән урынга барганда Алма-Атада тукталды. Аны СССРның иң көньягындагы аэропортта Динмөхәммәт Кунаев, аның хатыны Зөһрә Шәрип кызы (татар милләтеннән), берничә министр, Шәүкәт Ибраһимов һәм мин каршы алдык. Шулвакытта ике Казан кешесенең, якташлар буларак, ихлас аралашуы, җылы мөгамәлә белән саубуллашуы исемдә калган.


Сулдан уңга: академик Шәүкәт Ибраһимов, Наилә Кәримова, профессор Мурат Кәримов, доцент Галина Надирова, академик Надир Надиров. Нальчик, 1980 нче еллар Сулдан уңга: академик Шәүкәт Ибраһимов, Наилә Кәримова, профессор Мурат Кәримов, доцент Галина Надирова, академик Надир Надиров. Нальчик, 1980 нче еллар
Сулдан уңга: академиклар Шәүкәт Ибраһимов, Анатолий Александров, Казакъстан ССРның Министрлар Советы Рәисе Нурсолтан Назарбаев, академиклар Иван Частников (арткы планда), Әскәр Кунаев
Сулдан уңга: академиклар Шәүкәт Ибраһимов, Анатолий Александров, Казакъстан ССРның Министрлар Советы Рәисе Нурсолтан Назарбаев, академиклар Иван Частников (арткы планда), Әскәр Кунаев

Шәүкәт Ибраһимов КазССР Югары Советының ике чакырылыш (1981-1986 елларда) депутаты булды. Бу эшендә ул барлык сайлаучыларының да мәнфәгатен якларга тырышты, Тош физикасы урнашкан һәм аның хезмәткәрләре яшәгән бистәне халык өчен уңайлы итүгә, анда юл салдыруга иреште. Галим, дәүләт эшлеклесе буларак, Алма-Ата шәһәренең Фрунзе районы партия комитеты бюросы әгъзасы да иде.


1989 елда, милли сәясәттә уңай мөм­кинлекләр тугач, Алма-Атада яшәүче милләттәшләребез тарафыннан татар иҗтимагый-мәдәни үзәге ачылды. Әлеге эшнең башында отставкадагы полковник Шәриф Госманов торды, без дә Шәүкәт абый белән аңа кушылдык. Тәүге җыелышларның берсендә мин академик Шәүкәт Ибраһимовтан үзәкнең җитәкчесе буларак сайлануын үтендем. Әмма ул бу фикергә Академиядә (вице-президент) һәм институтта (директор) эшләрем күп, дип каршы килде һәм әлеге вазифага, Татарстан һәм Казакъстанның дәүләт, җәмәгать һәм сәнгать эшлеклеләре белән тыгыз элемтәдә торуымны искә алып, мине тәкъдим итте. Мин җитәкче итеп сайлангач та, ул даими рәвештә безнең иҗтимагый-мәдәни үзәк белән элемтәдә торды, Татарстаннан чакырылган артистлар, язучылар катнашындагы һәрбер мәдәни чарага да килде, татар телен, мәдәниятен, мәгарифен үстерүгә бәйле утырышларда үзенең саллы фикерен әйтте.



Шәүкәт Ибраһимов татар сәнгатенә мөкиббән иде. 1973 елда Алма-Атага Татарстаннан композитор Нәҗип Җиһанов җитәкчелегендә бер төркем сәнгать әһелләре килде. Алар арасында Нәҗип абыйның хатыны – «Зөһрә» балетының либретто авторы Нина Җиһанова, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина һәм Хәйдәр Бигичев та бар иде. Шулвакыт Шәүкәт абый миннән Нәҗип Җи­һановны артистлары белән үз квартирасына кунакка чакыруымны үтенде. Шәүкәт абыйның хатыны Әлфия Гаяз кызы, кызлары һәм минем хатыным Наилә ханым казанлыларны татар милли ашлары белән сыйлады. Кунаклар биредә үзләрен мәшһүрләр кебек түгел, ә якын туганнарча тотты. Зилә ханымның «Җидегән чишмә» җырын һәм «Алтынчәч»тән арияне, ә Хәйдәр әфәнденең «Алтынчәч» һәм «Муса Җә­лил» операларыннан арияләр баш­каруы, әлеге операларның авторы Нәҗип абыйның рояльдә уйнавы кү­ңелдә мәңгелек якты нур булып уелып кал­ды.


Шәүкәт Ибраһимовның тагын бер татар зыялысы белән мәдәни элемтәсе турында әйтәсем килә. Мәскәүдә Әхмәт Китаев (1925-1996) исемле гаять талантлы рәссам яшәде. Рәсем сәнгатен яратучыларга ул Советлар Союзы җитәкчеләре тарафыннан Белоруссиягә бүләк ителгән «Халыклар дуслыгы», Муса Җәлил турындагы «Моабит төрмәсендә» исемле картиналары һәм Кустанай шәһәрендә иҗат иткән Геройлар аллеясы белән мәшһүр. Шәүкәт абый мине әлеге мөхтәрәм шәхес белән дә таныштырды, безгә рәссамның Мәскәүдәге остаханәсендә дә булырга, иҗаты белән хозурланырга туры килде. Әхмәт Китаевның оста портретчы икәнен истә тотып, Ш.Ибраһимов аны Алма-Атага, Динмөхәммәт Кунаевның портретын ясарга чакырды. Әлеге сәнгать әсәрен без дәүләт эшлеклесенең 70 яшьлек туган көненә бүләк иттек.


Спортчы


Шәүкәт Шиһабетдин улы спорт­ны яратты. Нурланышны өйрәнүче галимгә даими хәрәкәттә булуның аеруча кирәклеген яхшы аңлады, шунлыктан, гимнастика, теннис, йөгерү, чаңгы һәм тимераякта шуу белән шөгыльләнде, балык тоту һәм альпинизм белән мавыкты. Шәүкәт абый Кыргызстандагы Ыссык (Эссе) Күлгә ял итәргә дә самолетта яки машинада түгел, ә үзенең хезмәттәш һәм альпинист дуслары белән тау-кыяларны кичеп җәяү бара иде. Аның белән Күлсәй һәм Ыссык-Күлдә балык тотуларыбыз сагынып сөйләрлек якты хатирә генә булып калды .


_________________________
* Мурат Габделхәй улы Кәримов – Казакъстан онкология һәм радиология фәнни-тикшеренү инс­титуты профессоры, медицина фәннәре докторы.
** Тош – Р.Әхмәтҗановның 2 томлык «Этимологик сүзлеге»ндә әлеге сүзнең «тош» булуы дәлилләнә.

Теги: Мурат Кәримов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру