«Ничек инде ул яткан килеш утырып була икән?»

Наис Гамбәрнең «Әткәй белән сөйләшү»ен укып ятам. Бер җөмләне укыгач, туктап калдым. «Кече якта сәкегә яткан килеш дәрес әзерләп утырам». Көлеп куйдым. Ничек инде ул яткан килеш утырып була икән? Ләкин мин Наисның «наданлыгыннан», редакторның шул мәгънәсезлекне күрми калуыннан  көлмим. Татар теленең сыгылма булуыннан, соклануымнан тәмләп көләм. Мантыйкка туры килеп үк бетмәгән халәтне матур итеп әйтеп була икән ул телдә. Искиткеч бит! Яткан килеш утырам. Йоклаган килеш уяу ятам, яраткан килеш сөймим һ.б. Татар телен җаны белән тойган кеше бу алогизмнан хата эзләмәс, билгеле.

2003 ел

Туфан Миңнуллин

Безнең мирас. — 2020. — №7.

Комментарий язарга