Журнал «Безнең мирас»

Раббани абый янында кунакта

Раббани абыйдан барлык көрәшчеләргә сәлам! Узган ял көннәрендә республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, матур гадәт буенча, ветеран көрәшчебез янына кереп, хәлен белеп чыккан.

Актаныш, Азнакай якларында эшлекле сәфәрдән кайтып барганда, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин быел да данлыклы көрәшчебез Раббани Гайфуллин янына кереп чыгарга булган. "Раббани абыйның үзенә дә, тормыш иптәшенә дә 84 яшь. Акрын гына, исән-сау яшәп яталар шулай", диде Р.Хәйруллин бу хәбәр белән уртаклашып. Башкарма директор данлыклы батырга федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов исеменнән бүләк тапшырган, шулай ук Данил Галиев турындагы китапны бүләк иткән. Бу китапта батырның да фотолары бар икән. Барлык көрәшчеләргә дә сәлам җиткергән үзе.
Татарча көрәш белән кызыксынучылар даирәсендә Раббани Гайфуллин дигән көрәшчене белмәгән кеше юктыр. Һәрхәлдә, урта һәм олы буын аны, һичьюгы, ишетеп булса да белә. Беренчедән, ул милли спорт төребезнең атаклы батырларыннан берсе, Татарстанның атказанган спорт остасы. Олырак буын вәкилләре Раббани аганың көче, көндәшләре белән көрәшү осталыгы, батырлыгы хакында сокланып сөйли. Икенчедән, аның турында кызыклы гына легендалар да яшәп килә, әйтик, гомере буе шофер булып эшләгәне, пенсиягә чыккач та, үзе эшләгән “ГАЗ-53” машинасын белән бүләкләнүе, пенсиядә дә әнә шул машинасы белән колхоз эшләрендә йөрүе, “тимер ат”ының әле дә сәгать кебек кабынуы турында еш ишетергә туры килә.
Раббани Гайфулла улы Шәрипов 1935 елның 8 октябрендә Минзәлә районы Иске Абдул авылында туа. Алты яшендә әтисез кала, тагын ике елдан әнисе дә вафат була. Үзе дә көчкә-көчкә генә исән калган егет абыйсы гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. 12-13 яшендә колхозда эшли башлый. Армиядән кайтып Чаллыда шофер һөнәренә укый һәм гомере буе шул һөнәренә тугры кала. Улы Ришатны да көрәш серләренә төшендерә, нәтиҗәдә, Ришат Шәрипов та спорт остасы дәрәҗәсенә ирешә, Татарстан чемпионы исемен яулый, күп тапкырлар Сабантуйларында батыр булып таныла.
Милли көрәш буенча Татарстанның – ике (1973, 1974), Россиянең ике тапкыр чемпионы (1971, 1973). Өч тапкыр Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Алтмышынчы-сиксәненче елларда Минзәлә, Чаллы, Тукай, Мөслим, Актаныш районнары, Казан Сабантуйларының баш батыры. 1997 елда аңа Татарстанның атказанган спорт остасы дигән мактаулы исем бирелә.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру