Зирәк чуаш хатыны күлмәге

Милли киемнең үзендә һәрвакыт аңа гына хас тарихны, халык холкын һәм үзенчәлеген йөртүе күбебезгә мәгълүмдер. Чыннан да, милли күлмәктә, аның детальләрендә, бизәү орнаментларында милләтнең ни күргәнен, нәрсә олылаганын, нинди гореф-гадәтләргә өстенлек бирүен күрергә мөмкин. Бу күренеш чуаш милли киемнәренә дә хас. Билгеле булганча, чуаш сөйләме 3 диалектка бүленә: югары, түбәнге һәм урта түбәнге. Аларның һәрберсе бер-берсеннән аерылып тора, милли киемнәре дә деталь, төс ягыннан үзгә. Бу үзгәлекне төгәл мисаллар нигезендә тикшерер-ачыклар өчен, без Чүпрәле районындагы Уби авылының урта мәктәп музее җитәкчесе, тарих укытучысы Наталия Куракина белән сөйләштек.