Татарстан радиосында элек эшләгән һәм хәзер хезмәт куючылар арасында шигъриятле апрельдә – Тукай аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләр шактый. Музыкаль тапшырулар редакциясе белән ярты гасырдан артык җитәкчелек иткән мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов (1939-2020) та шушы җырлы-моңлы айда дөньяга килгән. Игътибарыгызга архивыбызда сакланучы аның истәлекләреннән бер өзек тәкъдим итәбез.
Рафаэль Ильясов җырлый. 2011 ел. /Фото – Татарстан радиосы архивыннан.
Дөньяда радио барлыгын мин 1954 елда Казанга килгәч кенә белдем, чөнки безнең авылда радио юк иде. Электр лампалары да 1960 еллар башында гына кабынды безнең авылда. Казан музыка училищесының икенче курсын тәмамлагач, укытучым Мөбәрәк Батталов мине радиога алып килде. Монда иң беренче танышкан кешем Татарстанның атказанган артисты, мәшһүр музыкант Екатерина Соколова булды. Аның белән байтак кына репетицияләр ясаганнан соң, мин – гобойда, ул фортепианода уйнап, радиотапшыруларда катнаша башладым. Екатерина Александровна мине әкренләп музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Исмай Шәмсетдинов белән таныштырды. Редакция хезмәткәрләре миңа күбрәк композиторларыбыз әсәрләрен башкарырга киңәш иткәч, Александр Ключаревның гобой һәм фортепиано өчен язган пьесаларын, Салих Сәйдәшев музыкасын, халык көйләрен өйрәнеп, чыгышлар ясаганымны яхшы хәтерлим.
1963 елда Казан консерваториясен тәмамлагач, мине Пермь опера һәм балет театры оркестрына гобойчы итеп җибәрделәр. Әмма Казан, дуслар сагындырды, милли хисләр туган җиремә чакырды һәм мин кабат Казанга әйләнеп кайттым. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Айдаровка рәхмәт инде, мине эшкә алды. Кыска гына вакыт эчендә шушы коллективта гастрольләр белән бөтен СССРны әйләнеп чыгарга насыйп булды.
1964 елның июнь-август айларында безне, бер төркем яшьләрне, республикабыз районнарына гастрольгә чыгарып җибәрделәр, әмма концертыбызны алып баручы артисткабыз Казанга кайтып китте, без сөйләүчесез калдык. Шул ук көнне филармония җитәкчеләре безнең янга музыка белгече, радиода 10 ел эшләп киткән Маһинур Җиһаншинаны китерделәр. Без моңа бик шатландык, чөнки барыбыз да аны яхшы белә, хөрмәт итә һәм ярата идек. Көннәрдән бер көнне Маһинур апа мине үз янына чакырып алды да: «Рафаэль энем, мин синең сәхнәдәге хезмәтең, үз-үзеңне тотуыңны һәм, иң мөһиме, мәгълүматлы булуыңны күзәтеп киләм. Беләсеңме, радионың музыкаль тапшырулар редакциясенә өлкән мөхәррир кирәк. Радио җитәкчеләренә сине шушы эшкә тәкъдим итәргә телим», – диде.
Менә шулай итеп мин, Мәдәният министрлыгының ризалыгын алганчы өч айлап гомер узганнан соң, 1964 елның ноябрь ахырларында радиода эшли башладым. Бу вакытта баш редактор булып Юныс Әминов, тавыш режиссеры булып Исмай Шәмсетдинов, редакциянең әдәби хезмәткәре Ленар Җамалетдинов һәм башка мөхтәрәм кешеләр хезмәт итәләр иде.
Бүгенгедәй хәтеремдә, беренче эш көнемдә радиода яңа музыкаль әсәрләр һәм яңа язмалар кабул итү буенча сәнгать советы эшендә катнашырга туры килде. Сәнгать советы рәисе Фәтхерахман Фазылҗанов мине яңа хезмәткәр буларак таныштырды. Ул вакытта редакция эшенә юнәлеш, радиодагы музыкаль сәясәтне билгеләүдә сәнгать советының роле бик зур иде, чөнки анда күренекле композиторлар, музыка белгечләре, шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар катнашты. Ул вакытларда яңа җыр, романс, камера музыкасы әсәрләре, йә булмаса, башка жанрда иҗат ителгән һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы шушы сәнгать советында хәл ителә, тормышка юллама бирелә иде. 1964 елдан 1990 елга кадәрге вакыт сәнгать советының иң актив эшләгән чоры булды. Шул вакыт эчендә төрле жанрда иҗат ителгән бик күп яңа әсәр дөнья күрде һәм алар магнитофон тасмасына язылып, милли-рухи байлыгыбыз үрнәкләре буларак радио фондына алынды, тапшыруларда яңгырап, тыңлаучыларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Шунысы да мәгълүм булсын, студиядә магнитофон тасмасына җырлар һәм башка музыкаль әсәрләрне яздыру – бу әле музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре башкарган эшнең бер өлеше генә. Шушы язмалар ярдәмендә ничәмә-ничә төрле музыкаль программалар әзерләнде. Бөтенсоюз радиосына, шул исәптән, «Маяк» радиостанциясенә, Башкортстан радиосына, Союздаш республикаларның радиоларына бихисап тапшырулар әзерләп җибәрелде.
Музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләрен мин ул елларда бер дә икеләнмичә музыкаль илчеләр булдылар дип әйтер идем. Казанга Япониядән, йә булмаса Монголия, Кытайдан композиторлар килгәндә, Татарстан Композиторлар берлеге җитәкчеләре кунакларны еш кына радиога симфония, опера һәм балет музыкасы, хор әсәрләре, халык көйләре тыңлатырга алып киләләр иде.
Концерт-очеркларда, иҗат портретларында, әңгәмә-концертларда иҗатлары яктыртылмаган бер генә композитор, җырчы, музыкант калмагандыр.
1997
Рафаэль Ильясов башкарган җырларны тыңларга (12+) тәкъдим итәбез. Татарстан радиосы архивында күренекле артистның күп кенә аудиоязмалары саклана.
Мәрьям апа үз нәселен берләштерде
8 апрельдә Татарстан радиосының данлыклы дикторы, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Ислам кызы Арсланованың тууына 100 ел тулды. Шул уңайдан аның туган ягы – Кемерово өлкәсе Юрга районы Сарсаз авылында күренекле якташлары хөрмәтенә юбилей чаралары үткәрелде.

Мәрьям Арсланованың 100 еллыгы уңаеннан туган ягы – Кемерово өлкәсе Юрга районы Сарсаз авылында үткәрелгән юбилей чараларында катнашучылар.
Укучыларыбызга мәгълүмдер: Мәрьям Арсланова 1945 елда Казанга килә, 1949 елда Татар театр техникумын тәмамлап, Татар дәүләт академия театрында уйный башлый. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы – Айсылу, Алексей Арбузовның «Яшьлеккә кату»ындагы Маша рольләре ул тудырган иң уңышлы сәхнә образлары булып исәпләнә.

1951-1963 елларда Мәрьям Арсланова урта мәктәптә рус теле укыта, шул ук елларда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 1963 елда аны Татарстан радиосына диктор итеп чакыралар. Хәбәрләр уку белән бергә иҗтимагый-сәяси, әдәби-музыкаль программалар да алып барып, тыңлаучыларның мәхәббәтен казана.
1982-1996 елларда Республика мәгариф хезмәткәрләре йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Бер үк вакытта радио белән хезмәттәшлеген дәвам иттерә, «Тел күрке – сүз» тапшыруы эфирга чыга башлаган 1975 елдан алып, озак вакыт аның алыштыргысыз алып баручысы була.

Сарсаз авылында туып-үскән Зөлфирә Әбдерәшитова Мәрьям Арсланованың әнисе ягыннан бабасы Даут Биктимеровның нәсел агачын төзегән.
Сарсаздагы тантанага кайтсак, безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, аны оештыруда шушы авылда туып-үскән Зөлфирә Әбдерәшитова башлап йөргән. Ул Томск Политехник институтын тәмамлап, озак еллар төзелеш тармагында, аннары дәүләт хезмәтендә эшләгән. Гасыр башында төбәк тарихын өйрәнү белән мавыгып киткән. Башта үз нәселенең шәҗәрәсен төзегән, аннары архивлардан авылдашларының ерак әби-бабалары турында мәгълүматлар эзләп тапкан. Мәрьям Арсланованың 100 еллыгына исә аның әнисе ягыннан бабасы Даут Биктимеровның нәсел агачын төзеп өлгерткән. Нәтиҗәдә шушы нәселгә караган 300 гә якын кеше ачыкланган.
Бәйрәмгә Мәрьям ханымның Сарсазда һәм Юргада, Россиянең башка төбәкләрендә гомер итүче туганнары җыелышып кайткан. Бер нәселгә караган шушы кешеләрнең байтагы шул көнне бер-берсен беренче тапкыр күргән, аларны Мәрьям апаларының якты рухы берләштергән.
Кичә истәлекләр, танышулар концерт номерлары белән чиратлашып барган. Авылның җырчылары Гөлсем Хәмзина, Наил Хөснетдинов, «Бәллүр башмак» бию ансамбле, Юрга кунаклары Иван Францивич һәм «Дуслык» ансамбле чыгышлары нур өстенә нур булган. Аннары кичәдә катнашучылар яу кырында ятып калган авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк салган. Тантаналар мәчеттә Коръән ашы белән йомгакланган. Шушы чараны оештырганы өчен Зөлфирә Әбдерәшитовага Кузбассның мәдәният һәм милли сәясәт министры Татьяна Акимова рәхмәт белдергән. Без дә кушылабыз, данлы якташларын олылый белгән Сарсаз халкына иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала