Журнал «Безнең мирас»

Казан уртасында Кабан шәһәрлеге

Бүгенге көндә археологлар тарафыннан Болгарның Алтын Урда чорындагы тормышы, яшәеше белән кызыксыну актуальләште. Бик күп фәнни эшләр язылды, тикшеренүләр уздырылды һәм бу чорга туры килгән яңа казылмалар һәм тарихи биналар табылды. Шулар арасында Казан шәһәренең уртасында урнашкан, нибары 1947 елда гына тикшерелә башлаган Кабан шәһәрлеге хәзерге вакытта икеләтә кызыксыну уятты.

 

Кабан шәһәрлеге бүгенге Казанның Идел буе районында – Урта Кабан күленең таулы көнчыгыш ярлары калкулыгында урнашкан. Биредә Казан авыл хуҗалыгы институтының фәнни-тикшеренү селекция станциясе эшли, ә революциягә кадәр монда Казан архиепископларының Әрхәрәй (Архиерей) дачасы дип аталган җәйге резиденциясе булган. XIX гасырда-XX гасыр башында исә бу территориядә XII гасыр азагына караган болгар язулы ике мөселман кабер ташы табыла. Шул табылдык ярдәмендә әлеге урынның тарихы бөтенләй икенче якка борыла.

 

Бу табылдыкларга иң беренче булып танылган татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани игътибар итә. «Кабан күле башында борынгы мөселман каберләре бар. Анда төзелеш эшләре башлангач, эшчеләр күп кенә ташларны төзелеш астына салганнар. Бу хәлне күреп, Григорий (Казан епискобы) эшчеләрне туктатты һәм, шулай итеп, калдыкларның күп өлешен саклап калды», – дип язып калдырган ул. Нәкъ менә  Шиһабетдин Мәрҗани әлеге кабер ташларының хуҗаларын төгәл итеп әйтеп бирә дә инде.

 

Беренче таш артык зур булмый, биеклеге – нибары 120, иңе – 60, ә киңлеге 20 см. Өске өлешендә кисеп алынган арка, ә аскы өлешендә 6 юлга текст уелган. Әлеге кабер ташының Болгар бикәсе Алтын Бөртекнеке икәне билгеле. Ташка уелган датага күз салсак, аның үлеме 1297 елга туры килә. Бүгенге көндә әлеге кабер ташында язылган текст Казанга караган иң борынгы язма дип исәпләнелә.

 

Икенче кабер ташының даталары сакланмаган, ләкин алда язылганыннан ул күпкә зуррак, матур каллиграфик язма һәм орнаментлар белән башкарылган. Беренчесендә гади генә тасвирлау булса, әлеге кабер ташында эпитетлар күп, мактау һәм данлау сүзләре шактый. Моннан без шундый нәтиҗәгә киләбез: әлеге кабер ташы дәрәҗәле кешегә куелган. Моның белән галимнәр дә килешер. Ул Болгар әмире Хәсән-бәккә Мир-Мәхмүд улына куелган һәм якынча XIII гасыр болгар ташларына охшаш.

 

Кабан шәһәрлеген, иң беренче булып археолог Н.Ф.Калинин өйрәнә башлый һәм шул рәвешле бик кызыклы фикерләр дә җиткерә. Әлеге кабер ташлары ярдәмендә ул XIII гасыр ахырында-XIV гасыр башында бу территориядә болгар байларының каберлекләре урнашкан дип фаразлаган. Әмир Хәсән бәк Казан кенәзлегенең идарәчесе булган әмир һәм бәк титулын йөрткән зур феодал булса кирәк.

 

Кабан шәһәрлеге дәүләттә нинди роль уйнаган соң? Риваятьләр буенча, Казан ханлыгы вакытында биредә кенәзләрнең җәйге резиденциясе урнашкан. Билгеле, бу гасырда әлеге урын байлар тарафыннан яхшы үзләштерелгән булган. Биредә искитмәле бакча булган дип тә сөйләгәннәр. Икенче риваять буенча, Кабан шәһәрлегендә борынгыдан бөек кешеләргә каберлекләр урнашуы искәртеп узыла. Соңыннан каберлекләр койма белән уратып алынган һәм уртага мәчет төзелгән. Ләкин бу нибары риваятьләр генә, аларның дөреслеге бик шикле.

 

Зур булмаган археологик тикшеренүләр 1970 нче еллар башында Кабан шәһәрлеге урынында үткәрелгән. Аларның фрагментарлыгы һәм мәдәни катламның шактый җимерек булуы элек халык урнашкан эзләрне ачыкларга мөмкинлек бирмәгән. Мөһим материаллар нибары 1997 елдагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә генә табылган. Биредә Болгар чорының мәдәни язмалары теркәлгән керамик әйберләр һәм Алтын Урда чорындагы тәңкәләр табылган. Казу барышында биредә шулай ук Болгар чорындагы кабер ташларының калдыклары да табылган.

 

Монда нинди генә казу эшләре алып барылмасын, төгәл җавап әле дә табылмаган. Өстәвенә, бу урыннарның тарихи кыйммәте югалуы да ихтимал. Археологлар Кабан шәһәрлегенең саклану чокырын да таба алмаган. Әрхәрәй дачасының төньяктагы тагын да калкурак өлешен түбәнрәк җирләрдән аерып торган кечкенә генә үрне табигый рельефның үзенчәлекләре белән аңлатылырга мөмкин. Шуңа күрә Кабан шәһәрлегендә тикшерү эшләре әле дә төгәлләнмәгән дип әйтергә була.

 

Кабан шәһәрлеге – бик үзенчәлекле урын, чөнки, гасырлар дәвамында ул ике дин – мөселман һәм христиан дине кушылган җиргә әверелгән. Бу таулыкның бер өлешендә актив рәвештә Яңа Иерусалим монастырен яңарту эшләре бара.

 

Кабан шәһәрлеге, һичшиксез, игътибарыбызга лаек. Ничә дистә еллар буе тупланган җир катламы астында Болгар һәм Алтын Урда чорларының нинди генә байлыклары ятмыйдыр. Димәк, яңа казу эшләре үзләрен озак көттермәстер, мөгаен.

 

 

Текстны журналга Айзилә Сабирова әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 4-5.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру