Томскида “Хәмитов укулары” узды

Бу көннәрдә Томск шәһәрендә милләт тарихы өчен әһәмиятле вакыйга булды – биредә беренче тапкыр “Хәмитов укулары” дип аталган фәни-гамәли чара уздырылды. Бу чараны Томск өлкәсенең мәдәният буенча департаменты, шәһәрнең татар мәдәният үзәге һәм татар милли-мәдәни мөхтәрияте бергә уздырды.