Петербург һәм Мәскәү музейлары казанлыларны Болгар мәдәнияте белән таныштырачак

Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Милли музейда «Идел Болгарстаны. Бөек мирас» дип исемләнгән уникаль күргәзмә ачыла. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен экспонатларны илнең өч мәшһүр музее: Санкт-Петербургта урнашкан Россия этнография музее, Эрмитаж, Мәскәүдә урнашкан Дәүләт тарих музее тәкъдим итәчәк.

Белгәнебезчә, урта гасырларда Идел Болгарстаны югары үсеш алган цивилизация булган. Татар мәдәниятеннән кала, чуваш, башкорт, мордва, удмурт, мари һәм башка Идел буе, Урал алды халыклары мәдәниятенә дә зур йогынты ясаган. Гасырлар аша буыннан-буынга күчеп килгән дәвамчанлыкны күрсәтү максатыннан борынгы Болгар мәдәнияте һәм XIX гасыр-XX гасыр башы халык мәдәнияте бер яссылыкта чагыштырылачак.

Күргәзмә 11 нче августта 15.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда ачылачак. Дикъкать: ул нибары өч атна дәвам итә.

Нәрсә ул Кәгъбәтуллаһ?

Кәгъбәтуллаһ – мөселманнарның Мәккәдәге изге йорты, Әл-Мәсҗид әл- Хәрам, ягъни изге мәчет, Аллаһ йорты. Ул соры таштан эшләнгән яссы түбәле, дүрт почмаклы бина.

Кәгъбәтуллаһның озынлыгы – 13, иңе – 12, биеклеге 15 метр чамасы. Ишеге мәйдан өслегеннән 2,5 метр биеклектә, шуңа күрә аның эченә баскыч куеп кына керергә мөмкин.

Кәгъбәтуллаһның почмаклары дөньяның дүрт тарафына карап тора. Көнчыгыш яктагысы «кара почмак» дип атала.

Кәгъбәтуллаһның бер як диварына тышкы яктан «кара таш» кертеп урнаштырылган. Кәгъбәтуллаһ тышкы яктан кисвә белән капланган.

Кәгъбәтуллаһның төньяк почмагы – «Гыйрак», көнбатышы – «Сүрия», көньягы «Йәмән» дип атала.

II гасырда ук ук грек географы Птолемей, Мокарәбәдә (Мәккә ул чакта шулай аталган) мәҗүси гарәпләрнең изге урыны бар, дип яза. Риваятьләргә караганда, ул чагында бу изге таш койма белән әйләндерелгән туры почмаклы йорт булып, аның эчендә төрле кабиләләр аллаларының таштан ясалган потлары торган.

Мөхәммәд (с.г.в.) заманында инде ул ябык бина итеп эшләнгән Кәгъбәтуллаһны үз кулларына төшерү кораеш кабиләләре башлыкларының абруен сизелерлек күтәргән.

Хәзерге вакытта Кәгъбәтуллаһ хаҗ кылу урыны булып тора. Кәгъбәтуллаһка ел саен хаҗ кылырга бару – ислам диненең төп нигезләренең берсе.

Хаҗ кылган мөселманнарны хаҗилар дип атыйлар. «Кара таш» каршында изге Зәмзәм чишмәсе чыга.

«Ислам. Белешмә-сүзлек» китабыннан (1993, Татарстан китап нәшрияты) алынды.

Акчуриннар мирасы

Барыш районы Зөябаш авылында агач бүрәнәләрдән төзелгән, ике катлы, балконлы Йосыф Сөләйман улы Акчуринның йорты бар. Авылның көнчыгыш өлешендәге әлеге бина

,

Болгар. Җамигъ мәчете

1236 елдан соң ук башланган мөселман мәчете төзелеше ХIII гасыр ахырында төгәлләнгән. Мәчет Алтын Урданың тәүге чорыннан сакланып калган архитектура корылмасыннан гыйбарәт.

Болгар. Көнчыгыш төрбә

Көнчыгыш төрбә (Никола чиркәве) ак таштан, урта гасыр көнчыгыш мөселман төрбәләре тибында – чыгарылма порталлы итеп төзелгән. XIY гасырның 30 нчы елларында корылган. Эчке өлешендә

Болгар. Олы манара

Җамигъ мәчетенең төньяктагы төп фасадына аркалы ишек порталы һәм «Олы манара» буларак билгеле биек манара тоташкан.Россия тарихында үткән дәвер­ләрнең архитектура корылмаларын

Тукай клубын ачу

Элекке «Матбугат йорты» бинасында, хәзер яңа төзекләндерелгән «Нугай» кунакханәсендә Тукай клубы ачылды. Клубны ачу тантанасында каләм әһелләре, «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчеләре, Арча