«Бала-чага бик тиз үсә бит ул»

Беркөнне радиода эшләүче Лена Шәфыйкова янына шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов килеп керә:

– Лена апа, әле генә кызыбыз туды. Иртәгә алып чыгарга кирәк. Кулымда бер тиен акчам юк. Үтермә, бала чүпрәкләре алырга биреп тор инде бераз! Гонорар алу белән кайтарырмын!

Фаил Шәфигуллинның каләмдәш дусларына ачык хаты

Хөрмәтле иптәшләр, кадерле каләмдәш туганнарым! Беләм, сезнең каршыгызда бик тә гаеплемен. Бары бернәрсә генә әйтә алам: мин бит аны зур акылым белән түгел, ә чын күңелемнән эшләгән идем.

Табиб киңәше

Бер саран бай урамда барган табибны туктатты да, акчасыз гына киңәш сорап,  файдаланмакчы булды:

– Караңыз әле, табиб әфәнде, берничә көн инде мин бөтен әгъзаларымда каты авыру хис итәм. Хәтта кайчакта, авыртканына чыдый алмыйча, бик каты кычкырам да. Табиб әфәнде, сез үзеңезгә мондый хәлләр вакыйг булганда нишлисез?

Агай белән малай

Агай белән малайның кибеттән кайтып килеше. Малай ак калач күтәргән, агайның сумкасыннан төргәкләр һәм балык койрыгы күренеп тора. Малай бертуктаусыз тәтелди, агай теләр­-теләмәс кенә бер-­ике сүз әйтеп куя.

Тукаймы әллә?

Сабадагы бер танышым узган Яңа елны танышларында алданрак «каршылаган». Уянып китсә, таң беленеп килә икән. Киенгән дә өенә чапкан. Менә ул икенче катка күтәрелә. Ишек шакый. Ачучы юк. Көтә. Шул арада хатыны шыпырт кына килә дә «глазок»тан карый һәм ишекне ачып китә. Шаулаган баш белән дустым моны сизми. Яман ачуы чыга моның, ирлеген күрсәтәсе килә. Шуннан соң ул… барлык көчен җыеп, бөтен гәүдәсе белән ишеккә китереп бәрә, ул ачылып китә, күршем коридор идәненә очып барып төшә. Хәле авыр була, әлбәттә. Шулай да телен көчкә әйләндереп: «Ишек төбендә күпме тотарга була ирне, Габдулла Тукаймы әллә мин сиңа…» – дип әйтеп куя.

Кышкы иртәдә

– Әбәтегез тәмле булсын, Бәдернисаттәй!

– Бергә булсын… И… кара… танымый да торам, Фәгыйлә малае икән… Нихәл, нишләп йөрисең?

– Әни, оеткыга бер-ике кашык катык бирсен әле, дигән ие. 

«Искәндәр өйләнгән бит»

Артист Искәндәр Хәйруллинны өйләнүе уңаеннан котлап, Камал театрында плакат язып элгәннәр. Шул язу каршына артист Әзһәр Шакиров килеп туктаган да:

– Нәрсә бу? – дип сорый икән.

«Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен»

Язучы Әпкәлиевне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде, бирмәделәр.

– Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен. Ул премиягә лаеклар читтә кала, уртакуллар лауреат булып йөри. Премия өләшүчеләр талымлырак булсыннар иде, – дип сүгенеп йөрде Әпкәлиев.