Шагыйрь илһамы

Шагыйрь:
— Син кайчан гына мине кочакласаң да, миндә шигырь язу хисе уяна, сөеклем.
Мәхбүбә:
— И? Миңа моны синең кебек бик күп шагыйрь әйтә.
Шагыйрь:
— Син кайчан гына мине кочакласаң да, миндә шигырь язу хисе уяна, сөеклем.
Мәхбүбә:
— И? Миңа моны синең кебек бик күп шагыйрь әйтә.
Мәгълүм ки, халыкка дача өчен җирнең юньлесен бирми хөкүмәт. Йә ул элеккеге карьер булыр, яки сазлык. Яисә чокыр-чакыр. Андый җирне алдыңмы инде, гомер буе туфрак ташып чиләнәсең.
Әнә, язучыларның «Весна» дип аталган дачалар җиреннән элек кирпеч заводы өчен сары балчык чыгарганнар. Хәзер инде, киресенчә, шундагы үз җиренә һәркем үзе булдыра алганча балчык-туфрак ташый.
Тугыз катлы йорт каршындагы бәләкәй генә бакчада дүрт татар карчыгы сөйләшеп утыра. Шәмсениса исемлесе сөйли:
– Күрше Ычтапанны мыскыл иттем әле.
– Ничек иттереп мыскыл иттең? – дип сорыйлар аңардан.
Язучы Ибраһим Гази яшь чакта иптәшләре арасында яхшы, матур киенеп йөрүче булып кына түгел, ә бөтен нәрсәдә пакьлекне, пөхтәлекне таләп итүче булып та танылган иде.
«Болгар» мосафирханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә өч шагыйрь сөйләшеп утыра: Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Зариф Бәшири.
Тукай Бәширине өнәп бетерми, аның тизрәк чыгып китүен тели. Кунак ителгән, сыйланган, сөйләшәсе сүз дә беткән, аңа бары, саубуллашып, рәхмәтләр әйтеп чыгып китәсе генә калган. Ә Зариф Бәшири чыгып китәргә җыенмый, такылдавын дәвам итә, әле бер темага, әле икенче темага күчә.
— Сез миңа тик бәхетсезлекләр булачагын гына хәбәр бирәсез!
— Нигә, әллә мин синең илле тиенгә отыш билетының 200 мең сум акча чыгуын вә синең миллионерга кияүгә чыгачагыңны хәбәр биримме?!
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Нурания Җамали Биектау районының Олы Кавал авылында драматург Аманулла (Әмир Камалиев) сценариесы буенча «Кешечә яшик» дигән телевизион нәфис фильм төшерә. Камал театры актеры Илдус Әхмәтҗановның герое вафат булган эпизодны төшерәләр (дөресрәге, сценарий буенча ул үлгән булып кылана). Аны ничек кирәк шулай сузып, дөресләп салалар да камераларны, утны куя башлыйлар. Инде озак көйләгәч, иҗат төркеме төшерә башлый. Ләкин кичә төнлә каяндыр концерттан кайткан актер, көтә-көтә, изрәп йоклап киткән. Тәрәзәләрдән текәлеп карап торучы Кавал халкы вакыйганы кино төшерү барышы дип түгел, чынга алып тора икән. Кайбер хатыннар яшь түгеп елый ук башлаган:
Әхмәдиша яңа туган баласының аягын «юып» йөри икән. Әнә шундый әлҗе-мәлҗе вакытында ул хатыныннан:
– Бу балабызга нинди ат кушыйк икән, анасы? – дип сорый.
Шагыйрь Мәҗит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле. Иҗатының ташып торган чагы. Шуңа карамастан, татар матбугаты инде аны күптән карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, ә ул заманда иң өлкән язучыларның берсе булганга олылап, ихтирам итеп шулай атаганнардыр. Ничек кенә булмасын, Мәҗит ага үзен карт яисә бабай дип әйттерергә теләмәгән, күрәсең.
Түгәрәк юбилеенда Сибгат Хәкимгә Казан мехчылары бик һәйбәт, бик затлы бүрек бүләк итәләр. Башына ук кигереп куялар. Юбилей кичәсенең концерт өлеше башлана. Җырчылар, шагыйрьнең үзе әйтмешли, аны «үз җыры белән сыйлый» башлыйлар. Алып баручы чираттагы җырның исемен әйтә: «Башка берни дә кирәкми…»