«Җаным, үлгәнмени? Әйбәт иде, Тукайны уйнаган иде…»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Нурания Җамали Биектау районының Олы Кавал авылында драматург Аманулла (Әмир Камалиев) сценариесы буенча «Кешечә яшик» дигән телевизион нәфис фильм төшерә. Камал театры актеры Илдус Әхмәтҗановның герое вафат булган эпизодны төшерәләр (дөресрәге, сценарий буенча ул үлгән булып кылана). Аны ничек кирәк шулай сузып, дөресләп салалар да камераларны, утны куя башлыйлар. Инде озак көйләгәч, иҗат төркеме төшерә башлый. Ләкин кичә төнлә каяндыр концерттан кайткан актер, көтә-көтә, изрәп йоклап киткән. Тәрәзәләрдән текәлеп карап торучы Кавал халкы вакыйганы кино төшерү барышы дип түгел, чынга алып тора икән. Кайбер хатыннар яшь түгеп елый ук башлаган:

Мәҗит Гафури: «Нигә ул миңа бабай дип эндәшә?»

Шагыйрь Мәҗит Гафури илле дүрт яшендә вафат булды. Карт түгел иде әле. Иҗатының ташып торган чагы. Шуңа карамастан, татар матбугаты инде аны күптән карт шагыйрь дип атап йөртә иде. Кем белә, бәлки, әле картлыгы өчен түгел, ә ул заманда иң өлкән язучыларның берсе булганга олылап, ихтирам итеп шулай атаганнардыр. Ничек кенә булмасын, Мәҗит ага үзен карт яисә бабай дип әйттерергә теләмәгән, күрәсең.

«Кирәкмәс шул!»

Түгәрәк юбилеенда Сибгат Хәкимгә Казан мехчылары бик һәйбәт, бик затлы бүрек бүләк итәләр. Башына ук кигереп куялар. Юбилей кичәсенең концерт өлеше башлана. Җырчылар, шагыйрьнең үзе әйтмешли, аны «үз җыры белән сыйлый» башлыйлар. Алып баручы чираттагы җырның исемен әйтә: «Башка берни дә кирәкми…»

«Бала-чага бик тиз үсә бит ул»

Беркөнне радиода эшләүче Лена Шәфыйкова янына шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов килеп керә:

– Лена апа, әле генә кызыбыз туды. Иртәгә алып чыгарга кирәк. Кулымда бер тиен акчам юк. Үтермә, бала чүпрәкләре алырга биреп тор инде бераз! Гонорар алу белән кайтарырмын!

Фаил Шәфигуллинның каләмдәш дусларына ачык хаты

Хөрмәтле иптәшләр, кадерле каләмдәш туганнарым! Беләм, сезнең каршыгызда бик тә гаеплемен. Бары бернәрсә генә әйтә алам: мин бит аны зур акылым белән түгел, ә чын күңелемнән эшләгән идем.

Табиб киңәше

Бер саран бай урамда барган табибны туктатты да, акчасыз гына киңәш сорап,  файдаланмакчы булды:

– Караңыз әле, табиб әфәнде, берничә көн инде мин бөтен әгъзаларымда каты авыру хис итәм. Хәтта кайчакта, авыртканына чыдый алмыйча, бик каты кычкырам да. Табиб әфәнде, сез үзеңезгә мондый хәлләр вакыйг булганда нишлисез?

Агай белән малай

Агай белән малайның кибеттән кайтып килеше. Малай ак калач күтәргән, агайның сумкасыннан төргәкләр һәм балык койрыгы күренеп тора. Малай бертуктаусыз тәтелди, агай теләр­-теләмәс кенә бер-­ике сүз әйтеп куя.