«Искәндәр өйләнгән бит»

Артист Искәндәр Хәйруллинны өйләнүе уңаеннан котлап, Камал театрында плакат язып элгәннәр. Шул язу каршына артист Әзһәр Шакиров килеп туктаган да:

– Нәрсә бу? – дип сорый икән.

«Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен»

Язучы Әпкәлиевне Тукай премиясенә тәкъдим иткәннәр иде, бирмәделәр.

– Җыен әтрәк-әләмнәргә бирәләр Тукай премиясен. Ул премиягә лаеклар читтә кала, уртакуллар лауреат булып йөри. Премия өләшүчеләр талымлырак булсыннар иде, – дип сүгенеп йөрде Әпкәлиев.

Вакыйф Нуриевның иң шәп повесте

Вакыйф Нуриев, кызып китеп, бер-бер артлы өч повесть язып ташлый. Хикмәти Хода, әсәрләре тиз арада дөнья күрә. «Әбиемә – әфлисун» повесте – «Сабантуй»да, «Җиденче палата» – «Казан утлары»нда, «Карга карагы» «Идел»дә басылып чыга.

– Укыдыңмы? Иң шәбе кайсы? – дип сорый Вакыйф Ләбиб Лероннан.

Игътибарлы ир нинди була?

Бер кеше хатыны белән кызларының туена баргач, табында ашап-эчеп утырганда, хатынына карап торган-торган да:

– Бәрәч, хатын, күзеңә ак төшкән түгелме соң? – дип куйган. Хатыны моңарга каршы:

– Кыз чагымнан ук шулай иде бит, – дип әйтте ди.

«Иптәш, син кайсы партиядән?»

– Иптәш, син кайсы партиядән?

– Мин бер генә партиядән түгел, әллә ничә партиядән, санап бирә алмассың: трудовик, монархист, черносотенец, социалист, милләтче… тагы әллә ниндәйләр.

– Кит аннан, бер кеше әллә ничә мәсләк тота аламы? Булмый бит ул.

Ленин кайда туган?

Партиянең Мөслим райкомында укытучыларның политик белемнәрен тикшерү гадәте бар иде. Шундый максат белән безнең Октябрь сигезьеллык мәктәбенә пропагандист Шәехвәли Миргаязов килде бервакыт. Педагогларны берәм-берәм чакырып сөйләшә бу. Чират шактый өлкән яшьтәге, инде пенсиягә чыгар вакыты якынлашкан апага җитә. Гади генә сорауларга да җавап бирә алмагач, кызык өчендер инде: