Күршеләргә бару вә сәйраннар (Гаилә дәресләре)

Ханым-кызлар күршеләр арасында йөрешергә вә утырышырга яраклы гыйффәтле вә тәрбияле ханымнарны ара-тирә барып хәлләрен беләләр вә зур яшьлеләренең кулларын үбеп, хәер-догаларын алалар. Бер адәмнең холык вә гадәтләренең дәрәҗәсе йөрешә вә күрешә торган дусларының гадәт вә сыйфатларына карап беленер. Ошбу дөньяда яхшылар берлә дус вә иптәш булудан һичкем зарар күргәне юктыр. Әмма явыз холыклы вә начар кешеләр берлә йөрешелсә, ахырында бер зарар күрелми калмас.