«Өч нәрсә оҗмах әһеленең холыкларыннандыр»

Ата-ана вә карендәшләрнең хәлен белү вә аларны күрергә баруга зиярәт диярләр. Зиярәт дөньялыкта өлфәт вә мәхәббәтне арттырыр. Bə ахирәт өчен олуг саваплы булуга сәбәп булыр. Галимнәр: «Һәр көн зиярәт итегез, мәхәббәтегез арта барыр», — димешләр. Мөселман кешегә һәрвакыт мөселманнарның хәленнән хәбәрдар булып тору тиештер. Мөселманнарның хәлен белү, әлбәттә, аларны күрергә бару, хәл вә мәгыйшәтьләрен сорашып тору илә булыр.

«Яман сүз илә адәмнәргә түгел, хайваннарга да кычкыру ярамас»

Дус-ишкә һәм башка кешеләргә усал сүз әйтү, кешене сүгү яки адәмнең хәтере калырлык начар сыйфатлар илә кешене рәнҗетү — бик яман вә ярамас холыклардандыр. Мондый яман телле булу мәктәп балаларына гына түгел, урам балаларына да килешмәс вә бик оятлы эштер. Мөселман булган кешенең авызында сүгенү, үртәнү кеби яман сүз булмый, бәлки, һәрвакыт кешегә күркәм сүз әйтү, яхшы сүз илә кешенең мәхәббәтен арттырып, һәркемне үзенә карата торган ал тел булыр. Яман сүз илә адәмнәргә түгел, хайваннарга да кычкыру ярамас. Хайваннарны сүгәргә өйрәнгән кеше тора-бара адәмнәрне дә сүгәр, аларга да яман сүз әйтергә гадәтләнер. Мондый кеше иң мәхәббәтсез, иң бәхетсез, иң кадерсез кешеләрдән булып, һичвакыт яхшы кешеләр арасына кереп сүз сөйли алмас. Чөнки яхшы кешеләр янында яхшы сөйләү кирәк булып, яман сүз әйтү, нигездә, ярамас. Әмма мондый яман сүзләргә, кешене сүгәргә, үртәргә өйрәнгән кеше яхшылар янында да сабыр итә алмас, яман сүз әйтер. Шул сәбәпле аннан яхшы кешеләр бизәрләр. Сез, балалар, мондый кабахәт вә ярамас гадәтне өйрәнеп, явыз холыклы булудан бик саклана күрегез, ничек тә кечек вакытта, бигрәк тә мәдрәсәдә, яман сүз әйтүдән сакланып, яхшы вә күркәм сүзләргә гадәт итегез.

Иптәшең яхшы булсын

Һәрвакытта яхшы кешеләр илә йөреп, сөйләшеп, утырышып, начар холыклы, әдәпсез, әхлаксыз кешеләр илә йөрүдән, утырышудан вә сөйләшүдән сакланмак бик тиештер. Чөнки һәрвакыт утырышкан, күрешкән вә сөйләшкән кешесенең холкы вә кыланышы илә халыкланмак — адәм баласының табигатеннәндер. Әгәр дә шундый начар вә холыксыз кешеләр илә сөйләшсә, йөрешсә, бара-бара үзе дә шул кешеләр кеби начар вә холыксыз булуына һич шик юктыр. Әдәпле балалар һәрвакытта яхшы вә әдәпле балалар илә йөрерләр, утырышырлар, сөйләшерләр. Вә һәркем каршында яхшы вә әхлаклы булырга тырышырлар. Начар эшләр эшләмәсләр, үзләренең иптәшләре бер-бер әдәпсезлек кылса, ул баланы яхшылыкка димләп, әдәпсезлекнең начарлыгын аңлатырга тырышырлар.

Эчеңнең матурлыгы

Бер кеше үзенең наданлыгын белмичә бер хикмәткә керешсә яисә матур-матур киемнәр киенеп, галим вә белекле кешеләр арасына керешеп сүз сөйләшә башласа, хәзер наданлыгы беленеп, саескан кеби кем икәнлеге аңланыр. Шуның кеби адәм баласына да тышыннан гына матурланып яисә үзе белмәгән нәрсәләрне, беләмен, диеп йөрергә ярамыйдыр. Тышыңны матурлаган кеби эчеңне дә матурларга кирәк буладыр. Тыштан матур булган кеби күренеп, эчтән каралып йөрергә ярамыйдыр.

Икейөзле булмак

Кешеләргә ярар өчен, кешенең алдында бертөрле, артында икенче төрле сөйләп йөрүчене икейөзле диләр. Мондый кешеләр, адәмнәргә яхшы күренеп, берәр фaйдa итәр өчен яки берәүне алдау өчен, мондый яман сыйфатка кереп йөрерләр. Бу — бик начар вә ярамас эштер. Кешегә ярарга теләгән кеше, кешенең хәтере өчен бу кеше мине яратсын дип, күп ялган сүзләргә вә булмаган нәрсәләрне алдарга өйрәнер һәм ул кешедә булмаган яхшы сыйфатларны бар дип сөйләр. Мондый кеше күп вакыт начар кешеләргә дә ярар өчен, яман кешеләрнең яман сыйфатларын да яхшы дип сөйләр вә бәгъзе вакыт үзе дә аларга ярар өчен яман эшләрне кылыр. Шулай итеп, әхлагы бозылыр, яман холыкларга өйрәнер. Мондый кешеләргә шәригатьтә монафикъ диярләр. Бу кешенең һичбер сүзенә ышану, игътибар итү дөрес булмас. Чөнки ул һичвакыт чын күңеленнән сөйләми, бәлки, сиңа ярар өчен вә сине алдап файдаланыр өчен генә сөйләр. Андый кешенең мактавына да һич алданмагыз. Чөнки ул, сине яхшы күрүче булса, сине алдыңда мактамый, артыңда мактар иде. Әмма ул синең дошманың янына барса, аңа ярар өчен, сине әллә нинди явыз сүзләр илә хурлар, яманлар. Яхшы кеше һичвакыт кешене алдында мактамас, мондый икейөзлеләрдән берсе, хәзрәти Гали разый Аллаһы ганһе янына барып, аны бик югары күтәреп мактый башлагач, хәзрәти Гали: «Мин синең мактавыңнан түбән дәрәҗәдә булсам да, әлхәмдүлиллә, синең күңелеңдә булганыңнан күп югарымын», — диде.

«Киңәшләшү өчен гакылы булган ике-өч кеше җитәдер»

Киңәшләшү дип әйтүебез, бер эшне кылмакчы булсаң, ул эш нинди генә эш булсын, аны ялгыз үз белдегең белән генә кылмый, бәлки, башкаларга киңәш илә кылудыр. Эшләрне киңәш илә кылганнар хаталыклардан котылып, мең төрле файдалар хасил итәрләр. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре эшләребезне киңәш илә кылырга боеpды. Пәйгамбәребез: «Синең белән берәү бер эш хакында киңәшләшсә, ул сиңа тәмам ышанганлыгыннан киңәш сораган булыр. Бәс, син үзең ул турыда ни кылыр идең, аңарга шуны киңәш ит», — димештер.

Ялган сөйләшмәк

Ялган сөйләшмәк — бик яман холык вә гакылсызлыктыр. Ялганчы бала – Аллаһы Тәгаләнең һәм ата-анасының вә хәлфә, вә башка кешеләрнең дошманыдыр. Ялган сөйләшүдән бик саклану тиештер. Үзең бик зур начарлык кылсаң да, ялган сөйләшмәсәң, тугрылыклы булсаң, нинди начар эштән дә котылырсың. Ялган сөйләүче олуглар каршында һәм иптәшләре каршында кадерсез вә игътибарсыз булыр. Ялган сөйләшергә өйрәнгән кешенең күп вакытта ялганчылыгы сизелеп, оятка калыр. Кешеләр алдында ялган сөйләшеп оятка калу кеби дөньяда һич зур гаеп юктыр. Имди һичбер вакытта ялган сөйләшергә вә кешене алдарга өйрәнмәңез. Тугры сүзле булыңыз, бер мәртәбә ялганчылыгыңыз чыкса, мең мәртәбә дөрест сөйләсәңез дә, сезнең сүзләреңезгә ышанмаслар.

Остазлар. Директор

Адәм баласы үзенең үткән тормыш юлына әледән-әле әйләнеп карый. Әйләнеп карый да нәтиҗә ясый, күз алдыннан кичерә. Инде илленең теге ягына атлап чыккан кешенең баштан кичергәннәре турында