Хәсән Хәмидулла. «Тәрҗемәи хәлем»

Беренче өлешне шушы сылтама аша кереп укый аласыз

Бая утырыб уйлаб торгандагы карарым буенча, хатынымны дөканга куеб калдырыб, үзем шул эшкә яраксыз маллар белән Кемигә әти белән күрешергә китдем. Чикдән тыш әтиемнең шадлануына минем дә күңелем бик ярсуланыб, күземә яшьләрем килде. Әти миңа: «Угылым, бер дә курыкма! Син әле хаҗи кебек кеше булдың. Изге ислам йортындан изге туфракларын табтаб килдең. Әле монда Финляндиядә бик яхшы гына ябыш та, эшкә тотын… Син бит Төркиягә күчеб киткәндә фирмаларга бурычларыңны түләб китдең. Алар белән сөйләш. Алар сине яңадан күтәрерләр. Миндә 5000 марка акчаларың бар. Шуның белән әле алган кибетеңне бераз башкара белерсең. Эшең бик терәлсә, мин булышырмын», – диде.

Әтиемнең бу сүзләренә шадланыб, күңелем тынычланыб китеб, иске гадәтем буенча шул янымда алыб китергән чәпи малларымны җилкәмә узел бәйләб алыб, өйдән-өйгә йөреб сатарга китдем. Минем белән эш кылырга өйрәнгән мөштәриләрем мине күреб, шадланыб, кочаклаб алдылар. «Кайда йөрдең син?» – диеб сорауларына каршы мин вазыйгатемне аңлаткач, аларга бик җәллек кереб, шул китергән малларымны бик яратулары сәбәбле, ике көн эчендә бөтенләй, бик файдасын күреб сатыб бетердем. Кесәм акча белән тулды.

Хәзер инде минем байлыгым 10 000 маркага менде. Әтием дә, минем бу кадәр бәхетле булуыма хәйранга калыб, үзендән алачак бар булган 5000 марканы чыгарыб бирде.

10 000 марка саф акча белән Вазага кайткач, Төркиягә киткәндә 30 000 марка бурычымны түләб киткән фирма «Лясасила тикануя»га кердем. Алар мине Төркиягә киткәнемче бурычларымны түләгәндә белгәнләр иде. Алар, мине йөгереб каршы алыб: «Син кайттыңмы? Ник кайтдың?» – диеб сорадылар. «Хәзер инде сез миңа ярдәм итегез… Сездән маллар алганым тәкъдирдә түләве өчен абдыранмагыз», – дидем.

Бер шулай сөйләшкәнемез вакытында ап-ак сакалы белән «Лясасила…» хуҗасы үзе өстке катдан төшеб, мине күреб исе китде, үземнең хәзерге вазгыятем сөйләшкәч, ул миңа: «Бер дә курыкма! Монда без сине баетырмыз (диеб көлеб әйтеб), иртәгә безгә шундый маллар килә. Бүген әлдә гөмрүкдә (таможняда. – Х.М.). Ул малны без яһүди «Холстин»га гына сатамыз. Аларга сөйләмә, ул мал күпме булса да, әле китә. Ул бик модада… Фәкать шарты шул: «Холстин»га кайдан алганыңны әйтмә», – диде.

Дәвамы бар.

Хәсән Хәмидулла. «Тәрҗемәи хәлем»

Без Вазага килеб төшкәч, апам Хәлимә һәм җизнәй Садыйк Гайнеддинләрнең шадлыклары дөньяга сыймаслык булды. Аларның беренче сүзләре: «Сез инде монда калыгыз. Андый еракка Кемигә бармагыз…» – диеб безгә бәйләнүләре булды.

Бу без киткәндәге бер ел эчендә бик алмашынган шәһәрне багыб йөрергә китдек. Яңа эшләнгән чаршыда (базарда. – Х.М.) Хәлимәләрнең дә хатын-кыз күлмәкләре өчен яңа кибетләре бар булуы сәбәбле, шуны багарга китдек. Иске эшләрен дә ташламыйча, Вазаның рынкасында (базарында) чатыр белән Садыйк үзе сату итеб торганга, ул анда тукталыб калыб, без Хәлимә белән аның шул яңа чаршындагы күлмәкләр кибетенә аны ачарга китдек. Чөнки кибетләрне инде иртә белән ачу заманы иде. Кибет ачу белән үк ул, без һич уйламаганча, бик сату итә башлагач, безнең бик исемез китде, хәйранга калдык. Хәлимә безгә: «Менә бакыгыз: монда менә нинди сатулар шәб! Монда калсагыз, сезгә Алла бирер иде», – диде. Ул инде безнең фәкыйрьлегемезне белә, безгә инде мондый кибет кебекләрне ачыб маташырга насыйб түгел, безгә инде икмәк кайгысы гына кирәк. Кемидә бит бар да белгән, андагы финнең иң зур фабрикаларындагы эшче халкына өйдән-өйгә йөреб (асламчы) булыб сату итеб йөреб яшәргә була… Һәм әтием дә анда булганлыкдан һәм төреккә киткәндә әтием белән икәү бергәлеккә эшләгән өемезнең үз өлешемне аңарга сатыб киткән булсам да, әле дә әтиемдән 5000 марка алачагым да бар һәм минем анда яши белүем шөбһәсез булуы сәбәбле, Хәлимә апаемның монда калырга димләве мине мыскыллаган кебек кенә тоелды.

Шул өмидсез хыялларның һәм Хәлимәләрнең бик яхшы сату итү хыялла- ры белән төн буенча йокыларымда саташыб чыгыб, икенче көнне иртә белән шәһәргә чыгыб йөри-йөри шул чаршыга кердем. Хәлимә апам янә анда ишелеб-ишелеб сату итә иде. Унбишләб булган кибетләр арасында бу чаршының эчендә Хәлимәләргә каршы дүрт метр озынлыгында, ике метр киңлегендә бер кибетдә аз малы белән алучыларны көтеб утырыб торучы картрак ир янына барыб сүз башладым: «Кибетеңне сат. Мин аламын», – дидем. Минем ул сүземә ул бик шадланыб, мине сөйләшергә чакырды. «Кибетемне маллары белән сатыб алсаң, бирәм. Хакы 5000 марка», – диде.

Ләкин маллары да модадан чыккан, эшкә яраксыз чәчәкле критун, ягъни тәрәзә пәрдәләренә яки чаршауга гына яраклы булыб, алар да 500 метрдан артык юк һәм төрлесе төрле төсдә япун малы иде.

Мин, көлеб: «Болар бит берсе дә акча тора торган нәрсә түгелләр, боларны пичкә генә бәрергә. Бик бәя сорыйсың… Мин бушка да алмас идем. Ләкин Төркиядән акчамны бетереб киттем. 3000 маркадан артык акчам юк», – диеб, бик тырышлык белән хәлемне, вазыйгатемне аңлатдым. Һәм күземә яшьләрем дә килде.

Ул бераз уйлаб торды да: «Ярый алайса, хәлеңне белдем. Кызганыч кеше икәнсең… Мин барыбер моны ничек булса да бетерергә йөри идем. Кирасы (налогы. – Х.М.) бар бит. Бетде. Бир акчаңны», – диде.

Мин, акчаны биреб, ачкычны кулыма алдым. Кибет минеке булды. Кибетче булдым.

Мин әле уйга талдым: «Нишләдем мин, тилердемме? Бөтен акчам бит кулымдан китде. Кемигә барырга билет алырлык да акчам юк бит. Хәлимәләрдән алып торсам да бит, килер-килмәс аларга йөк булу бик оят булыр, моның да бит кирасы бар, аны кайдан алыб түләрсең (160 б.). Бу эшкә яраксыз маллар белән бит монда терәлеб торыб булмый…»

Шул кечерәк дөканымның (кибетемнең. – Х.М.) урындыгына утырыб хыялланыб торуымны мөштәриләре (сатып алучылар. – Х.М.) юк вакытда каршыдагы Хәлимә күреб, яныма йөгереб килде. «Нәрсә бу? Ник монда утырыб торасың? Иясе кайда?» – диде.

Мин аңарга: «Иясе инде мин булам! Сатыб алдым. Мин моның белән нишлим әле диеб уйлаб торам», – дидем. Ул, исе китеб: «Синеке? Сатыб алдың? Бу эшкә яраксыз чәпиләрне, төсләре киткән чүпрәкләрне?! Гакылың кайда иде? Күпме түләдең? Нишләрсең әле бу черегәнләрең белән?!» – диде.

Ләкин мин инде бу маллардан котыла белү чарасын хәзергә уйлаб алган, күңелем тынычланган иде. Ул тагын миңа: «Тиз генә боларны күздән югалт. Кешеләрдән яхшы түгел. Көлмәсенләр. Без сиңа сатарга үземезнең сатылмый торган күлмәкләрне бирәмез. Сатылмаса – кире кайтару шарты белән», – диде. Кешеләр көлүендән котылу өчен, аның китми торган малларын дөканыма. . . төяб, тезеб куйсак да бит, минем максадым – маллар сатылсын да, шуның белән яшәб булсын һәм кирасын да түли алыйк иде.

Дәвамы бар

Кытайда чәчсез кеше

Пекинга якын гына урнашкан Ван-фан-чак дигән авылда чәчсез ике кешене очраттым. Боларны күреп аптырап калдым, чөнки Кытайда чәчсез кытай күрү мөмкин түгел.

Боларның берсе – Абдуррахман – гаять дәрәҗәдә дингә бирелгән мөселман кешесе, гарәпчә исеменнән башка исемен дә кабул итми. Икенчесе – шуның улы Юныс әфәнде, кытайча исеме Мәрдиян-чин икән.

Бу кешеләр белән танышканнан соң, чәчләрен ник кистергәннәрен сорадым. Юныс болай диде:

– «Руху-л-бәйан»да (Исмаил Хаккы Бурсавиның Коръәне Кәрим аятьләрен аңлатып язган әсәре) язылганны укыдым. Ирләр хатыннар кебек бизәнергә- ясанырга тиеш түгел, дигән.

–Чәчләрегезне кайчан кистердегез? Кытайлар гаеп итмәделәрме?

–Чәч кистергәнгә өч ел булды. «Руху-л-бәйан»да язылганнарны укыгач, мин башта бу хакта атама әйттем. Ул шунда ук чәчен кистерде. Икенче көнне мин дә кистердем. Шуннан соң шәһәребездә кыямәт купты. Безгә бер яктан хөкүмәт кешеләре, икенче яктан голәмәбез ташланды. Аллаһының рәхмәте киң, нәтиҗәдә, бераз тынычландырдык, китаптан ул сүзләрне укып күрсәттек. Ниятебезнең сафлыгы коткарды безне.

Кешеләрнең рухи хәлләре бик гаҗәеп нәрсә. Менә мондый гади генә бер хәл миллионнарча адәм баласына ышану өчен үрнәк була. Шул ук вакытта, һич уйламаганда, шундый ук гади генә кешеләр тарафыннан ул ышану нигезеннән җимерелә дә ала. Гомумән, андый ышануларның нигезендә җаһиллек ята, ул аннары бер зәгыйфь кенә кешенең көчсез генә йодрыгы белән җимерелә дә.

«Нинди батыр бала!»

(Кытайда нәшер ителгән «Ерак Шәрык» журналында Тукай турында бер хатирә)
Россиядә булып узган 1917 елгы Октябрь инкыйлабы һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларыннан соң Ерак Көнчыгыш илләрендә