Бу театрны могҗиза димичә, тагын нинди сүз белән атыйсың?! Татарстанның Саба районы Урта Нырты авылы клубында оешкан «Арт-Грате» марионеткалар театры турында әйтүем. Театр дигәч, зур гына коллектив күз алдына килергә мөмкин. Әмма «Арт-Грате»ны нибары ике кеше оештырганын һәм эшләткәнен белсә, газета укучыларыбыз да, һичшиксез, шаккатачак. Шулай итеп, Урта Нырты курчак театрының әнисе һәм әтисе – Зөлфия Дробатухина һәм аның ире Вячеслав Грате белән рәхим итеп танышыгыз.

Зөлфия Дробатухина һәм Вячеслав Грате. /Фотолар – «Арт-Грате» театры архивыннан.
Аларның очрашулары да үзе бер могҗиза. Зөлфиябез Олы Нырты авылында туып үсә һәм Алабуга мәдәният-агарту училищесына хореографка укырга китә. Анда ул кияүгә чыга һәм ире белән Чиләбе якларына барып төпләнә. Чиләбедә бию осталыгын институтта тагын да камилләштерә төшә. Гаиләләре исә озын гомерле булмый. Чибәр, талантлы кызыбыз яңа мәхәббәтен очрата.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына «Кәҗә белән Сарык» әкияте (6+) сәхнәләштерелгән.
2021 елда алар ире белән Олы Ныртыга күчеп кайта. Зөлфия ханым мәктәптә бию дәресләрен алып бара. Мәктәп ябылгач исә күрше авылда клуб мөдире булып эшли. Аннары Урта Нырты клубына күчә. Вячеслав Грате җырчы да, биюче дә түгел, әмма күңеле һәрвакыт иҗатка тартыла һәм, иң мөһиме, ул хатыны Зөлфияне өзелеп ярата. Хатынына мәдәни агарту эшен алып барырга ярдәм итү йөзеннән ул марионеткалар театрын уйлап таба.

Бүген нәни генә театр репертуарында өч спектакль бар. «Про Федота-стрельца, удалого молодца», «Вершки и корешки» тамашаларын үз авылларында да, күрше-тирә авыллардан килгән халык та яратып карагач, Балтач, Арчага алып бардылар, хәтта Казанга алып килделәр. Һәм артистлар гаиләсенең иҗат куәсен күреп, республикабыз хөкүмәте театрга 250 мең сум күләмендә грант бирде. Шул акчага алар күптән түгел олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан аның «Кәҗә белән Сарык» әкиятен (6+) сәхнәләштерде.

Иң кызыгы шул: Вячеслав Тихонович курчакларны үзе ясый, үзе уйната, үзе тавышландыра. Башта пеноплекстан курчак ясый торган булса, хәзер полимер балчыкка күчкән. Аны әвәләгәннән соң мичтә яндырулары үзе бер тамаша.
Марионеткалар бөтен дөньяда иң авыр курчак төрләреннән санала. Шул ук вакытта иң тәэсирле курчак төре дә ул. Аның мөмкинлекләре, башка курчакларга караганда, күбрәк, әйтик, авызы ачыла-ябыла, аяклары йөри, кул бармаклары селкенә, башы борыла һ.б. Курчак җепләргә яки тимер чыбыкка тагылган һәм шулар ярдәмендә хәрәкәткә китерелә. Бу төр курчаклар юкка чыгып бара. «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында да марионеткалар белән куелган тамашалар бармак белән генә санарлык. Аларны да Илгиз Зәйниев режиссер булып килгәч сәхнәләштерде. Ягъни байтак вакыт сәхнәдә марионетка курчаклар юкка чыгып торды дисәк ялгыш булмас. Ә монда Саба районы Урта Нырты авылында үз репертуары, үзенең курчаклары булган марионетка театры эшли! Могҗиза түгелмени?!

Һәр спектакль өчен дистәгә якын курчак ясала. Костюмнарны Зөлфия ханым тегә. Сәхнә бизәлешләрен Вячеслав Грате уйлап таба. Бүген алар Саба районы мәдәният йорты канаты астында иҗат итә. Үзләренең машиналарына сыймагач, мәдәният йорты автобус биреп тора. «Кәҗә белән Сарык» тамашасын Арча, Балтач балалары көтә, ди Зөлфия Дробатухина һәм Вячеслав Грате. Аларның башка район һәм шәһәр балаларын да марионеткалары белән сөендерәселәре килә. Мәктәп, клуб җитәкчеләре, форсатны ычкындырмагыз, бигрәк тә олуг Тукаебызның 140 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә Сабаның Урта Нырты авылыннан хикмәтле театрны кунакка төшерергә ашыгыгыз!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала