Тәнзилә ГАЛИМУЛЛИНА: «ТОРМЫШЫМ – КУЕ УРМАН!»

«Казан утлары» журналы каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясендә шөгыльләнүче язучы яшьләр (остаз – Гөлүсә Батталова)
Шагыйрә Тәнзилә Галимуллина тумышы белән Балтач районы Нөнәгәр авылы кызы. Бүген Казанда яшәп иҗат итә, укытучы булып хезмәт куя.

Хәзерге Марий Эл Республикасы Звенигово районының Суслонгер бистәсе янындагы урман. Бөек Ватан сугышы елларында биредә зур фаҗига буларак тарихта калган Суслонгер хәрби өйрәтү лагере урнашкан була. Шулай ук ул елларда мари урманнарын кисү эшенә бик күп хатын-кыз көче җәлеп ителгән. /В.Васильев фотосы
(Шигъри бәет өслүбендә)
Шаулый урман, сайрый кошлар,
Тын ала азга гына.
Керсәм шунда, түзәлмам күк
Күңелем газабына.
Шыгыр-шыгыр килгән агач
Моңсу бер көй көйләде.
Сугыш чоры хатыннары
Ниләр генә күрмәде…
Сөйләсәң – тел, язсаң – кәгазь
Чыдамас күргәннәргә.
Сөйлим... Сүзем дога булсын
Шул елда үлгәннәргә.
Күз яшьләрен хәтерлидер
Суслонгерның урманы.
Чәчкәдәй яшьлек елларын
Мари юлы урлады.
Яшь егетләр генә түгел
Сугышка дип юл тоткан.
Без, кызлар да, өйдән китеп,
Бу газапка юлыккан.
Урман шаулый... Түзә алмый
Йөрәктән тама яшем.
Күпне күргән куллар белә
Урманны кисү эшен.
Агач кистек япь-яшь кызлар,
Тулды хезмәт нормасы.
Ул чактагы тилмергәннәр –
Бүген йөрәк ярасы.
Ирләр күтәрә алмаслык
Агачларны төядек.
Өйгә кайтып, әнкәй белән
Чәй эчәргә теләдек…
Кайтты өенә Майсәвәр
Ясаган чәе калды.
Милиционер дигәнең
Шунда ук кулга алды.
Төрмәдә җан бирде мескен,
Яшь гомере өзелде…
Өстенә агач төшеп тә
Ничәмә кыз изелде.
Урман белми шауламый ул,
Җаны анда яшьләрнең.
Тамырына сеңдергән ул
Кызларның күз яшьләрен.
Еларлык шул: башта бер шәл –
Шакмаклы иде, юка.
Салкыннарда өши идек,
Чыгардай булып юкка.
Аякта тишек чабата,
Суык йөгерә эчкә.
Истә нәзер дә әйткәнем:
Исән-сау кайтсам, өч-дүрт көн
Менеп утырам мичкә.
Хәтеремдә: салкын көздә
Яртылаш кереп суга,
Кырым кызлары агачны
Төйиләр иде салга.
Бозлы суда аяк туңа,
Тик булмый бер сүз әйтеп.
Милиционер абзыең
Ярдан тора күзәтеп.
Үзәккә үтте, үзәккә…
Көнгә бер сынык ипи.
Ачлыктан тилмергән чаклар
Һич күз алдымнан китми.
Сыкрап шыңгырдый агачлар,
Хәлне аңлый җир-ана…
Сугышка дип киткәннәрнең
Каннары тамды аңа.
Озаттым мин дә тәмугка
Өзелеп сөйгән ярымны.
Әйтерсең лә ул минутта
Җир урталай ярылды.
«Китәм инде, Мөслимә, – ди. –
Сабыр булыйк, яшь түкмә.
Син көт кенә кайтуымны,
Берүк кияүгә китмә!»
Әхәткә булган сөюем
Иркен иде, киң иде.
Яшәр өчен уңыш биргән
Басу-кырга тиң иде.
Басуларда арыш үсә,
Сыйпап үтә җилләре.
Ирләр китә, елап кала
Туып-үскән җирләре.
Басуда арыш камчылый
Яшен яктысы кебек.
Сугыш кырларыннан кире
Исән йөреп кайт, егет…
Фронтка яше җитмәгән
Йә яраксызы калды.
Андыйлар урман кисәргә
Кулына пычкы алды.
Җинаятьчеләр белән дә
Туры килде эшләргә.
Үзебезне саклау өчен
Белә идек нишләргә.
Кызлар белән бергәләшеп,
Бәйләнеп яттык бауга.
Андый-мондый хәлләр булса,
Ни әйтик сөйгән ярга?
Намуслы авыл кызлары,
Сабыр идек, оялчан.
Көттек, яудан ярым кайтыр,
Кочар дип берәр кайчан.
Гөрләтеп туй итәр чаклар
Килер, дидек, безгә дә.
Җан гына яраланмасын,
Тән ярасы төзәлә…
Түзәргә икән, түзәргә…
Сабырлык тиң алтынга.
«Мөслимәкәй, син сабыр бул
Җир йөзендә башка юк ул...» –
Диде соңгы хатында.
Юк, юк, дим, Аллаһ хакына
Бирмәгез мондый хәбәр.
Сүзендә тора, торыр ул,
Кайтам дип киткәч әгәр.
Суслонгер урманнары ник
Мине алып калмады…
Бу хәбәрдән соң ничә көн
Сулган йөрәк канады.
Урман кистек, ауды агач,
Куркудан очты кошлар.
Кайтыр дигән өмет белән
Яшәлде ничә кышлар…
Май айлары урманнарга
Сулышын өргән мәлдә,
Истә ул көн, истә менә
Бүгенгедәй әле дә.
Әхәтем кайтты яныма
Яралы, хәлсез килеш. –
Әйттем бит кайтачак ул, – дип…
Сугышта калган, имеш.
Ул шулай булырга тиеш…
Тиеш иде, минемчә.
Ә бит сугышка дип китеп,
Кайтмый калганы ничә.
Сугыш кырында, белмимдер,
Күпме үле тән ята…
Алар тырышлыгы белән
Бездә алсу таң ата.
Кошлар кайта җылы яктан,
Яфрак яра һәр агач.
Җанда яралар яңара
Үткәнне искә алгач.
Искә алып сөйләр сүз күп,
Тормышым – куе урман.
«Минем күргәннәрме бу?» – дип
Кайвакыт уйлап куям…
...Шаулый да, шаулый урман!..
2025 ел, сентябрь.
МИН КОЯШНЫ СӨЯМ
Туры төбәп карый алмасам да,
Мин кояшка сөю аңлатам.
Нурын чәчеп иркәләгән өчен,
Иртәләгән өчен яратам!
Иртәләрем балкып торса әгәр,
Кояш нурларына күмелеп,
Яңа көнгә өмет алып килгән
Кояш кебек була күңелем.
Учка сыяр төсле кояш үзе,
Нинди көчкә ия нурлары.
Кичкә кадәр кара болыт кына
Капламасын димен нибары.
Көн бизәге – кояш бату белән,
Җир өстеннән китә яктылык.
Мин кояшны сөям... Караңгы төн
Калыр инде мәңге ят булып.
ПОЧТАЛЬОН АПА
Ничек хәлләр синең, таныш апа?
Сумкаң бигрәк авыр түгелме?
Почта тартмалары менә тагын
Гәҗит-журнал белән күмелде…
Аргансың күк, озак йөрелдеме?
Күпме йортка кереп чыгасың.
Хөрмәтле һәм кирәк бу эшеңдә
Аяк белән җилкәң чыдасын.
Күрше-күлән нинди гәҗит укый?
Хат алучы инде бик аздыр.
Кайнар сәлам юллап якынына
Элек кенә күпләр ул язды…
Гәҗит белән журнал йорт эчендә
Кимемәсен генә хат кебек.
Таныш апа, хәлең белим әле,
Узу кая сине ят күреп.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА