Нурихан Фәттах көндәлекләре

Көндәлекнең башын монда укый аласыз

1 ноябрь, 1988 ел

(Бу өзек минем көндәлектән. – Р.Ф.)

Нуриханның алфавит турындагы мәкаләсен «Социалистик Татарстан»га илтеп бирдем. Шәех Зәбировка. (Алга китеп, шунысын өстәп куярга кирәк: декабрь урталарында Роберт Батулланың миниатюралар спектаклен карарга баргач, Шәехне очраттык без. Җыларга җитешеп гафу үтенде. «Мәкаләңне бастыра алмадык, зинһар, гафу ит», – ди, Нуриханның кулларын үбә…)

Нурихан Фәттах көндәлекләре

«Безнең мирас» журналын көтеп алып, бер җөмләсен дә калдырмый укып барам. Гыйбрәтле язмышлар, тарих… Журналның 8 нче (2021) санында галим Миркасыйм Госмановның көндәлегеннән язмалар басылган иде. Бу минем өчен кызыклы яңалык булды. 27 яшьлек М.Госманов Алтын Урда чорын өйрәнгән, 1962 елда Сарай-Бәркә хәрабәләрен казуда катнашкан икән. 1957 елда 29 яшьлек Нурихан Фәттах та Болгарда археологик тикшеренү эшләре алып бара. Мәскәү профессоры, тюрколог А.П.Смирнов җитәкчелегендә җәй буе җир казый. Тарихны күзе белән «күрә», кулы белән «тотып» карый, җитәкче сөйләгәннәрне күңеленә сеңдерә. Туктаусыз фәнни китаплар уку, архивларда казыну, тырышлык бушка китми – бу иптәшләрнең берсе атаклы тарихчы-галим, икенчесе танылган язучы, тарихи романнар авторы булып китә.

Авыл урыны

Урамнары әле беленеп тора,
нигез саен — чокыр, багана.
Шау чәчәкле алмагачын күреп
килеп кердем үтеп барганда,
Арба эзен күмгән яшел чирәм,
бака тавышлары сазлыкта.
Киртәләрен баскан алабута,
авып ята черек казыклар.

Таңбага

«Кулъязмалар янмый» дигән гыйбарә бар. Хакмы-түгелме, күңелдә ниндидер өмет уята ул. Янган очракта да алар бөтенләй юкка чыкмый, сәмави архивларда сакланып каладыр, бәлки. Ләкин безгә бу фани дөньяда аннан ни мәгънә? Кулъязмалар яна, юкка чыга. Бу бигрәк тә аяусыз сугышларда җиңелеп дәүләтен җуйган халыкларның мирасына хас фаҗига. Аларның рухи байлыгын йә тәмам юк итәләр, йә үзләштерәләр.

Чын милиционер

Шулай бер елны утыз тугызынчы бистәдә мәчет ачуда катнаштым. Җыелган кунаклар Татарстан Диния нәзарәтенең ул вакыттагы рәисе, мөфтие Госман хәзрәт, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт чапаннары эченә «тупланып», яңа мәчет бусагасы алдына менеп бастылар да, гүяки, ике өлешкә бүленеп, төзелешкә ярдәм күрсәткән өчен башта беренчеләре – икенчеләрен, аннан икенчеләре беренчеләрен мактап, бүләккә кәләпүшләр, кояшта ялтыр-йолтыр килгән шәһадәтнамәләр өләшә башладылар. Сүз боткасы шулкадәр куерды ки, хәтта җәмәгать үзенең ни өчен җыелганын да онытып җибәргән сыман тоелды. Бу эчпошыргыч манзара мондый бүләкләрне алырга тиешле бер милиция подполковнигына (фамилиясе Кәбиров бугай) килеп терәлгәч кенә туктады. Ул, бусагага атылган ядрә сыман очып менеп, кәләпүш белән елтыр кәгазьне кулына төшерде дә: «Мөселман халкына хезмәт итәм!» – дип честь бирде дә, башка бер сүз дә әйтмичә, шундый ук тизлек белән урынына басты.

Фаил Шәфигуллиннан – Шәүкәт Шәфигуллинга (Үткәннән хатлар)

«Паратск зур кала…»
(Халык җыры)

Сәлам Зеленодольск калаларыннан!

Исәнме, абый! Кайнар сәламнәребезне кабул ит. Сәлам әнидән дә, миннән дә. Үзебез әлегә исән-имин, әкрен генә кыштыр-кыштыр яшәп ятабыз. Әллә ни кылтайткан да юк инде шунда. Кеше кебек. Әнә шундый (рәсемдәге) агач йортта яшәп ятабыз инде без. Аскы катта. Бер тәрәзә, бер бүлмә. Тәрәзә ишегалдына карый. Тәрәзәдән карасаң, тигезле-тигезсез тезелеп киткән утын сарайлары күренә. Ә тагын да арырак безнеке шикелле үк йорт түбәсе караеп тора. Ара-тирә, анда-санда юкә агачлары үсеп утыра. Ишегалдында көне буе чыр-чу килеп малайлар уйный, кичләрен карчык-корчыклар җыелып, дөнья хәлләрен «җиңеләйтеп» утыралар.