Пар чынаяк куйдым…

Кичә генә әле икәү идек…
Бүген менә…
тагын үзем генә.
Бер могҗиза булыр —
кайтыр, диеп,
Пар чынаяк куйдым өстәлемә.
Кичә генә әле икәү идек…
Бүген менә…
тагын үзем генә.
Бер могҗиза булыр —
кайтыр, диеп,
Пар чынаяк куйдым өстәлемә.
Бер күрсәм дә гашыйк булдым,
Мең күрсәм дә туймадым.
Җаным-тәнем белән сөйдем –
Хисләремне тыймадым.
Язгы бөредәй тулышкан хисләр,
Күзгә-күз карап үтелгән кичләр…
Сөю күңелнең тәрәзен какты —
Йөрәк йөрәкне мәңгегә тапты.
Ялгыз аккош күрдем күлләрдә,
Калтырана көзге җилләрдә.
Ялгыз аккош кебек ялгыз калдым
Кавышабыз дигән көннәрдә.
Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа — белгән юк?
Зәнҗәбил (имбирь) — Һиндстан утрауларында үсә торган бер үсемлекнең тамыры. Медицинада бик киң кулланыла. Аерым алганда, температуралы кешегә ашкайнатуын көчәйтү һәм җиңеләйтү өчен кулланалар. Тагы эчке катуларга, чәнчешүләргә, бармак буыннары сызлаганга файдалы. Шулай ук күкрәк авыруларына, тавыш беткәнгә файдасы күп. Башка дарулар составында да кулланыла. Зәнҗәбил куәт бирүчеләр төренә керә. Аны уып, 18 бодай кадәр шикәр белән катыштырып кулланалар. Зәнҗәбил аптекаларда да сатыла. Аның мораббасы (вареньесы) шулай ук яхшы.
Балачагымдан ук дөньяны күп гиздем,
Шатлык көнләре дә булды, ачы хәсрәткә дә түздем.
Дөньяда мин генә түгел, хәсрәтле күп,
Сабыр итмәсәң, һәр көнне күз яше түк.