Журнал «Безнең мирас»

Фатих Хөсни 1937 елда ничек кулга алынмый калган?

Бу турыда әдипнең "Минем тәрәзәләрем" исемле автобиографик әсәрендә тәфсилле бәян ителә. Чынлап та: дуслары кулга алынып, үз чиратын көтеп йөргән мәлдә әдип ничек качып котыла? Сүзне авторның үзенә бирик.


ЯРЫП КАРАГЫЗ: ДОШМАН ЧЫГАРМЫ?


«А»сын әйткәч, «Б»сын да әйтик: ни өчен соң мине Язучылар союзыннан һәм редакциядәге эшемнән чыгардылар? Кәгазь барысын да күтәрә, өяргә мөмкин булган сүгенү сүзләрен барысын да өйделәр, әмма азмы-күпме тотып күрсәтердәе дә юк түгел иде. Беренчедән, 1930 нчы елда басылып чыгып, яртысы таралу белән җыеп алынган «Җир тыңлый» романы тамакка килеп тыгылган таш булды. Хәер, үз вакытында шау-шуы да бик зур чыккан иде моның. Имештер, мин, ул чагында әле егерме ике яшьлек комсомолец, элек тырнагым белән җир сөргән крестьян малае, әлеге әсәрем белән матур әдәбиятта кулак идеологиясе үткәзеп ятканмын. Утызынчы елны «үткәзеп ятучы» булган булсам, утыз җиденче елны инде «сөйрәп кертергә маташучы» кешегә әверелдем. Дөрес, үз вакытында бу мәсьәлә буенча мине бер кат «иләгәннәр» иде инде, рецензентлардан кайберсенә фирка шелтәсе дә эләккән иде. Ләкин бүтән кешеләрнең тырнак астыннан юк тузанны эзләп табарга тырышканда, җидееллык тузанны актарып атып, аннан бу «фил үләксәсен» көн яктысына чыгару читенме соң? Икенче бик зур гаеп: без Ялтада ютәл чире белән авырып ятучы Галимҗан Ибраһимовка яшь язучылар исеменнән, имештер, яшертен хат язганбыз һәм ул хатта аны «үзебезнең остазыбыз» дип атаганбыз. Урын өстендә ятучы зур әдипкә азмы-күпме мәгънәви көч кертмәсме дигән яхшы нияттән чыгып язылган безнең ул хатыбыз, Г.Ибраһимов «халык дошманы» дип кулга алынганнан соң, безнең үз башыбызга бәла булып төште. «Әгәр сөрсегән милләтчелек сөременнән исергән булмасагыз, сизәргә тиеш идегез: Г.Ибраһимов хәзергесе көндә халык дошманы, нишләп ул сезнең остазыгыз булсын! Һәм, гомумән, бөек юлбашчыбыз Сталиннан бүтән кемне дә булса остаз итеп санарга мөмкинме сон?» — дип бәйләнделәр безгә. Хәзер, ул вакыттан бирле егерме биш-егерме алты ел вакыт узганнан соң, шәхес культы һәм аның күзләрне томалагыч зарарлы йогынтысы җилгә очырылганнан соң, бу беркадәр сәеррәк тә тоела: шул дәрәҗәдә үк сукырайган булдыкмы икәнни? — дисең. Ләкин ул вакытта безнең үзебезгә дә шактый куркыныч гөнаһ булып күренде бу эш: «Чыңлап та, игътибарны каядыр читкә юнәлтергә маташу сымак бернәрсә булып чыккан бит бу», — дип уйладык без. Чүп өстенә чүмәлә килеп ауды дигән сүз. Хатка кул куючылардан Абдулла Алиш, Абдулла Әхмәт, Галимҗан Мөхәммәтшин һәм мин — барыбыз да бердәй каһәрләнгән һәм менә-менә кулга алуларын көтеп йөрүче без — дүрт гөнаһлы бәндә, бер-беребездән шикләнеп («ул чакмадымы мине?»), шул ук вакытта бер-беребездән юаныч эзләп («аны алып китмәгәннәр икән, димәк, әле миңа да килеп җитмәсләр»), көнгә караңгылык төшү белән, курка-курка гына бер-беребезгә килеп, ишек кагабыз һәм, өйдә утырып, килгән-киткәннең күңеленә шик төшермәс өчен, йомыш булса да, булмаса да, урамга чыгып китәбез. Төннәр буена, һич югы, ярты төн авышканчы урамда буталып йөрибез. Галимҗан Мөхәммәтшин, Абдулла Алиш һәм мин — ул елларны без өчебез бер тирәдә: Алиш Достоевский урамының бирге башында, үз йортлары белән торучы бер рус мещанының гроб кебек тар, озынча бүлмәсендә, мин шуннан Айвазовский урамы аша, хәзерге Ульяновлар урамында, югарыда кайта-кайта тасвирланган бердәнбер тәрәзәле кечкенә бүлмәдә торам, Галим, әлеге шул Айвазовский урамы аша кире үтеп, чокырда — Овражная (хәзерге Госпиталь урамы) дигән урамда, кияүдән кайткан кызы һәм оныклары белән торучы Варвара Романовна дигән тол карчыкның бер бүлмәсен били иде. Күрәсез, торакларыбыз һәм байлыкларыбыз ягыннан бер-беребездән бернинди дә өстенлегебез юк, тегендә барсак та шул бер бүлмә, монда килсәк тә шул бер. Тегендә барсак та шул бер ярлылык, монда килсәк тә шул: кайсы кайда ташланган китаплар, языла башлап та бетмәгән шигырьләр, чәчелеп ята торган кофе пачкасы, кәгазе майланган хәлвә калдыгы. Бусы бигрәк тә Галимдә була торган иде, һәм мин аны менә хәзер дә, күпме еллар үткәннән соң да, бер кулына китап, икенче кулына хәлвә кисәге тоткан хәлдә, куян кебек «мелт-мелт» күшәп, укып утыра итеп күз алдыма китерәм.
Һәм менә ул утырган җиреннән дәррәү сикереп тора да, өстәлдәге кәгазьләре арасыннан тиз генә берсен алып, кечкенә гәүдәсенә караганда шактый ук зур тавыш белән укырга тотына:


...Кинәт миндә ден-делин дә ден-делин,


...Телефонда кайсыгыз бу? Кем сөйли?


Шул куркыныч елларны иде кебек, ул гаять зур мавыгу белән, әйтер идем, балалар кебек телен бер якка чыгарып, тәмам онытылып һәм зур осталык күрсәтеп, Корней Чуковскийның «Мойдодыр»ын һәм «Телефон»ын тәрҗемә итте. Мин исә, шигырьдән башланып киткән элекке өянәккә бирелеп, Эдуард Багрицкийның «Пионерканың үлеме» дигән поэмасын татарчага «аударып салырга» маташып йөрдем.


Эдуард Багрицкий дигәннән, Галимнең дә, минем дә — ул чагында шигырь «җене кагылган» безнең барыбызның да уртак «пигамбәребез» иде Багрицкий. Кургашын кебек салмак образлары, кара каурыйлы иске романтикасы, кош аулаучылары, контрабандистлары белән, барыннан да бигрәк, революцияне бөтен катылыгында-кырыслыгында һич төчеләнүсез кабул итүе һәм җырлавы белән ул безне үзенә әсир иткән иде.
Кемнең әле үзе турында, үзенең балачагы, яшьлеге турында шушы хәтле рәхимсез һәм шушы чаклы туры итеп әйтә алганы бар икән?!


Шундый болганчык һәм борчулы көннәребездә безгә онытылу көче һәм мавыгу ләззәте бирә алган бу зур шагыйрьнең, күрәсең, без төшенеп җитмәгән, бары так тоярга-ләззәтләнергә генә мөмкин булган ниндидер эчке «тылсымы» тарткан булса кирәк, һәм без — үзебез турында инде шикләнеп уйлый башлаган «сөрелгән кешеләр» — рөхсәт ителәме безгә, рөхсәт ителмиме, аңа карамастан, шагыйрьгә ияреп, революциянең катылыгына чын күңелдән соклана идек:


О, мать-революция не легка,


Трехгранная откровенность русского штыка.


һәм кабул итәрләрме-юкмы без эшләгәнне, аңа карамастан - эшли идек. Әнә шулай - бер яктан, борчылып, икенче яктан, поэзиянең һәрвакыт күңелне иләсләндереп торучы «сихер»еннән баш айнымыйча, төн белән көн арасында буталып эшсез йөргәндә, капкабызны төбенә хәтле каерып ачып, яңа бәла килеп керде. Көткән дә идек, берьюлы аптырап та калдык.


Шулай бер заман, башны кая куярга белмичә, урам таптап кайтып киләм. Кызыбыз Фәридәне җәйге ял вакытында үзебез белән алып барып, авылда, дәү әниләрендә калдырып кайткан идек. Хатыным Мәрфуга, кызны да алып кайтмакчы, бераз торып та килмәкче булып, кечкенә Рафаилне алып, янә авылга киткән иде. Өй буш, күңел буш, урам шулай ук буш булып күренә иде (бәлки, бу шуныкы да булгандыр: белгән-күргән кешеләрнең күзләренә чалынмас өчен без ничек тә бушрак, арткырак урамнардан йөрергә тырыша идек).


Ялгыз өйгә күңел бик тартмый, тукта, мин әйтәм, Галимгә сугыла узыйм. Борылдым Овражный ягына.


Барып җитсәм, капка төбендәге скамьяда, иске шәлгә төренеп һәм яхшы ук бөрешеп, Романовна башын салып утыра.


— Хәерле кич, Романовна. Ял итеп утырабызмы? — дип, ерактан ук үз кешеләрчә исәнләшеп, килеп туктадым.


— Сидим вот, горюем, — дип, башын күтәрмичә, тонык кына итеп җавап кайтарды Романовна. Күңел кинәт куркынып куйды: «Тагын нәрсә ишетәм икән, Ходаем?» Шундук сорарга ничектер уңайсыз, әмма сорауның кирәге дә шулкадәр генә, тонык тавышы, өзеп-өзеп чыгарган шул берничә сүзе белән Романовна бөтенесен әйткән иде инде. Шулай да, ничек итеп кенә булса да, сүзне ялгамыйча мөмкин түгел иде.


— Нәрсә булды соң мин белмәгән?


— Ишетмәдегезмени? Алимны алып киттеләр бит.


Шуннан соң нәрсә турында сөйләшкәнебезне хәтерләмим, сөйләшә алмадык кебек. Ә менә шул, йөрәктән өзелеп чыккан шул сүзләр, гади рус карчыгының кечкенә генә татар шагыйре турында чын күңелдән кайгырып әйткән: «Сидим вот, горюем», «Разве не слышали, Алима ведь забрали», — дигән сүзләре хәтердә кургашын ядрә валчыкларыдай утырып калганнар...
Әйтелмәгәне, әйтергә мөмкин түгеле, ә күңелне өшетеп узганы тагын шул булды: «Галим дә киткәч, димәк, миңа да чират җиткәндер». Әмма кунакка әзерләнү түгел, өйгә кайтып, кулны кушырып утырасы килми. Бигрәк тә хатынсыз, бала-чагасыз өйдә. Алдан сөйләшкән буенча хатыным әле атна-ун көнсез дә кайтачак түгел, кем белә, бәлки, кар явып, беренче чана юлы төшкәнне үк көтеп ятуы бар. «Нәрсә булса, шул, — дидем мин, кискен карарга килеп, — алсалар, шуннан — бала-чагаларым яныннан алып китәрләр, ичмасам, якыннарыма әйтәсе сүзләремне әйтеп калырмын».


Шушы карар белән, шул кичне, шул минутларда ук диярлек, өйгә йөгереп кайттым да күршебез Фаня Эмануэловнага күңелемдәген һич яшермичә әйттем. Аннары, ул-бу була калса, өстемә бәла китерүе мөмкин дип тапкан китапларны, шул җөмләдән Галимҗан Мөхәммәтшиннең үз кулы белән язып биргән шигырь китапларын да янып торган мичкә аттым да, кесәгә бер сынык икмәк тыгып, һәм бүтән бернәрсә дә алмыйча, кичке сәгать сигезенчедә, көнгә караңгылык төшкәч, төнгә каршы, шәһәрдән җитмеш километрдагы авылга юлга чыктым.


Ноябрь башы, әле туңдырып, әле туң балчыкны чиратып, әле яңгыр, әле кар күрсәтеп торган чак. Үзегез беләсез, җәяүле юлчы дигәнебезнең аягында шәһәрдә йөрү өчен генә яралган ботинка-галош булып, галошын адым саен үзле пычрак суырып торса, шуның өстенә аны артыннан курку да куа килсә һәм, бер үк вакытта, башы: «Ярып карагыз, дошман чыгармы миннән? Нишләп болай тинтерәтеп йөртәсез мине?»—дигән дәгъвалы сораулар белән дә тулган булса, аның өчен мондый караңгы төндә, пычрак ерып, ялгыздан-ялгыз авылга сәяхәт итүнең ни дәрәҗәдә кыен бер эш булганлыгын, шәт, чамалый торгансыз. Шәһәрдән унбиш километрлар чамасы киткәч, Богородский дигән рус авылында кунып чыгарга булдым. Әмма анысы да мин уйлаганча җиңел генә килеп чыкмады. Вакыт байтак киткән, сәгать унбер тулып килә, авыл кешеләренең күбесе йоклап беткән, «исән калган» утлы тәрәзәләргә барып шакысаң, син гозереңне әйтеп бетергәнче, алар җавапны биреп куялар. Әлҗе-мөлҗе ут яктысында күзләрендә аермачык күренеп торган шик ялтырый: «Кертүен кертер идек тә без сине, әмма ләкин бик шома күренәсең, егет: өстеңдә ялык-йолык килеп торган күн пальто, башыңда эшләпә, әмма күзләреңдә бер дә өмет заты күренми, берәр җирдә кеше үтереп, качып баручы түгелме соң син?» Шулай дигән төсле итеп карыйлар.


Ләкин дөньяда яхшы күңелле, кешегә ышанып карый торган мәрхәмәтле кешеләр дә бетмәгән икән. Карчыгы белән икәве генә калган көрәк сакаллы бер рус карты һич икеләнүсез кертте. Әле җитмәсә, карчыгыннан кайнаган сөт китертеп, сап-сары каймаклы куе сөт белән дә сыйлады. Шуның өстенә, җылы сәндерәгә иске толып атып, йомшак урын әзерләп бирде. Шуның да өстенә тагын, яткач, күрәсең, йоклап китә алмыйча булса кирәк, карчыгына әйткән булып, ләкин миңа да ишеттерерлек итеп, сөйләнеп куйды:
— Күренеп тора, аптыраганнан йөрүче, ә син... теге ни. Ә үз малаең, Гришаң, мәйтәм, шулай берәр бәхетсезлеккә дучар булып, ишектән кире кагылса, ә? Хырлый да башлады, ә кеше аңарга сүз сөйләп тора.


Күземнән яшь агып китте, үземне кызганудан түгел, кешеләргә ышану шатлыгымнан. Юк, дөнья мәңге болай болганчык булып тормас, тормаска тиеш! Ник дисәң, анда шиккә караганда ышану, төрмәләргә караганда дворецлар, тургайлы далалар күбрәк. Менә моны инде берәү дә шик астына ала алмас!


Иртәгесен әлеге теге сөтле крынка тагын килде. Өстәвенә чажлап торган кайнар самовар да килде... Хуҗа карт каршыма үзе утырып, сөтләп чәй ясый-ясый, әмма кайдан килүем, нишләп йөрүем турында һич төпченмичә, хәтта, киресенчә, үз тормышыннан, карчыгы Агафья башыннан кичкән кызыклы-кызыклы маҗаралар сөйләп, ипи-тоз, якты йөз белән сыйлап чыгарды.


Төнге салкын нык кына туңдырган, юл каты, атларга җиңел, бигрәк тә шунысы истә калган: бик зур, бик матур булып кояш чыккан, аның кыеклап сибелгән иртәнге нурларыннан кырау каплаган уҗым басулары эреп китәргә бик үк ашыкмасалар да, шулай да җирнең кешеләргә яхшылык теләүче яшькелт елмаюы җәелеп күренә иде инде. Аннары тагын теге көрәк сакаллы рус картының ачьнк йөзе дә күз алдымнан һич китми иде. Кыскасы, юлның бу ягын шәбрәк атлап кайттым мин.


Кояш күтәрелә төшкәч, туң җирнең өске катламы эреп, юл авырайды, аякка сылана, галошны «тешли» башлады. Шулай да, иртәнге күтәренкелек, шәһәр талкысыннан котылып, киң кырлар кочагында уйларым белән ялгыз үзем генә калу миңа — җәяү йөрүне күп күргән авыл кешесенә — көч бирә, шул көнне ничек тә кайтып җитәргә ашкынып, арыганлык белән исәпләшмичә, һаман атларга тырыша идем.


Кояш батып, көнгә караңгылык төшә башлаганда, мин инде Балык бистәсе районы чикләренә кердем. Солтан авылын чыгып барам, әмма авылдан һич чыгасы килми, шуның өстенә, урамда очраган кешеләр дә кунып китәргә киңәш бирәләр иде... Мин кайтасы Чүкәй авылына әле ун километрдан артык, әлбәттә, кунып кипкән булсам да ярыйсы икән. Шул пычрак юлда кырык биш километр чамасы ара үтелгән, бик арылган, аннары тагын тәрәзәләрдәге утлар да, үзләренә чакырып торгандай, рәхимле җемелдиләр иде. Әмма мин үҗәтләнгән идем ул кичне. Солтан авылын чыгып киттем һәм, юлда адашып, көзге төндә кырда кунып кала яздым. Ул шыксыз караңгы төндә, ялан уртасында ялгыз баштан кичергән уй-хисләрне хәзер инде, ничәмә еллар үткәннән соң, кабаттан яңартып та булмый һәм аның кирәге дә шулчаклы гына. Әмма язучы өчен бернәрсә дә, хәтта иң ямьсез хисләр дә, артык түгел. Мин аларны үземнең хәтер «сандыгыма» салып куйдым, андый-мондый адашкан ялгыз юлчы турында язарга туры килсә, запас буяуларым бар, аптырап калмаячакмын. (Бер җае чыкканда әйтим, «Җәяүле кеше сукмагы» романында, кечкенә чана тартып тегүгә китеп барышлый буранга тап булып, кырда адашып калган Корбангали абзый белән улы Сәфәргали кичерешләрен тасвирлаганда, мин ул буяуларны бераз гына файдаландым да кебек. Шулай да алар аталы-уллы икәү, аларның кичерешләре ничектер башкачарак чыкты.)


«Новая деревня» дигән рус авылы янындагы чокырда, алынмыйча калган иске печән чүмәләсе төбендә күшегеп утырган җирдән мине Питрәч ягыннан кайтып килүче атлы юлчылар утыртып алып киттеләр. Рәхмәт төшкерләре, аларның юлы Чүкәй авылы аркылы икән. Кесәмдә булган бар күк байлыгымны чыгарып бирдем — мин жәлләмәдем, алар «кирәкмәс» дип әйтә белмәделәр.


Шундый караңгы төндә, төн уртасында, җеп-бөртексез пычранып кайтып кергән мин1 - чакырылмаган кунакны өйдәгеләр ничек каршы алганнардыр, алай нечкәртеп торырлык чамам калмаган иде. Әби, самовар куеп тормыйча, салкын сөт кенә китереп бирде — шуннан аның ничек каршылаганы билгеле иде инде. Әмма бабай мәрхүм, шуның өчен аны һич онытасым юк, төсенә дә чыгармады, сүз белән дә сиздермәде. Кайтып кергән төнне дә, соңыннан да. Шулай булган, шулай булырга тиеш, дигән кебек, башын салып йөри бирде. Югыйсә, ул вакытта колхоз председателе булып эшләүче бу картның, һич югы үзенә сүз килүдән куркып, мыек кабартырга хакы бик бар иде.


Аның каравы, башкалар бик тиз сиздерделәр. Мин кайтып, ике көн торуга, нәкъ өченче көнендә, безнекеләрнең Яңа-арыш авылы җидееллык мәктәбендә укучы кызлары — Фәүзия белән Рафига — әйберләрен күтәреп, күз яшьләре белән елап кайтып керделәр. «Җизнәгез Фатих Хөсни — халык дошманы, шәһәрдән качып авылга кайткан. Без халык дошманнарының балдызларын укытып ята алмыйбыз!» — дигәннәр аларга. Ике төрле уйларга юл калдырмаслык итеп әйткәннәр. Каенатай мәрхүм хәтта шул чагында да төсенә чыгармады.


Аннары мин — «шәһәрдән авылга качып кайткан халык дошманы» — Октябрь бәйрәме көнне, мәктәп һәм бакча балаларына ияреп, демонстрациягә чыктым. Соңгы ун ел эчендә авылда революция бәйрәмнәре уздыруда катнашканым юк иде, кызык булып китте: бүрекләренә яртылаш күмелгән малайлар һәм шул бүрекләр астыннан утлы күмерләрдәй күзләр елтыраша. Шулар тагын җырлаган булып маташалар. Ә алда, авылның караңгы көзенә ялкын нуры сибеп, күңелле җилфердәп, зур кызыл байрак бара...


Бәйрәмнәрне аңа чаклы да күргәләгәнем бар иде минем. Ләкин шул иртәдә, шул көзге иртәдә күргән бу җыйнак, шау-шусыз, ә минем өчен исә шактый ук каршылыклы кичерешләр белән тулган бәйрәм, ничектер, аеруча истә калган.


Әлбәттә, дөньяда гаделсезлекләр дә бар. Әмма кешеләрнең гаделлеккә, бәхеткә омтылулары бөтенесенә караганда да көчлерәк. Шуның өстенә тагын, колхозчылар чәчеп калдырган, язны көтеп, көзге кояш астында күз яше аша көлеп ятучы уҗым басулары да бар. Шуның өстенә тагын, завод-фабрикаларда көнгә икешәр-өчәр норма биреп эшләүче бик яхшы эшчеләр бар. Ул гына җитмәсә, нәкъ шул елларда атаклы очучы Владимир Коккинаки, дөньядагы барлык биеклекләрдән дә биеккәрәк ашып, стратосфераны айкап төште.


Гаделсезлекләр юк түгел, әмма социализмның еракларга тавыш бирүче маршын туктатырга берәүнең дә кулыннан килмәячәк! Миңа пычрак ташларга, мине бәлагә батырырга, ниһаять, «халык дошманы» дигән иң куркыныч мөһерне басып, «таш капчык»ка ябып куярга мөмкин, әмма минем күңелдән социализмның җиңүенә булган ышанычны чокып чыгарырга мөмкин түгел. Шулай булгач, шик йотып яшәүчеләргә карап кычкырасым килә:


— Ярып карагыз мине, чыгармы дошман?

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру