Журнал «Безнең мирас»

Хәкимҗан Халиков шигырьләре

Балалар язучысы, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясе иясе, 1973 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Хәкимҗан Шәяхмәт улы Халиков 1933 елның 16 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әтнә районындагы Мамыш авылында туган.


1954-1960 нчы елларда ул В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укый. Башта Хәкимҗан Халиков тугыз ел буе «Ялкын» журналы редакциясендә мәктәпләр бүлеге мөдире, аннары, 1972 елдан – «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, 1979-1981 нче елларда – Татарстан Язучылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы җитәкчесе, ә 1981 елдан 1983 елга кадәр Язучылар берлеге аппаратында «Идел» альманахының җаваплы мөхәррире булып эшли, 1983 елдан ул – «Совет мәктәбе» журналы редакциясе хезмәткәре.


Хәкимҗан Халиковның 1969 елда Татарстан китап нәшриятында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга атап язылган «Йолдызлар ничәү?» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1977 елда аның Казанда русча тәрҗемәдә «Конфит агачы» («Конфетное дерево») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.


Хәкимҗан Халиков 2002 елның 12 февралендә Казанда вафат булды һәм туган авылы зиратында җирләнде.


Хәкимҗан Халиков хатыны Нурия ханым белән
Кемнең кулы
барды икән?
Икенче кояш
Күпме гөлдән берәү калган,
Анысы да җиргә ауган,
Өстендә чык бөртекләре;
Чыкка түгел, күз яшенә
Чыланган күк керфекләре.
Берәрегез күрмәдеме:
Бакчадагы гөлләремне
Кайсы өзеп алды икән?
Матурлыкка кагылырга
Кемнең кулы барды икән?!
Икенче кояш
Җәлилләр мең төрле
Газаплар күргәннәр.
Шулай да, үлгәндә
Елмаеп үлгәннәр.
Елмаеп, дошманнан
Алар үч алганнар,
Халкыбыз күңеленә
Якты юл салганнар.
Елмаю килешә
Сиңа да, миңа да.
Елмаю – икенче
Кояш ул дөньяда.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру