Журнал «Безнең мирас»

Хәйдәр Гайнетдинов: «Гел көтмәгән җирдә ява карлар...»

Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче һәм журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1983) Хәйдәр Гайфетдин улы Гайнетдинов (әдәби тәхәллүсе – Хәйдәр) 1952 елның 27 ноябрендә Татарстанның Зәй районындагы Дүрт Мунча авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң (1970), ул бер ел колхозда эшли, аннары, Казанга килеп, 1971-1976 нчы елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Хәйдәр Гайнетдинов 1976 елның апреленнән бирле матбугат эшендә була: «Ялкын» журналы редакциясендә җаваплы сәркатип вазыйфасын башкара.


Шагыйрь Хәйдәр (Хәйдәр Гайнетдинов)

Хәйдәр Гайнетдинов – әдәбиятка җитмешенче еллар башында килгән яңа буын татар шагыйрьләреннән берсе. Шигъри әсәрләре белән ул республика көндәлек матбугатында 1974 елдан бирле катнаша, 1982 елда Татарстан китап нәшриятында лирик шигырьләре һәм бер поэмасы («Иске кара урман») тупланган «Ут теле» исемле тәүге җыентыгы дөнья күрә.


1989 елда Хәйдәр Гайнетдинов Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. 1989-1991 нче елларда – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) газетасының бүлек мөдире, 1991 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясендә (ГТРК «Татарстан») өлкән редактор һәм алып баручы булып эшли.


Хәйдәр Гайнетдинов укучыларга хикәяләре, очерклары һәм газета-журналларда басылган әдәби тәрҗемәләре аша да билгеле.


Китаплары: «Ут теле» (шигырьләр, поэма, 1982), «Яшел алма» (повесть, хикәяләр, 1987), «Солдат абый» (хикәяләр, 1988), «Су кызы» (повестьлар, 1990).


Шагыйрь Хәйдәр (Хәйдәр Гайнетдинов) «Салават күпере» журналы редакциясендә. 1990 нчы еллар ахыры. Л.Лерон фотосы

Хәйдәр Гайнетдинов турында хезмәттәше Эльмира Закирова болай дип искә ала: «Университеттан соң «Ялкын» журналы редакциясендә без шагыйрь, журналист Хәйдәр Гайнетдинов белән бер бүлмәдә утырып эшләдек. Хәйдәрне студент елларыннан ук беләм. Матур шигырьләр язудан тыш, бик матур итеп җырлый да иде әле ул. Концертларда Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны башкара, тавышы да атаклы җырчыныкына охшаган. (Салих Сәйдәшевның Таҗи Гыйззәт сүзләренә язган «Җәй айлары» җыры Хәйдәр башкаруында гел Илһам Шакировча яңгырый.) Алай гынамы, аның туганы да дип сөйлиләр. Әйе, Хәйдәр Илһам Шакировның апасының улы булып чыкты. Сарманның (хәзер Тукай районына керә) Яңа Бүләге (Илһам Шакиров туган авыл) кайда да, Хәйдәрнең Зәй районындагы Дүрт Мунчасы кайда, дип аптыраган идем башта. «Авыллар урман аша гына. Әни, кияүгә чыгып, Дүрт Мунчага килен булып төшкән», – дип аңлатты Хәйдәр...»


Хәйдәр Гайнетдинов 2000 елның 23 июлендә үз фатирында фаҗигале төстә вафат булды һәм туган авылы зиратына җирләнде.


Хәйдәр
Узып китте болыт...
Беренче кар алып килермен, дип,
вәгъдә биргән иде ап-ак болыт...
Аңламассың хәзер табигатьне,
табигатьтә хәзер начар холык.
Узып китте болыт, ярылып ята
күмелергә тиеш кайбер эзләр.
Әзерләндек кышка керәбез дип,
күңел хәзер менә аклык эзләр.
Өлгермәгән чакта таралырга
җир өстеннән хәтта алма исе,
кемнең генә килми йомшак карга,
мамык карга ятып тәгәрисе!..
Тәгәрисе килә туган җирнең
яңа гына яуган ак карында,
яумый бит ул менә кирәккәндә,
күңелләрдә шундый уй барында.
Узып китте болыт, яумады кар,
биреп китте бары акыл гына:
ышанычын алды кайберәүнең,
сабырлыклар салды акыллыга
бу табигать!
...Ява кайлардадыр,
гел көтмәгән җирдә ява карлар.
Нәкъ шулай бит кайбер заманнар да!
Әмма кеше үзенең бәхетен табар.
Ашыкмагыз, явар йомшак карлар,
алда әле аунап тәгәрисе.
Көткәндәге кебек булмас ләкин:
таралыр шул инде алма исе...

"Безнең мирас". - 2022. - №11. - Б. 88-89. 

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру