Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Габдулла бине Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Миңа (намазда вакытыгызда) балигъ һәм гакыл булганнарыгыз, соңра боларга якыннарыгыз якын булыгыз. Сакланыгыз базар кебек тавышланудан (гыйбадәтханәдә әдәпле булыгыз)».

 

Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ал сафны тәмам кылыгыз. Ул тулгач, аңарга якын сафны. Ким булса, ахыр сафта булып калсын».

 

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Әгәр берегез имам булса, намазын җиңел кылсын, чөнки намаз укучылар арасында авыру, зәгыйфь, карт булганнары да бар. Әгәр берегез ялгыз гына укыса, намазын теләгән кадәр озын кылсын».

 

Гали (Аллаһ аны хөрмәтләсен) риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше һәр намаз соңында «Аятел Көрси»не укыса, ул кеше хәзер җәннәткә керер иде. Ләкин җәннәткә керүдән тыйган нәрсә – үлем генә».

 

Әбү Үмәмә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәлламнән: «Догаларның кайсы кабулга якынрак?» – дип сорадык. Ул: «Кичнең соңгы өлешендә фарыз намазлардан соң кылынган дога», – дип җавап бирде.

 

 

Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б.49.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру