Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Имам «Әәмиин» дисә, сез дә «Әәмиин» диегез. Сезнең арадан кем дә бусла фәрештәләр «Әәмиин» дип әйткәндә «Әәмиин» дисә һәм аның әйтүе фәрештәләрнеке белән туры килсә, булган гөнаһлары гафу ителәчәк».


Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Рөкугъ вә сәҗдәләрегезне җиренә җиткерегез. Аллаһ белән ант итеп әйтәмен, шиксез, мин сезнең артымда икәнлегегезне күрәмен. Берегез мәчеткә килсә, ике рәкәгать намаз укымыйча утырмасын».


Әбү Катадә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Берегез мәчеткә килсә, ике рәкәгать намаз укымыйча утырмасын».


Ибн Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Өйләрегезне намазларыгыздан өлешле кылыгыз. Кабер кебек тотмагыз».


Сәүбән разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: Намаздан соң 3 тапкыр истигъфар әйтегез һәм дога кылыгыз: «Әллааһүммә әнтәс-сәләәм үә минкәс-сәләәмү тәбәәрактә йәә зәл-җәләәли үәликраам» («Йә Раббым, Син һәрбер бәладән саклаучы, һәрбер сәламәтлек Синнән генә. Син – мөбарәк зат, и олуглык һәм хөрмәт иясе Аллаһ»).


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №12. — Б. 81.


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру