Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Егерменче дәрес

«Фатиха» сүрәсе

 

Мөгаллим: Үткән дәресләрдә мин сезгә тәһарәт алуны өйрәткән идем. Тәһарәт алу ни өчен кирәк иде әле?

 

Шәкерт: Намаз уку өчен кирәк.

 

Мөгаллим: Бик дөрес әйттең. Тәһарәт алу намаз өчен кирәк. Намаз шундый гыйбадәт ки, анда Аллаһы Тәгаләгә үзеңнең бәндәчелегеңне төрлечә күрсәтәсең: басып та торасың, утырасың да, тезләнәсең дә, сәҗдәгә дә китәсең, догалар да укыйсың, Коръән дә укыйсың, дигән идем. Шулай бит?

 

Шәкерт: Шулай дигән идегез, мөгаллим әфәнде.

 

Мөгаллим: Шулай булгач, намазны өйрәнгәнче, аның эчендә укылачак догаларны һәм берәр сүрәне дә өйрәнеп китәргә тиеш булабыз.

 

Намаз эчендә укылачак башка догаларны икенче дәрестә өйрәтермен әле. Хәзергә бер Коръән сүрәсен өйрәтим. Коръәндә «Фатиха» сүрәсе дигән бер сүрә бар. Коръән үзе шул сүрә белән башлана. Намазда ул сүрә, әлбәттә, укылырга тиеш. Өстәвенә, «Фатиха» сүрәсенә тагын бер сүрә кушыла. Ул кушылган сүрә нинди сүрә булса да ярый. Шуңа күрә мин сезгә хәзер «Фатиха» сүрәсе белән тагын бер сүрәне өйрәтәчәкмен. Киләчәк елларда, гомеребез булса, башка сүрәләрне дә ятларбыз әле. Мин сезгә «Фатиха» сүрәсен укырмын. Мин кушкан кеше исә минем арттан укыр. Йә, Габдуллаһ, торып минем арттан әйт әле: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

 

Менә «Фатиха» сүрәсе шушы инде. Намаз укыганда әлеге доганы укымыйча ярамый. Кайвакытта укырга кирәклеген, намаз укырга өйрәнгәндә әйтермен әле. Менә хәзер яңадан укыйк әле: «Әл-хәмдү лилләәһи...» (Мөгаллим «Фатиха» сүрәсен ахырына кадәр укый, соңра аны берәр шәкерткә укырга куша. Үзе аңа булыша. Шулай итеп, бу сүрә бертөсле ятланырга тиеш. Ләкин ятлаганда авазларны дөрес әйтергә, «хәрәкә» вә «мәддләрнең төзеклегенә, дөреслегенә мөгаллим әфәнде соң дәрәҗәдә дикъкать итәргә вә ошбу рәвештә, бер мәртәбә генә калмыйча, киләчәк дәресләрдә дә кабатларга тиеш.)

 

Менә мин сезгә «Фатиха» сүрәсенең мәгънәсен дә аңлатыйм: «Рәхмәте һәм мәрхәмәте чиксез булган Аллаһының исеме белән. Барлык мактау бөтен Галәмнәрнең тәрбиячесе, Кыямәт көненең хуҗасы вә гаять дәрәҗәдә мәрхәмәтле булган Аллаһыга хастыр. Ий Раббым, без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне Син туры юлга, Синең нигъмәтләрең яуган, ачуың төшмәгән вә юлдан адашмаган кешеләрнең юлына күндер».

 

Менә бу сүрә үзе бер дога. Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә безгә Үзенә ничек ялварырга, Туры юлга күндерүен Үзеннән ничек итеп сорарга икәнлеген өйрәткән. Шуның өчен дә әлеге сүрә һәр намазда укыла, бу сүрәдән башка намаз булмый. Инде сез моның мәгънәсен яхшы аңладыгыз. 

 

Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.

"Безнең мирас". – 2023. – №5. – Б. 50-51.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру