Токиода төрмә

Токиодагы атаклы Сугамо төрмәсен барып күрим дип, рикша белән төрмә ишек төбенә килеп туктадым. Нәрсә генә диим икән: бу төрмәме, мәктәпме, ял бакчасымы, фабрикамы? Ни дияргә дә белмим. Бу төрмә диелгән җирнең урам капкасы хан сарае капкасы кебек күренә. Капка ачык, анда бары тик бер полиция кешесе генә тора һәм ул да безгә бер сүз дә әйтмәде. Без капкадан эчкә уздык. Төзек, матур бакча күреп, шаккатып торам. Моны күргән кеше биредә төрмәдер дип уена да китерә алмас. Бакча бик зур һәм бөтен җирендә тәртип. Төрмә белән бакча арасында бернинди бәйләнеш тә күрмим. Төрмәдә йөргәндә, мин тоткыннарга кызыгып карар дәрәҗәдә идем, хәйран калдым. Бакча беткән җирдә бер бина янына килеп җиттек. Сакчылардан берсе булса кирәк, безне каршы алды: «Рәхим итегез!» – диде, алдыбызга чыгып, безне кабул итү бүлмәсенә озатып куйды. Анда бер биш минутлап көтеп утырганнан соң, чәй китерделәр, аннары берсе аягүрә торып басты да:

Японнарда төнге тормыш юк!

Японнарның бар нәрсәләре дә шулай: театрлары да көндез эшли. Аврупадагы төнге тормыш Япониядә юк. Төнлә бар да йоклый, иртән иртүк торалар, кичке сәгать унда, иң соң унбердә урамнарда беркем дә калмый. Бары тик кулларына фонарь тоткан почта һәм телеграф хезмәткәрләре генә арлы-бирле йөренәләр.

Японнарның бу сыйфатларын искиткеч дип санап, ошаттым. Болар, чынлап та, бик матур әхлак күрсәткечләре булып тора.

Уразада нәрсә ярый, нәрсә ярамый?

Рамазан аенда көн саен ураза тоту балигъ һәм акылы булган һәр мөселман өчен фарыз гамәл булып санала.

 

Уразада түбәндәгеләрне кылырга ярамый:

1) файдасыз сүзләр сөйләү;

2) мунчага кереп озак утыру;

3) суга чумып коену;

Төнге намаз — витр

Төнге намаз — витр — төн уртасындагы намаздан соң, таң атканчыга кадәр төнге вакытта укыла. Ул өч ракәгатьтән тора, «Витр» сүзе үзе «икегә бүленми торган» дигән мәгънәне аңлата һәм шуна күрә дә бу намаз өч, биш, жиде, тугыз һәм унбер ракәгатьтән торырга мөмкин. Ләкин, шулай да, иң яхшысы дип өч ракәгатьтән торганы санала. «Әл-Фатиха» сүрәсен укыганнан соң һәр ракәгатьтә кыска сүрә укыла. Соңгы ракәгатьтә, кыска сүрә укыганнан соң, «Аллаһу әкбәр» дип тәкбир әйтелә, бу вакытта куллар колак очларына кадәр күтәрелә һәм соңыннан «Кунут» догасы укыла:

Догалы китаплар нәшрияты

Республикабызда унга якын нәшрият уңышлы гына дини китап нәшер итү белән шөгыльләнә.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты алардан кай ягы белән аерыла