Журнал «Безнең мирас»

Канатларың булса...

Бер кыз кошларның канатлы булуына кызыгып яшәгән.

 

– Ник минем канатларым юк икән? – дигән бу кыз әнисенә.

 

– Кошларның канатына кызыгасыңмы? – дигән әнисе.

 

– Әйе, бик кызыгам, – дигән кыз.

 

– Канатың булса, нишләр идең, балам? – дигән әнисе. – Әллә очып китәр идеңме? Мине калдырып?

 

– Очып китәр идем дә... Очып кайтып җитәр идем, сине сагынып! – дигән кызы.

 

Әнисе кызын кочагына алган. Кыз да әнисен кочаклаган.

 

– Канатларың булса, кулларың булмас иде. Син мине болай кочаклый алмас идең, кызым, – дигән әнисе.

 

Кыз шунда әнисен тагын да кысыбрак кочаклаган.

 

Моннан соң ул кошларның канатлы булуына кызыкмаган. Аларга ул бик яратып карый, кызганып та куя... Үзенең бердәнбер әнисе, әнисен кочакларга ике кулы булган өчен шатланып яши икән.

 

"Безнең мирас". – 2023. – №4. – Б. 115.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру