Журнал «Безнең мирас»

Әйдәгез, уйныйбыз!

"Балачак мирасы" сәхифәсе балалар өчен кызыклы уеннар тәкъдим итә!

Кәҗә


Балалар стенага яки коймага карап басалар. Бер бала стенага туп ыргыта. Стенадан кире бәрелгән тупны балалар үзләренә тидермәскә тырыша. Әгәр туп кемгә дә булса тисә, ул балага «кәҗә» сүзенең «к» хәрефе «ябыштырыла». Кем тупны үзенә тидереп «кәҗә»нең бөтен хәрефләрен дә иң беренче тутыра, ул «кәҗә» була. Аңа җәза бирелә.



Буяу сатыш



Балалар, бер рәт хасил итеп, тезелешеп утыралар. Арадан берсе буяу сатучы, берсе буяу алучы була. Буяу алучыны икенче бүлмәгә чыгарып җибәрәләр дә, буяу сатучы, аңа ишеттермичә генә, монда калганнарга төрле буяу исемнәре (ак, кызыл, яшел, көрән һ.б.) кушып чыга. Шуннан алучы «ишек кагып керә»:


– Дөбер-дөбер!


– Кем бар?


– Олаучы бар.


– Ни кирәк?


– Җеп мандырам, буяу кирәк.


– Нинди?


– Сары (яки нинди дә булса башка төсне әйтә).


«Сары» дигән буяу тора да йөгерә башлый. Алучы тота алса, аның урынына утыра. Тота алмаса, яңадан буяу ала. Сары буяуга яңа исем кушалар.


Әбәк



Балалар бер төркем булып басалар. Шунда бер бала: «Әбәк-чәбәк, тити-суат, килеп юат», – дип, иптәшләренең берсенә сугып китә. Шулай дигәч, һәммәсе «әбәк» бирелгән бала яныннан читкә йөгерә. Куучы аларның кайсын да булса куып тотып, «әбәк»не бирергә тырыша. «Әбәк» бирелгән бала тагын үз чиратында балаларны куа башлый.


Уен шул рәвешчә дәвам итә.



Без, без, без идек...



Уйнаучылар түгәрәк хасил итеп утыралар. Бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш кулларын бергәләп күтәреп-төшереп болай диләр:


Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Базга төштек – бал ашадык,
Келәткә кердек – май ашадык,
Өйгә мендек – өйрә эчтек,
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык,
Авызыңны яп та йом!


Шуннан соң уйнаучыларның берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем элек авызын ача йә көлеп җибәрә, аңа «җәза» (шигырь сөйләү, җырлау, бию һ.б.) бирәләр.


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру