Журнал «Безнең мирас»

«Ул татар җырын башкару сәнгатендә – эталон»

Татарстан җитәкчелеге татарның бөек җырчысы Илһам Шакиров вафатына бәйле кайгы уртаклаша. «Ул татар җырын башкару сәнгатендә – эталон» дигән юллар белән бар халык килешер, мөгаен.

«Илһам Шакиров – гадәттән тыш матур тавыш тембрына  (баритон) ия булган, бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлап, миллионнарча тамашачының мәхәббәтен яулаган легендар җырчы. Татар музыкасы сәнгатендә тулы бер дәвер И.Шакиров исеменә бәйле. Аның иҗатына  күп буыннар вәкилләре баш ия, ул татар җырын башкару сәнгатендә – эталон.  Илһам Шакиров – Ватанны җаны-тәне белән яраткан, халыкның сөекле җырчысы, милли горурлыгыбыз, үзенең таланты, кабатланмаслыгы, онытылмас даһи җырлары белән миллионнарча тамашачының мәхәббәтен яулаган шәхес», – диелә кайгынамәдә.
Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар имзалаган.
Бөек җырчы белән хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында була. Хушлашырга килүчеләргә театр бинасы ишеге 9.00 сәгатьтә ачыла, дип яза «Ватаным Татарстан» газетасы.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру