«Мөлдерәмә туңган җанның игезәге синме әллә?!»

Мөлдерәмә туңган җанның
игезәге синме әллә?!
Чагылдыра нурың тылсым кебек,
төс балкышың — энҗе бөртек
бозга тама яшең булып.
Ялгыз алма. Сулган агач.
Төссез дөнья… — ә ул көлә!
Аңлап булмас иң гаҗәбе:
боздан торган күңел
әле көлә белә.
Кулым сузам. Җылынырмы җаның?
Соң өметем – соңгы сулыш.
Ничек шулай син гел тыныч?
Бәхет тулы мизгел —
сының саклый, гүя, бозга төреп.
Аклык иңә изге җанга дога булып…
Тамды яшем.
Кисәттең күк кышкы алма:
ялгыз калма!..
Мөлдерәмә тулган җанның
игезәге син икән лә…

 

Сүрия Мингатина

Фото: pixabay

Комментарий язарга