Мөхәммәт Мәһдиев. Каһәрләнгән язмыш

Егерменче елларда татар зыялыларыннан бер төркем -Г.Исхакый, З.Вәлиди, Ф.Туктаров, Г.Баттал, И.Акчура, С.Максудилар — чит илгә чыгып, исән-имин гомер кичкәннәр. Ләкин Ф.Кәрими, Г.Газиз, Һ.Максуди, Җ.Вәлиди, Г.Шә-рәф кебек асыл затлар мондый тәвәккәллеккә бара алмаганнар һәм аждаһа авызы алдында үлем көтеп басып калганнар. Алар арасында татар халкының иң затлы укымышлысы, милләтебезнең йөзек кашы Гали Рәхим дә була.

Бүгенге укучыларыбызга Г.Рәхимнең кем икәнлеген, татар фәне, әдәбияты-сәнгатенә нинди зур хәзинә калдырганын сөйләп бирү бер мәкаләдә генә мөмкин түгел. Аның турында тулы бер монография язарга кирәк. Башка халыкларда булса, әлбәттә инде, андый галимнең бөтен хезмәтләрен туплап том-том итеп чыгарырлар, аның эшчәнлеге турында әллә ниткән диссертацияләр язып-яклап бетерерләр иде. Ләкин без — татар шул. Безнең галим дигәннәребез дә әдәбиятта нефтьче образы, әдәбиятта КамАЗ темасы дигән тикшеренүләрдән уза алмый шул. Без бик артта калган халык шул. Тукай — даһи — белеп язган: төрле милләтләрнең хасияте турында сөйләгәндә, без, ди, кайсы милләтне шанлы, кайсысын кораллы, җитез, һөнәрмәнд, иҗтиһадлы, маллы дибез, ләкин:

Ни дирсең, сүз татар тугърында булса?

Табалмый сүз, диярсең: «ул сакаллы».

Әйе, сакаллы. Хәзер без бик милли булып кыйланган булабыз, бер дә харап, миллилектә бездән дә уздырган халык юк. Ләкин үткәндәге мирасыбызны белмибез, югары уку йортларында, мәктәпләрдә бу турыда дәресләр бирмибез. Шулай инде, «әссәламегаләйкем» дип кенә динле, сагыз чәйнәп кенә европалы, ике-өч төстәге сатин ыштан киеп кенә бизнесмен-миллионер, түбәтәй киеп кенә чын татар булып булмый. Мәдәниятле, зыялы булу өчен ресторанда чәнечкене сул кулга тотып балыкны, тавык итен кул белән тотып ашыйсын белү генә җитми. Мәдәниятле кеше — зыялы кеше, беренче чиратта үз милләтенең тарихын, әдәбият-сәнгать җәүһәрләрен, рухи-фәлсәфи байлыгын белергә тиеш. Гали Рәхим әнә шул сыйфатларга ия кеше иде.

Мәгълүм булганча, Г.Рәхим Сталин төрмәсендә ике тапкыр утыра. Беренчесен «Ак диңгез-Балтыйк каналы»нда уздырганда аның хатыны Гайшә апа (Казан баеның кызы), «халык дошманы хатыны» исеменнән куркып, Бакуга күчеп китә һәм бераздан анда кияүгә чыга. Г.Рәхимне — срогын тутырып кайткан «зек»ны — Гайшәнең әнисе үзләренә кабул итә, шунда яшәтә. Ләкин дәһшәтле утыз җиденче ел җитә. Г.Рәхимне кабат алалар. Гайшә апа да аннан, теге аждаһадан, Бакуга китеп кенә котыла алмый: үзен генә түгел, яңа ирен дә йота теге циклоп. Шулай дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә. Сугыш афәте утыз җиденче ел афәтен, әгәр ул синең нәселеңә кагылмаган икән, оныттыра. Кагылганнарны — юк. Менә 1943 елның февраль уртасында Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәп апага хәбәр килә: абыегыз кайтты, ул йөрерлек хәлдә түгел, килеп алыгыз. Бичара, аны тагын элеккеге хатынының әнисенә кайтарганнар. Кайсы төрмәдән, кем китергән, болар — билгесез. Зәйнәп апа югалып кала: аның ире дә -журналист Габдулла Хәбиб, халык дошманы буларак юк ителгән кеше, инде халык дошманы, абыйсы Галине дә өенә алып кайтса, аны эшеннән кумаслармы? Ул бит гомере буе Республика китапханәсендә библиограф булып эшли, инде нишләргә? Аңа ярдәмгә иренең бертуган абыйсы Габделхак Хәбибуллин килә. Г.Хәбибуллин — мәдрәсә тәмамлаган, гарәп, фарсы, төрек телләрен мөкәммәл белгән зыялы. Г.Рәхим «Ак диңгез»дән кайткач, аның белән бергә Н.И.Ло-бачевский исемендәге китапханәдә бергә эшләгән, бик күп кулъязмаларны эшкәрткән, Г.Рәхим белән бергә борынгы кулъязмалар җыю, борынгы кабер ташларын өйрәнү максатында күп кенә фәнни экспедицияләр оештырган кеше.

Казан университетының музеена керегез әле, әгәр сездә татар җаны булса, ул музейдан чыкканда кычкырып еларсыз! Анда «зек» Г.Хәбиб, Г.Рәхимнәр турында бер сүз дә юк, анда татар тарихына, гыйлеменә өлеш керткән кешеләр турында ләм-мим. Университеттагы татар рухы алтмышынчы елларда ук инде ниндидер, без белмәгән, аңламаган мафия корты тарафыннан кимерелә башлаган иде, ул, күрәсең, әле дә кимерә, әмма без моны «милли культураның чәчәк атуы» дип исемлибез һәм моңа мәдхия җырлыйбыз…

Менә шул Габделхак ага киленнәре Зәйнәп апага ярдәмгә килә: Гали Рәхимне каенана йортыннан кул чанасына төреп утыртып («Борынгы татар әдәбияты тарихы» исемле гыйльми хезмәтләр авторы, күренекле фольклорчы, текстолог, драматург, шагыйрь, прозаик һәм, ниһаять, мәшһүр «Кәк-күк»нең авторы!) Зәйнәп сеңлесенә алып киләләр (хәзерге Горький урамы, 4 йорт). Зәйнәп апа үзенең бертуган абыйсын танымый: абыйсының тәне тире белән сөяккә калган, аны корчаңгы, бет баскан. Аның гәүдәсе кәкрәеп каткан. Аны бүлмә уртасындагы «голландка» миченә сөяп утыртып куялар. Ләкин ягарга утын юк. Өс-башын алыштырырга бернәрсә юк, ашарга юк, аңа ипи карточкасы бирелми, Зәйнәп апа эшкә киткәндә ул салкын өйдә салкын мичкә сөялеп ялгыз, ач көе кала. Шуның өстенә һәр көн участковый килеп боларга бәйләнә: төрмәдән чыкканда Г.Рәхимне Казанда яшәү пропискасыннан мәхрүм иткән булалар, һәм ул, Сталин законы нигезендә, Кукмара районында яшәргә тиеш икән… Ярым әрвах Кукмарада ничек яшәсен? Кемгә кирәк ул анда? Бу участковый кем булды икән, бәлки ул әле исәндер, «ветеран» булып, пиджак якасына медаль колодкалары тагып, гастроном чиратларында бугаз киереп йөри торгандыр?

«Халык дошманы»ның хәлен белергә кем килә? Беркем дә! Хәтта, аның туган-тумачалары да күрмәмешкә салышалар. Минем үз башымнан узган хәл бу: әтине «алгач», аның иң якын туганнары да бездән ераклаштылар. «Жить надо!» (Дөрес, арада миһербанлылары да булды: кемдер минем чәчемне ала, кемдер мин ятимгә укырга керү уңаеннан буяу карандашы, китап, дәфтәр җибәргәли иде! Рәхмәт аларга!) Гали Рәхим янына исә бердәнбер Зәйнәп апа Хәсәни («Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни хатыны, әле 1968 елда гына дөньядан китте, мин аның янында ике тапкыр булып, бик күп истәлек язып калган идем) килеп китә. Ул Гали Рәхимгә ризыклар, иреннән калган (ире Әхмәтгәрәй 1934 елда ук Сталин корбаны булган) кием-салым алып килгәли. Ул елларда андый кешеләр бер-берсен ташламадылар. Теге Зәйнәп — Г.Рәхимнең сеңлесе Зәйнәпнең сәламәтлеге бик мөшкел булганга, поликлиникадан бер врач аның өенә килеп йөри. Шундый визитларның берсендә ул төрмәдә кәкрәеп калган җан иясе Гали Рәхимне күреп шакката һәм аңа ярдәм кулын суза, дарулар китерә. Ләкин әйтә:

— Абыегыз өч атнадан да артык яши алмас, — ди.

Ул врач кем булды икән? Бәлки ул әле дә исәндер?

Аның әйткәне рас килә, февральдә төрмәдән чыгарылган Гали Рәхим 3 мартта (1943 ел), сеңлесе Зәйнәп эштә вакытта, мичкә сөялеп утырган хәлдә катып үлә…*

Ләкин бит Казан шәһәрендә законсыз яшәп яткан «зек»ны күмәргә кирәк әле! Аны ничекләр итеп Кукмарага илтеп күмәсең? Рөхсәт кирәк, махсус вагон кирәк, расхут кирәк… Кукмарада сине кем көтеп тора? Кем сиңа 1943 елның ач, ялангач мартында «халык дошманы»ның гәүдәсен күмәргә кабер казып тора? Татар халкына ул чорда Гали Рәхим кирәкмени? Шулай, тагын бер проблема туа. Нормаль гаиләдә, нормаль шартларда нормаль кеше үлгәндә дә зур проблема бит әле ул. Ә монда Казан пропискасыннан мәхрүм ителгән «халык дошманы» гәүдәсен күмәргә кирәк. Кем ярдәм итәр? Әлеге дә баягы — Габделхак ага. Ул врач чакырта, Г.Рәхимнең үлүен расларга. Әлеге документны Г.Рәхимнең сеңлесе Рауза апа миңа бирде. Аны музейга тапшырасы иде, ләкин Г.Рәхим турындагы документларга ихтыяҗы булган әдәби музей кайда соң ул?

«Халык дошманы»н кая, ничек күмәргә? Бәхеткә каршы, татар зиратында ул заманда миһербанлы татарлар булган әле. Габделхак ага кемне күмәсен сөйләп биргәч, эшне аңлаганнар. Ул чорда кабер казучылар исерек уголовниклар булмаганнар һәм кабер казыган өчен дүрт почмакка дүрт «ярты» таләп итмәгәннәр. Шулай, шәфкатьле ирле-хатынлы кешеләр (алар исәнме икән?) мәетнең кем икәнен аңлаткач, урын тапканнар, кабер казышканнар. Авыру Зәйнәп апа, өлкән яшьтәге Габделхак ага кул чанасына утыртып (мәетнең гәүдәсен турайтып булмаган) карлы-буранлы март көнендә Горький урамыннан татар зиратына юл тотканнар. Юлда барганда хәрбиләр колоннасына очраганнар. Шулар арасыннан берәү Зәйнәп апаны танып, аның янына килгән, сорашкан. Кемне күмгәннәрен белгән һәм үзенең моңа ярдәм итә алмавына үкенеч белдергән. Бу юньле адәм — Гасыйм Лотфи булган икән…

Гали Рәхимнең кабере өстенә Зәйнәп апа белән Габделхак ага үзләре язып килгән такта утыртканнар. Әмма сугыш вакытында зираттагы андый такталарны бистә халкы мич ягарга җыйган.

Татар халкының бөек улы Гали Рәхим — каберсез, кадерсез…

1991 елның язында-җәендә мин бу каберне табып, анда истәлек кую өчен күп йөгердем. Татарстан Республикасының җаваплы кешеләренә хат та яздым. Язучылар Союзы каршындагы Литфонд директоры, үземнең элеккеге студентым Ш.Мостафинга да мөрәҗәгать иттем. Г.Рәхимнең сеңлесе Рауза апаны да эзләп таптым, Ш.Мостафин белән бергәләп аны зиратка да алып бардык. Г.Рәхим күмелгән урынны Рауза апа күрсәтте. Кая инде «зеюжа урын калсын! Аның өстендә инде ике-өч кабер… Шулай да ул урынга металлдан бер пластинка куеп була әле. Тик моны кем кайгыртыр? Гали Рәхим бүген кемгә кирәк? Татар галимнәре бүген күбрәк үз исемнәрен күтәрү өчен чабулап, милләт кайгысын кайгыртабыз дип чит илләрдә йөгереп йөргәндә Гали Рәхимнәр, Җәмал Вәлидиләр, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Кәримиләр… һ.б. шәхесләр кемгә кирәк? Ярый инде, бер Ибраһим Нуруллин Төркиягә барып, Гаяз Исхакый мирасын алып кайтты. Менә бу тенденция — үз-үзең белән мавыгу безнең татар мәдәниятен яңа бер катастрофага китерәчәк. Бүгенге зыялылар әле моны, үз шәхесләре белән генә шөгыльләнгәнлектән, белмиләр, аңламыйлар. Болай яшәсәк, Җәмал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллиннар язмышы көтә безне.

Каһәрләнгән язмыш үзенең кылычын бер Гали Рәхим өстендә генә уйнатмый. Татар укымышлылары моны онытмасын иде.

Тарих бар, аның кануннары бар. Гали Рәхим, Җәмал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллиннарның билгесез каберләре бар. Ә ул каберләр безнең чәчәкле лоджияле, верандалы дачалардан, безнең абруйлы исемнәрдән көчлерәк.

Көчлерәк…

Комментарий

  1. Фоат

    Татар бар да хэтэр бар. Татар мактанудан уза алмый шул.

Комментарий язарга