Депутат һәм миллионер имам Гата хәзрәт язмышы

Пермь өлкәсе Барда районы Солтанай авылы кешеләре хәтерләвеннән чыгып язылган мәкалә авыл мәдрәсәсе мөдәррис, имам-хатыйп, хәйрияче, депутат, генерал, данлыклы миллионер, сәүдәгәр һәм күпләрнең остазы, хаҗи Мөхәммәтгата Мансуровның тормыш юлы турында. Мәкаләдән кыскача өзек китерәбез.

«1832 елда Солтанай авылында урта хәлле Әрманша хәзрәт Мансуров гаи­ләсендә Мөхәммәтгата исемле бала дөнья­га килә. Шәкерт, авылның атаклы Ширван хәзрәт мәдрәсәсендә1  белем алганнан соң, укуын Төркиядә дәвам итә. Аннан эшкә керешә: исәбе – мал-мөлкәт туплап, ныклы нигез кору. Энергиясе, көч-куәте ташып торган ике метрлы егет солтаны, үз алдына куйган максатка ирешү өчен, сәүдә кәсебенә алына, көне-төне эшли, тәүлегенә нибары дүрт сәгать ял итә һәм, чыннан да, тырышлыгы аркасында, тиз арада зур байлык туплый.

Солтанай авылына кергәндә куелган истәлек билгесе

Әлбәттә, Мөхәммәтгатаның тиз генә баеп китүе замандашларын гаҗәпләндергән һәм бу турыда төрле риваятьләр барлыкка килгән. Шуларның берсе турында гына сөйлим. Имеш, бер көнне Мөхәммәтгата хәзрәт авылга терәлеп үк торган Калатау исемле тауга менгән. Менгәч тә, тау өстендәге түгәрәк күлдә ялгыз үрдәк йөзеп йөри икән. Аучы кеше үрдәк язмышы хакында уйлап тормый инде: аны атып ала. Бөтен җире дә ялтырап торган бу үрдәк гади генә кош булмый, аннан алтын сибелә икән. Менә шул үрдәк Мөхәммәтгатаның бик тиз баеп китүенә сәбәпче булган, имеш.

Солтанай музеенда Мөхәммәтгата хәзрәтнең шәхси әйберләре

Мөхәммәтгата туган авылында, күрше-тирәдәге Сараш, Бикбарда, Күчтәнтидә бер-бер артлы ачылган кибетләрендә уңышлы гына сәүдә итә. Соңрак, эшен тагын да киңрәк җәелдерә: Пермь, Эрбет, Красноуфимск, Бөре, Күчтәнти, Солтанай, Сараш, Бикбарда авылларындагы кибетләр «Мөхәмәтгата Мансуров һәм Ко» сәүдә йортына карый башлый. Ширкәткә Оса өязендәге ике пар тегермәне дә керә. Мөхәммәтгата Солтанайдан 65 чакрым ераклыктагы Оса шәһәрендә, аннары Эрбеттә чәй үлчәп бүлү фабрикаларын булдыра, махсус кибетләр ача. Туган авылы Солтанайда да ак он тегермәне, сусла җитештерү заводы, тире иләү фабрикасы калкып чыга. Кибетләренә товарны Идел һәм Чулман буйлап төрле шәһәрләрдән, нигездә, Әстерханнан үзенең шәхси пароходы белән китертә. Эшкуар хәзрәтнең бер тегермәнендә генә дә 800ләп кеше эшләгән, елга буена затлы, нык йортлар төзелеп, тулы бер урам хасил булган.

Бина Мөхәммәтгата хәзрәттән калган

Аның улы Касыйм Мансуров та гаять эшлекле егет булып чыга. Ул 1906 елда икмәк продуктларын эшкәртә һәм сата торган сәүдә-сәнәгать ширкәтен оештыра. Ширкәт милегенә Мансуровның Оса өязе Сараш волосте Башап һәм Тол елгалары буенда урнашкан су, вальцовка тегермәннәре һәм заводы да керә. Ширкәтнең төп капиталы булган 150000 сум 500әр сумнан 300 пайга бүленә».

Тулы текстны «Солтанайның солтаны» исемле мәкаләдән укый аласыз.

 

Комментарий язарга