Журнал «Безнең мирас»

"Манзара": иң яшь көрәшчегә - 18, иң өлкәненә 50 яшь

Казан циркында үткәрелгән "Манзара" спорт-музыкаль премиясендә район Сабан туе батырлары, чит ил спортчылары, көрәшнең башка төрләре буенча дөнья чемпионнары - барлыгы 28 көрәшче бил алыша. Алдарак 32 көрәшче була дип хәбәр ителгән иде.

10:00 сәгатьтә цирк бинасында спорт һәм музыканы берләштерүче "Манзара" премиясенең ачылыш тантанасы булды. Тантанада Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Gong.TV каналы һәм "Манзара" проектының җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов катнашты.
"Манзара" беренче елны филармониядә җыр бәйрәме буларак кына узса, узган ел Пирамидада көрәш белән дә үрелеп барды. Быел цирк бинасына күчтек. 2 мең билет сатылып бетте. Киләсе елларга "Баскет-холл", аннары "Татнефть-арена"ларга да чыгарга Ходай насыйп итсен иде", - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Җирәбә ярдәмендә көрәшчеләр парларны сайлап алды. 12 пар беренче әйләнештә көрәште, җиңүчеләр финалга чыкты. 4 көрәшче - Ренас Кәлимуллин, Айдар Хуҗин, Альмир Шәрәфиев, Илһам Миңнуллин так калып, автомат рәвештә финалга үтте.
18:00 сәгатьтә финал уеннары һәм премияләрне тапшыру булачак. Батыр калучыга – фионит ташлардан эшләнеп, алтын белән йөгертелгән чемпион билбавы һәм акчалата премия бирелә. Чемпион билбавы цирк бинасында холлда тора. Аның белән фотога төшү мөмкинлеге дә тудырылган.
Тамашачылар арасында сатып алынган билетлар буенча лоторея уены уйнатыла. Төп бүләк – Lada Granta автомобиле.
Көрәш бәйгесендә катнашкан иң өлкән спортчы - Тукай районы батыры Тәнзил Хәмәдиевкә 50 яшь. "Быел беренече тапкыр Тукай районы батыры булдым. "Манзара" - иң югары нокта бит инде ул. Шуңа 50 яшьтә дә көрәшәсе килде. Яшьләр белән дә алышып була. Үзеңне һәрчак формада тотар өчен гел шөгыльләнергә кирәк. Сәламәтлек какшамаса, алга таба да көрәшергә уйлыйм әле", - ди ул.
Тәнзил Хәмәдиев финалга чыга алмады. Аны Азнакай батыры 24 яшьлек Айнур Сыртаев җиңеп чыкты.
"Манзара"ның иң яшь көрәшчесе – Спас районы батыры Раил Сәгыйровка 18 яшь, үлчәү авырлыгы – 100 кг. Аңа көндәш булып дөнья кубогы иясе Булат Мусин туры килде. Нәтиҗәдә, Булат Мусин Раил Сәгыйровны 7:0 исәбе белән җиңде.
"Тәҗрибәле көрәшчеләр белән көрәшергә туры килә. Тик ул гына куркытмый. Әзерләнгәндә дә шундыйлар белән көрәшәбез бит. Тик келәмдә яшь аермасы бары сизелә. Көч белән дә алалар, тәҗрибә белән дә. Манзарага чакыру килгәч, шунда ук риза булдым. Икеләнеп тә тормадым", - ди Раил Сәгыйров.
Чыганак: "Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру