Журнал «Безнең мирас»

Мәгъсум абый сөлгесе

1980 ел. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә эшли башлаган чагым. Яшь чак, көчле чак, җүләр чак... Бер селтәнүдә бар дөньясын көл итмәкче булып йөргән чак. Һәр атнаның дүшәмбесендә – «летучка»: үткән атнада газетада басылган язмаларга анализ ясыйлар. Кемнедер мактыйлар, кемнеңдер «кирәген бирәләр»...
Кайчакта менә шул җыелышларга читтән дә йә берәр язучыны, йә берәр галимне чакыралар иде. Бервакыт «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, прозаик Мәгъсум Хуҗинны чакырдылар. Сүзне аңа бирделәр.
Башта «эһем-эһем» дип тамак кырып алды ул. Беравык пауза ясап торды. Аннары акрын гына, ипләп кенә сөйли башлады, һәр сүзен уйлап, күңелгә сеңдереп әйтә. Кемнедер мактый, кемгәдер киңәшләр бирә. Минем мәкаләдә бер җөмләдә стиль хатасы киткән. Сүзләрнең урыннарын алмаштырып куйганда, һичсүзсез, җөмлә уңышлырак булыр иде. Мәгъсум абый менә шуны искәртте. Аннары сорап куйды:
– Мәкаләнең авторы Вакыйф Нуриев үзе кайда соң әле?
– Сезнең артта утыра бит, – диделәр аңа.
– Ә-ә-ә... Менә кая кереп утырган икән?! – Мәгъсум абый, борылып, беравык күземә карап торды. – Мин – җүләр баш, тормышыма куркыныч янаганын да сизмичә, аны тәнкыйтьләп торам икән бит. Шунда арттан башка берне кундырган булса...
«Әһә... Мәгъсум абый юкка гына «Чаян»да эшләми икән. Абзыйда юмор хисе бар», – дип уйлап куям эчтән генә.
Хуҗин абый (без аны шулай дип тә йөртә идек) йомшак итеп, хәтерне калдырмаслык, күңелне төшермәслек итеп әйтте әле. Әнә, «Социалистик Татарстан» газетасында басылган бер мәкаләмдә «җилем» белән «җилен»не бутаган өчен (машинистка белән корректор хатасы бит әле!) бөек әдибебез Гомәр Бәширов шул ук газетада минем тетмәмне тетте. Гомумән, ул чорда өлкән язучылар тел-өслүпкә бик җитди карыйлар иде. Сүзне урынлы-урынсыз куллану, кечкенә генә чатаклык, фальш аларны борчый, хәтта ачуын чыгара иде. Бүген газета-журналларда басылган кайбер язмаларны күрсәтсәң, радио-телевидение аша яңгыраган чыгышларны (җырларны әйткән дә юк инде) тыңлатсаң, мәрхүм әдипләребез каберләреннән сикереп торыр иде. Мәгъсум Хуҗин иҗатында да телгә бик таләпчән булды. Аның әсәрләрендә һәр җөмлә кат-кат уйланган, анда һәр сүз үз урынында.
«Чаян» журналы редакциясе Декабристлар урамындагы 2 нче йортның 9 нчы катында иде. «Яшь ленинчы» – 8 нчедә. Ике арадагы сукмакка «үлән үсми». Без дә менгәлибез, Мәгъсум абый да төшкәли. Безнең редакциягә еш кына сатирик язучы Фаил Шәфигуллин (ул да «Чаян»да эшли) белән бергә төшәләр иде алар. Ул вакытта «Яшь ленинчы» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәре, шагыйрь Зөлфәт янына. Шунда ук әдәби бүлек мөдире, шагыйрь Госман Садә утыра. Башын кыңгыр салып, Мөдәррис Әгъләм килеп җитә. Күрше бүлмәләрдән Ләбиб Лерон белән Нияз Акмал, Камил Кәрим, Атлас Гафиятов белән мин керәм. Китә сөйләшү, китә гәп. И-и ул әңгәмәләрнең кызыклыгы, матурлыгы, ихласлыгы!.. Ул очрашу- сөйләшүләрнең нәтиҗәсе – «Яшь ленинчы»да басылган берсеннән-берсе матуррак хикәяләр, шигырьләр. Нәкъ җырдагыча кебек, сагындыра шулчаклар... Мәрхүм Мәгъсум, Зөлфәт, Мөдәррис, Фаил абыйлар сагындыра. Сагындыра мәрхүм Нияз. Һәркайсының авыр туфрагы җиңел булсын.
Шулай бер сөйләшеп утырганда, сүз иярә сүз чыгып, Мәгъсум абый теге вакыттагы «летучка»ны тагын бер исенә төшереп куйды бит.
– «Яшь ленинчы»да чыккан хикәяңне укыдым. Энем, яз, туктама, – диде ул һәм башындагы бүреген бер якка авыштырып куйды. – Теге вакытта синең бер җөмләңә бәйләндем бит әле... Син артта гына утырасың икән. Ничек башка кундырмагансыңдыр?
– Кундырырсың, бар, – дип, мин дә шаяртып алам. – Күтәреп алырсың да тотып атарсың... Син көрәшче икән бит, Мәгъсум абый! Язучылар Сабан туенда (элек йә Аккош күлендә, йә Займищеда, Идел буенда язучылар Сабан туе үткәрә торган булган) сиңа чыкканы юк, диләр...
– Нишләп булмасын?! Бар!
– Кем?
– Хәсән Туфан!
– Хәсән Туфан?!
– Бервакыт мине шундый итеп күтә­реп-кысып алды – нишләргә дә белмәдем. Ничек тәгәрәгәнемне сизми дә калдым. Ул чиста салды, мин чиста егылдым. Сөлгем дә чиста калды.
Күр әле, егылганда да чиста егылырга кирәк икән бит. Чиста, чисталык...
Телебезнең чисталыгы...
Юморның чисталыгы...
Үзара мөнәсәбәтләрнең чисталыгы...
Күңелнең чисталыгы...
Мәгъсум абый чиста, саф күңелле кеше иде. Шундый булмаса, Хәсән Туфан аның белән бил алышып та тормас иде.

Теги: Вакыйф Нуриев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру