Кутадгу билик

i

Сузылмасын кеше ашына кулың,
Алдыңдагын гына аша, акыллым.

Пычак тартма шунда, җилек суырма,
Тиз җий, тик күршеңне һич ашыктырма.

Хатыннарча җиймә, артык ашыкма,
Шулай ук тәкәллеф кылма артыкча.

Ашка килгәнеңдә бик тук булсаң да,
Бий ашы — хөрмәт, дип аша, кысталма.

Ни төрле бер эшкә тисә дә кулың,
Тотын ипләп, йөзең яктырак булыр.

Ни шәп әйткән, әнә, белекле хәким
(Бу сүзеңне тотсаң, саф алтыннарга тиң):

Әгәр эш кушсалар, и, уңган батыр,
Эшне белек илә гамәлгә ашыр.

Әгәр боерсалар оештыруны,
Юмарт, уяу бул һәм тиз үк тап юлны.

Ия булсаң өлкә, җир-су, утарга,
Малны юмарт, ләкин белеп тотарга!

Вәзир булсаң кулың бик озын була,
Тик ахмак эш итмә, бул түзем генә.

Киңәшче булсаң, бул бик тә тәгъбирле,
Хәтәр һәм ялгышны әйтеп бирерлек.

Әгәр йолдыз багар [1] урыны тисә,
Сак бул, бәхет кунган сиңа югыйсә.

Сү башы, ил башы булсаң син үзең,
Тугры бул, җете тот колак вә күзне.

Хаҗип булсаң, һич тә ришвәтче булма,
Ятим-тол, ярлылар хаҗәтен тыңла.

Сине хәзинәче итеп куйсалар,
Тугры бул, дәүләти малга кул салма.

Бетекче-сәркатип булалсаң үзең,
Бий серен каты тот, чыгарма сүзен.

Иң зур гамәлдарлар була нәкъ шулар,
Шуннан соң төрле эш башкаручылар:

Түшәкче, лачынчы яки ашчылар,
Вак-төяк эшләрдә алар башчылар.

Син андый хезмәттән ерак тор берүк,
Рәхәте аз аның, мәшәкате күп.

Үзеңә чын хөрмәт теләсәң әгәр,
Кешене хөрмәт ит, кушчы-гамәлдар! [2]

Олыны олыла, кадерен сакла,
Сиңа килер дәүләт вә кот шулчакта.

«Олыны хөрмәтләү бар дөньяда бар:
Олы кеше килсә, аягыңа бас.

Ни ди, ишет, әнә абышка [3] сүзен
(Аның сүзен тотсаң ачылыр күзең):

Ярашса олыга кече хөрмәте,
Олы да кечегә кылыр игътибар».

Сүзен кисеп әйтте Үгделмеш: — Менә
Бийгә хезмәт итү шулай күрелә.

Мин әйттем — ишеттең инде, өйрәндең
Бийгә хезмәт итү ничек кирәген.

Менә шулай булыр бийнең табугы [4],
Уңсаң, ачылачак бәхет капусы.

Моны белдең, зирәк, үзең белерсең,
Ары табан әйтсәм, үзләштерерсең.

1. Капудагы ират белән мөгамәләдән башлыйк

Җавап биреп әйтте Уйгырмыш сүзен:
— Ишеттем барсын да, и, үзең изге.

Тагын бер сүз-сорау башыма килде —
Шуны тыңлап, җавап әйтеп бир инде.

Илбик табугына керсәм шәһәргә,
Аның капусына кирәк килергә.

Моның тәртипләре-юлы ничек соң?
Яшәү шуңа баглы булыр ич, дустым.

Ничек ират белән аралашырга?
Һәм башлыкларына яраклашырга?

Хәзер инде шуны миңа син аңлат
Һәм мин белим аслын, уйлыйм бер кабат.

Җавапта Үгделмеш әйтте: — Бу чыннан
Да кирәкле шәйдер, кадерле туган.

Миңа фарыз моны әйтеп бирергә,
Ниләр белергә һәм ничек йөрергә.

Аларга безнең көн баглы ул, кардәш,
Кайсысын кардәш диң, кайсысын адаш.

Кирәк сәрай әһле белән ярашу,
Сөйләшү, киңәшү һәм аралашу.

Ни ди, ишет, күптән хезмәт кылучы —
Сәрайда низам һәм тәртип куючы:

«Якынлык теләсәң үзең бий белән,
Капу башы белән якынлык телә.

Табыйм дисәң, иплем, хөрмәт вә гыйззәт,
Ират белән булган араны төзәт.
Ничек якын күрсә дә сине бийләр,
Кәперәймә ир-ат [5] алдында бер дә.

Төгәл өч төркемдер капу әһеле
(Боларга баглыдыр эшнең асылы):

Беренчесе була синнән олуглар,
Хөрмәт ит — алар да сине олуглар.

Олыны олы бел — сүзен хөрмәтлә,
Сине әдәпсез бер утын, димәсләр.

Ни яхшы әйткән бер белдекле белкә
(Белкәләрнең сүзен атма чүплеккә):

«Кечегә олылык олыдан кала,
Олыга яраган кече кот ала.

Олы сүзен тыңла — йөгер йомышка,
Теләгенә кече шулай җитәлә».

Олылар бәхет ул — бәхет теләсәң,
Олыга хезмәт ит — бәхет киләчәк.

Икенче бер төркем, туган, ул тиң-туш [6].
Ерагайтсаң – дошман, якын күрсәң – дус.

Аралашыр кешең — дустың һәм ишең,
Әҗер-бүләк алсын синнән дус кешең.

Тагын үзгә төркем — синнән кечеләр.
Шулар арасында — әче, төчеләр.

Хезмәт итсә — әҗер, зыян итсә — ор,
Игътибарсыз куйма, хәлен белеп тор.

Басылдырма, текә тот үз-үзеңне,
Телеңне уйнатма — аз әйт сүзеңне.
Адаш, кулдаш, иптәш күп булсын шактый,
Аларның күплеген мәкаль дә мактый.

Таныш түгелләрне дошман кылма тиз,
Дошман күплегеннән файда булмас ич.

Дошман аз булса да зыяны күптер,
Дошман файдалы, дип расламый фикер.

Ни ди, ишет, әнә күңле уяулар
(Дошманлыкка дучар булганнар шулар):

Дошман бер булса да, зарары мең-мең,
Дустың мең булса да, бер генәгә тиң.

Дошманыннан кеше күрмәс игелек,
Ә игелек күрсәң — хәйлә дип белик.

Танышың булса ни мөнәсәбәттә,
Шулай ук бул — ул шат булсын, әлбәттә.

Үзеңә тиңдәшне ал дус-иш итеп,
Тик тиңдәшләр белән ул чын дус-ишлек.

Исәрне иш итмә, кач һәм ерак тор,
Исәр – юлдан язган яман юлдаштыр.

Үзең изге атлы булаем дисәң,
Кырыс бул, катылма исәр-иссезгә.

Күрәм — барча затлар үз өерендә,
Кеше, кош-корт, җанвар өерен белерләр.*

Ишет, нәрсә сөйли илчеләр башы
(Яхшы-яманны күп кичергән, яшьле):

«Сыерчыкны күрдем: чыр-чыр кычкыра,
Карасам — ише бар, ул да кап-кара,

Аккошка кушылмый, күр, һичбер үрдәк,
Каракош һәм шоңкар йөреми бергә.
Очар кошлар оча иштәш өердә,
Сайлаган иптәшең булсын фикердәш».

Кеше якынлыгы ике төрледер,
Ике төрле кеше дус булып йөрер:

Берсе — тәңредәш һәм уйдаш, фикердәш.
Мондый дуслык азат була мәкердән.

Икенче төр дуслык — эш кирәгенчә,
Бу дуслык ныгымас, кирәге бетсә.

Әгәр тәңредәш дус белән эш итсәң,
Йөген күтәреш һәм сукранма һич тә.

Бу дуслыктан максат итмә бер файда:
Файдасын күрерсең теге дөньяда.

Әгәр дуслык булса тик эш хакына,
Ул дус әхвәленә бик үк катылма.

Ни ди дуслары күп булган бер ирән
(Дусларның төрлесен ул сынап күргән):

Дусны файдада һәм зыянда сына,
Тик үзеңнең тезең нык булсын шунда.

Дустыңның күңелен белмәкче булсаң,
Ачы сүзләр әйт һәм, гүя, ачулан.

Сөярен-сөймәсен белим дисәң, син
Кадерле әйберен сора — белерсең.

Тузынмаса ике очрагында да,
Кадерлә ул ирне, якын күр җанга.

Гайбәтче сүзенә бер дә кушылма —
Күмер көйри аның теле очында.

Низаглар дөньяда гайбәттән куба,
Гайбәтче башын кис, и катгый туган!

Тәмгычының булса тәмгысы әгәр,
Сиңа ул «агам», йә «энекәш» дияр.

Тәмгысы булмаса йөзен чөерер,
Күрмәгәндәй булыр, дәшмичә йөрер.

Һәр тиңдәшне дус тот, булса тәмгысыз:
Алар белән яшәп була кайгысыз.

Дус-иш шатлык яки кайгы көнендә
Уртаклашып, ярдәм итеп килерләр.

Яраткан иптәш-дус күп булсын, дисәң,
Ачык йөз, икмәк-тоз кызганма һич тә.

Бу ике кылыктан җылыныр кеше,
Яхшы-яман көндә булыр дус-ишең.

Бу хакта тәгълимат болайрак сөйли
(Бу сүзне эшкә тот, холкы сөеклем):

«Тоз-икмәк җийдер син елмаеп-көлеп,
Йөзеңне якты тот, сөчек сүз белеп.
Инсанны кол итә торган шәй шулар,
Бүтәнне мин белмим, тап үзең берүк».

Ике төрле тагы, күр, дошман-ягы
(Корылган буладыр аның тозагы):

«Бере мәҗүсидер, дошман ул төптән.
Кяфер дә диелер. Дошманлык – күптән
Янә бер дошманлык — файда, зарардан,
Бу дошманлык була бары тик үчтән»

Кяферләргә каршы кирәк каты җәң [7],
Фида булсын шунда мал һәм тән вә җан.

Әгәр юк-бар өчен булса дошманлык,
Юк өчен булашма, кыл миһербанлык.

Дошманга файда кыл — ул якыная,
Явызлык кылам, дип ул кыла файда.

Ничек тә дошманны якын ит — яраш,
Котыл дошманлыктан — исән булыр баш.

Җәнҗалдан файда юк — ачык бел шуны,
Һәм файдасыз эшкә тидермә кулны.

Дошманың артмасын, хезмәтең артсын,
Дошманлы кешегә бар дөнья каршы.

Кешенең яхшысын, иплесен дус күр,
Ярамас дуслардан кеше үкенер.

Яхшы дус өстәсәң якынлашырга,
Ике төрледән син эзлә — бул бергә.

Бере — изге, батыр, чыннан асылзат,
Шундый белән дуслаш, әгәр табылса.

Икенчесе — тирән динле, фикерле
Кеше ул, кешелек шундыйдан килер.

Якынлык тот ошбу ике зат белән,
Болардан тиячәк игелек гелән.

Яманлыгы мәшһүр кешедән син кач,
Бу төрле кешегә кара эчлек хас.

Корымга кагылма — карасы йогар,
Яманга ягылма — яласы йогар.

Менә нәрсә дигән белемле белкә
(Укымышлы моны бәяли белә):

«Яманга катылма, и, иге кеше,
Сиңа ягылачак аның кылмышы».

Яманга ягылма, белеп тор, туган,
Яманатың чыгар илара шуннан.

Яраксыз кешегә барма якын да,
Яраксыз килер дә тотар якаңнан.

Күп тапкыр күрдем ки — иге бер кеше
Исәргә катылгач, бозылды эше.

Күрдем изгеләрне — яман дус өчен
Югалтты халыкта абруйлы исмен.

Бийләр өен шулай атыйлар — карши,
Монда кеше берсе-берсенә каршы.

Хөсет байтак булыр карши эчендә,
Хөсет кайда булса, шунда җәң-җәдәл.

Кем олырак синнән, ул сине типсәр [8],
Сине утка этәр, «көйсен», дип эстәр.

Сине типсәячәк күп тиңдәшләрең,
Хөсетлектән көнең төнгә әйләнер.

Шуңа күрә карши — каршый диелә,
Ике як карышса, берсе җиңелә.

Син инде түзем бул, күңлем кояшы,
Һичкем дә типмәсә, йөре тын басып.

Хөсет – чир ул, аны дәвалау озак,
Хөсетле үз-үзен гел ашаячак.

Ни бар яхшы, яман — Алла хөкеме,
Хөсетле һичкайчан куймас хөсетен.

Ни булыр кешегә типсәү — хөсеттән?
Хөсетчеләр чирләр, бозылыр эчтән.

Көчеңчә игелек кыл син һәркемгә,
Күрермен – дип уйла – нәтиҗәсен дә.

Берәүгә сөенеч килгәнгә сөен,
Берәүгә көенеч килгәнгә көен.

Атың изге булыр, сине сөярләр,
Сиңа якынлашыр өчен юл эзләрләр.

Дошман арттырма син үзеңә, туган,
Ә дус-ишләр һич тә артык күп булмас.

Әгәр дошман килеп чыкса бер тагын,
Аңар әзер булсын шундук тозагың.

Дәвамы бар
___________________________________________
1. Оригиналда кőк айуклук. Бу сүзне ДТС (312) «тотнаклык» дип аңлата, хәлбуки бу аңлатма контекстка ярашмый: кőк айук — тәгаен бер вазифа иясе «төрекмәннәрдә бертөр башлык» дип кенә аңлатыла. Без кőк айук
«күк ихтыярын әйтеп (ай — «әйтү») бирүче», дип уйлыйбыз.
2. Кушчы-гамәлдар — «чиновник» (беренче сүз – төрки, икенчесе фарсыча).
3. Оригиналда авучка — «карый, бик карт кеше».
4. Табуг — буйсынган хезмәткәре һәм аның хезмәте.
5. Ир-ат — хан сараендагы каравыл әһелләре: рәсман алар ханның хезмәтчеләре булсалар да, еш кына хан үзе аларга баглы булган һәм алар ханнарны алмаштыра алганнар.
6. Тиң-туш – оригиналда шулай, татар сөйләшләрендә дә бар.
* Нәкъ оригиналдагыча язылган юллар курсив белән бирелде.
7. Җәң — «сугыш, сугышның бер эпизоды» (битва). Чаг.: җәнҗал, җәң-җәдал.
8. Типсәү — «хурлау, кимсетү», себер татарларында бик билгеле сүз.

Комментарий язарга