Көлке куа килә

Шаман (Шамил Маннап) «КИРӘКМӘС ШУЛ!..» Бер юбилеенда Сибгат Хәкимгә Казан мехчылары бик әйбәт, бик затлы бүрек бүләк итә. Моны башына ук кидереп куялар. Юбилей кичәсенең концерт өлеше башлана. Әдипне җырчылар, шагыйрьнең үзе әйтмешли, «үз җыры белән сыйлый» башлыйлар. Алып баручы чираттагы җырның исемен әйтә: «Башка берни дә кирәкми…» Шулвакыт залдан Нәби Дәүлинең карлыгулы-томат тавышы яңгырап ишетелә: – Кирәкмәс тә шул! Шундый шәп бүрек бирсәләр, минем дә башыма берни кирәкмәс иде!..   Гөргөри (Гәрәй Рәхим) Ә СИН КИЛДЕҢ… Миргазиян Юныска Без гади авыл малае… Зур дөньяга күтәрелдек Без абзар артларыннан. Ә син килдең ераклардан, Ак канатлы корабларда – Занзибар якларыннан. Сәяхәтләрдән кайттың да Син каләм алдың кулга. Сәнгатьтә дә, әдип, шул ук Миргазян булып кал син Тик миргә зыян булма!   Фәнзаман Баттал БУЛМАДЫ!.. «Әйбәт булыгыз, балалар, Үсегез тәүфыйк җыеп. Яшәгез бер-берегезне Яман эшләрдән тыеп»… Шулайлар, диеп үстердем, Бирдем гел яхшы үгет. Өметләндем: «Һәркайсы да Булыр вәйт дигән егет!» …Әй эчәләр, сугышалар, Куналар айныткычта. Эшләмиләр, урлашалар, Талыйлар, җае чыкса. Ысбулычлар, сабакылар! – Өметемне кистеләр. Кеше итәргә тырыштым – Үзем булып үстеләр. 2002   Морат Дусай (Марат Закир) ЛИМИТ Шагыйрь Зиннур Мансуров – аз сөйләп, күп эш башкаручы шәхес. Бервакыт аңа язучылар җыенында рәислек итәргә туры килә. Теләсә дә, теләмәсә дә, рәис байтак кына тел тибрәтергә мәҗбүр була. Бу җыеннан соң Зиннур әфәнде өендә бер атна чамасы сөйләшмичә йөри. – Ни булды сиңа, әтисе? – дип сорый икән аннан хатыны Роза ханым. – Бер көндә бер айлык сүз сарыф итеп карале башта! – дигән аңа шагыйрь.   Зөлфәт АФЗАЛ ШАМОВКА Сүзләр сирәк төшә, юкса Каләм төшмәгән кулдан – Хәтта ки Афзал Шамов та Язган заманнар булган! РИЗА ИШМОРАТКА Заман әйтә: «Пьеса сюжетларын Гел минемчә шулай иш, брат!» Заман әйтсә, дөрес әйтә инде, Нишләсен соң Риза Ишморат…   Туфан Миңнуллин ГИМН Татарчасы бик чамалы обком секретаре Мөҗәһит Фәтхиевич Вәлиев «Моңлы бер җыр» спектаклен карарга килде. Ахырына хәтле утырды. Спектакльдән соң аның фикере белән кызыксындык. – Что за песню поют они? – дип, җәлилчеләр бергә җыелып җырлаган җырның исемен сорады. – Татар халык көе «Сибелә чәчәк», – дидек. – Вот уж не думал, что народная песня звучит как партийный гимн, – дип шаккатты Мөҗәһит Фәтхиевич.   Тәлгат Нәҗмиев СӨЕНЕЧ УРТАКЛАШУ Мөслим редакциясенең бер хе第мәткәре һич көтмәгәндә эш бүл¬мә¬сен¬нән каләмкяр Рөстәм Зарипов белән мөхәррир-журналист Мөдәмил Әхмәтов каршына атылып чыккан да, эчендәге шатлыгын уртаклашырга ниятләптер инде, болай дип тезеп киткән: – Күрче, Мөдәмил, минем сеңлем кияүгә чыкты бит. Фотолары шундый матур! Бер генә карап ал инде. Мөдәмил бер күзен кысып кына караган да: – Исән-сау барып кайтсын инде! – дип елмаеп куйган.   Рабит Батулла ӘЙТЕРГӘ СҮЗ КАЛМАГАЧ Бервакыт Салих Сәйдәшевкә, артистлар җитмәү сәбәпле, роль бирәләр. Салих ага, рольне ятлап, спектакльгә килә. Сәхнәгә кереп сүзләрен әйтеп бетерә дә кайтып китә. Театр баскычыннан төшеп барганда, моңа режиссёр Кәрим Тинчурин очрый: – Кая барасың, Салих? – ди режиссёр. – Өйгә! – ди Сәйдәш. – Синең сәхнәгә чыгып сүз әйтәсең бар бит әле! – ди Тинчурин. – Мин сәхнәгә чыктым, сүзләремне әйттем! – ди Салих. – Тагын өч тапкыр чыгасың бар бит әле, – дигәч, Сәйдәш: – Бер чыккач, мин барысын да әйтеп бетердем инде, әйтергә сүзем калмады! – дигән ди. Мәрзия Миңлебаева сөйләгәннән. 1983, май   РОЯЛЬ АСТЫНДА Яңгыр яуса, Сәйдәш фатирында коры урын калмый: түбәдән үткән яңгыр бөтен дөньясын баса икән. Йокларга коры урын таба алмагач, Сәйдәш рояле астына кереп йоклый ди. Шулай рояль астында йоклап ятканын күргәч, дуслары Сәйдәштән: – Син нишләп рояль астында йоклыйсың? – дип сораганнар. – Рояльнең өстендә йокламам бит инде! – дигән Сәйдәш. Гыйбадулла Хәбиб сөйләгәннән. 1983 ел, 25 август   СӘЙДӘШ ТАРАГЫ Сәйдәшнең чәче матур булып күпереп тора торган була. Шулай да ул һәрвакыт: – Җегетләр, тарак онытылган, берәрегездә тарак юкмы? – дигән була да үзе кешедән тарак алмый икән: – Һәй, гафу итегез, үз тарагым табылды, – дип биш бармагы белән чәчен сыпырып җибәрә икән. Гыйбадулла Хәбиб сөйләгәннән. 1983 ел, 25 август   ӨЧ ШАРТ Сәгыйть Кашапов атлы бер адәмне күргәч, Салих Сәйдәш: – Нигә кашың җимерек? Әллә авырыйсыңмы? – дип сораган. – Авырмыйм ла, – дигән Сәгыйть, – хатын әрли. Иртән гауга, кич гауга. Саласың, ди. – Сәгыйть, синең яшь балаң бармы әле? – Бар. – Җылакмы? – Җылак. – Алайса, син хатыныңа чи усак утыны алып кайтып аудар! – Нигә? – Хатынны өч нәрсә картайта: исерек ир, җылак бала, чи утын! Картайган хатын күп сөйләшә алмый ул! Нияз Акмал сөйләгәннән. 1988 ел, 2 июнь

Комментарий язарга